Яңалыклар
-
КАРЛЫГАННАН ТӘМЛҮШКӘЛӘР ЯСЫЙБЫЗ
Җәйнең иң файдалы җиләкләренең берсе – карлыган. Кара, кызыл һәм ак карлыганның һәркайсы витаминнарга, антиоксидантларга һәм пектинга бай. Җиләк-җимешләрне даими куллану организмны С витамины, клетчатка һәм үсемлек антиоксидантлары белән тәэмин итә. Ә карлыганның тәме аның белән төрледән-төрле ризыклар әзерләргә мөмкинлек бирә. Бу язмада исә шуларның берничәсе белән танышырбыз. -
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
СДЭК һәм OneTwoTrip үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Казан Россиядә гастрономик сәяхәт өчен иң кызыклы шәһәр дип табылган. Башкала өчен респондентларның 54 проценты тавыш биргән. -
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
16 июльдә Казанда Татар китабы йорты ишегалдында «Безнең урам музыкасы» дип аталган җәйге ачык һава концерты узачак. Чара Шәриф Камал музее урнашкан Островский урамы, 15 адресы буенча сәгать 18:30да башлана. -
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары, беренчел мәгълүматлар буенча, Бердәм дәүләт имтиханнарында 460 йөз баллы нәтиҗә күрсәткән. Югары баллны барлыгы 408 укучы җыйган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. -
«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» җитәкчесе Камол Бобохонов: «БЕЗГӘ ЯНЫП ТОРГАН КҮЗЛӘР КИРӘК»
Беркөнне, чираттагы сменадан (бу юлы Волга яшьләр үзәгендә узган СценАрт иде ул) илһамланып кайтканда телефоныма хат-хәбәр килде. Дус кызым Алинә «Рәйсә, син бу кызыклы чара, бәйгеләрне каян табасың соң? Тылсымлы кодны миңа да җибәр әле!» дип язган. Мин уйга калдым. Чыннан да, каян табам соң мин? Мөмкинлекләрне эзләү авыр түгел ул, күрә белергә генә кирәк. Бу сүзләрне күңелгә үткәрүче, үзе ук «Татарстан –мөмкинлекләр территориясе» дип аталган оешманың җитәкчесе Камол Бобохонов белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм. -
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Татарстанда БДИның барлык фәннәр буенча уртача баллары Россия күләмендәге күрсәткечләрдән югарырак. Ә әдәбият һәм химия буенча аерма сигез балл тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. -
ЭКСПЕРИМЕНТ: САБЫНЛАУ РЕАКЦИЯСЕ
Хәзер җәй, эссе! Барысы да паркларда йөри, күлләрдә коена. Аннары өйгә кайтабыз һәм иң беренче эш итеп кулларыбызны сабын белән юабыз! Ә сез беләсезме сабынның нәрсәдән торганын? -
ШОКОЛАДЛЫ «ЛАВА» ДЕСЕРТЫ
Шоколад көне уңаеннан катлаулы торт пешереп мәшәкатьләнергә кирәкми: кайчак иң тәмле десерт бер стакан эченә дә сыя. Печенье валчыгы, йомшак крем һәм җылы шоколад «лавасы» кушылган бу десерт тиз әзерләнә, матур күренә һәм беренче кашыктан ук кәефне күтәрә. -
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы – «Татмедиа» каршындагы Яшьләр советы үсмерләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтүгә багышланган сериал әзерләде. «Без челтәрдә нәрсә эшлибез?» дип аталган проект «Идел» журналы мәйданчыкларында чыкты һәм беренче көннәрдә үк 10 меңнән артык карау җыйды. -
ИСӘНМЕ СИН? (5 НЧЕ ӨЛЕШ, АЗАЛИЯ САБИТОВА ХИКӘЯСЕ)
Бер елдан соң Ул койма ярыгы аша урам ягына күз салды. Әнә күршесе киребеткән Кашканы абзардан чыгара алмый интегеп йөри. Әле керә, әле чыга – малкай оттырасы түгел. -
РУМИЛ ХАҖИЕВ: «100 БАЛЛ КӨТКӘН ИДЕМ»
Актанышның «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» укучысы Румил Хаҗиев математикадан БДИны 100 баллга тапшырган. Ул бу нәтиҗәгә ирешүдә иртә башланган әзерлек, хаталарны җентекләп анализлау һәм укытучылар ярдәме зур роль уйнаганын әйтә. Румил безгә математикага мәхәббәте, имтихан алдыннан дулкынлану, әзерлек режимы һәм киләчәк планнары турында сөйләде. -
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Мәгариф министрлыгы балаларның гаджетлар куллану вакыты буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Бу хакта РИА Новости ведомство хатына сылтама белән хәбәр итә. -
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова мәктәп укучылары өчен гаилә тормышы дәресләрен, ә яшьләр өчен гаилә клубларын оештырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый чаралар Россиядә аерылышулар санын киметергә ярдәм итә ала. -
БИЗӘНЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ
Бизәнү – үзеңне үзгәртеп кую гына түгел, ә кәефеңне күтәрү, үзеңне тагын да ышанычлырак хис итү ысулы. Макияж ясау мәҗбүри түгел: кемдер көн саен бизәнә, кемдер бөтенләй бизәнми, кемдер бары тик бәйрәмнәргә генә. Иң мөһиме – үзеңә уңайлы булсын. -
ТЕСТ: СИНЕҢ ГАИЛӘҢ НИНДИ СЕРИАЛ ЖАНРЫНА ОХШАГАН?
Һәр гаилә – үзе бер сериал. Кемдәдер көн саен комедия, кемдәдер драма элементлары, кемдәдер детектив: «кем пультны алган?», «кем зарядканы югалткан?», «кем соңгы конфетны ашаган?» Ә синең гаиләң нинди жанрга охшаган? Җавапларны сайла һәм ахырда кайсы хәреф күбрәк чыкканын сана.
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?