Лалә КӘРИМОВА автор яңалыклары
-
ЯЛКАУЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Ялкаулыкны продуктивлык дошманы дип санау кабул ителгән, ә бәлки аны файдалы ресурс буларак та кулланып буладыр? Ялкаулык бит ул гел мотивация булмау түгел, ә баш миенең «Әйдә, моны эшләүнең җиңелрәк ысулын табыйк!» дигән сигналы. Бу мәкаләдә ялкауларга продуктив киңәшләр. -
ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ СӘЕР ХОББИЛАР
Хоббилар төрле була – берәүләр маркалар җыя, кемнәрдер футбол уйный, ә кемнәрдер таудан суыткычларда шуалар яки гигант әкәм-төкәмнәр үрчетәләр. Дөнья гаҗәеп мавыгулар белән тулы, һәм бүген без аларның иң гадәти булмаганнарын җыйдык. -
СИНЕ ТЫЛСЫМЧЫ ИТӘ ТОРГАН ЛАЙФХАКЛАР
Дусларыңны гаҗәпләндерергә һәм үзеңне фэнтези герое итеп тоярга телисеңме? Чын сихерче булып күренер өчен берничә фәнни трюкны белү дә җитә! -
БЕРКАЙЧАН ДА БЕТМИ ТОРГАН ҺӨНӘРЛӘР
Алдагы язмада без берничә елдан актуаль булмаячак һөнәрләр турында сөйләшкән идек. Ә хәзер исә күпме генә вакыт үтсә дә, беркайчан да бетмиячәк һөнәрләрне барларбыз. -
10 ЕЛДАН СОҢ ЮККА ЧЫГАЧАК ҺӘМ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘР
Технологияләр дөньяны шулкадәр тиз үзгәртә ки, без җайлашырга да өлгермибез. Роботлар, ясалма интеллект һәм автоматлаштыру кайбер өлкәләрдә кешене алыштырыр дәрәҗәгә җитте инде, ә 10 елдан хезмәт базары тагын да көчлерәк үзгәрәчәк. Нинди һөнәрләр үткәндә калачак, ә кайсылары актуаль булачак икән? -
ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ СӘЕР МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Мәктәп – тәртип, кагыйдәләргә өйрәтә торган урын, ләкин кайбер мәктәпләрдә бу кагыйдәләр шулкадәр гадәти түгел, хәтта аларның барлыгына ышануы да кыен. Билгеле бер төсләргә тыю, прическаларны контрольдә тоту һәм хәтта күз ачып йомган өчен дә җәза... Без дөньядагы иң сәер мәктәп кагыйдәләрен җыйдык: хәзер шаккатабыз, көләбез һәм үзегезнең мәктәптә мондый тәртип булмаганы өчен шатланабыз, иптәшләр. -
ТӨШЛӘРНЕ НИЧЕК ИСТӘ КАЛДЫРЫРГА ҺӘМ АНАЛИЗЛАРГА?
Безнең төшләр – гаҗәеп дөнья, анда барысы да булырга мөмкин: очулар, ят кешеләр белән очрашулар, үткәннәргә һәм киләчәккә сәяхәт. Ләкин ни өчен кайбер кешеләр үзләренең төшләрен әйбәт хәтерли, ә башкалар аларны уянганнан соң берничә минут үткәч тә оныталар? Төшләрне истә калдыру гына түгел, аларның яшерен мәгънәләрен дә аңларга мөмкин микән? -
НИГӘ КАЙБЕР ҖЫРЛАР БЕЗНЕҢ БАШТА «УЙНАП» КАЛА?
Игътибар иткәнегез бармы, кайвакыт безнең башта нинди дә булса җырның көе яисә сүзләре үзеннән-үзе истә калып, кер кабатланып тора. Бу җырны яратмасаң да, үзең дә сизмәстән, аны җырлап йөрисең. Галимнәр фикеренчә, бу күренеш «ушной червь» дип атала. Тик ачыклык кертергә кирәк, нигә соң кайбер җырлар теләмәсәң дә истә кала, ә кайберләре юк? -
ИЮЛЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Июль ае күңелле вакыйгалар, көтелмәгән борылышлар һәм максатлар кую ае булачак. 22 июльгә кадәр Кысла йолдызлыгы эмоциональлек өчен җавап бирсә, 23еннән Арыслан энергия һәм дәрт бирер. Ретроградлы Меркурий (25 июльдән – 15 августка кадәр) – эш-гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. -
«ЕЛМАЯМ ДА, ҖИҢӘМ»
Җәен болында җиләк-чәчәк җыеп, кышын тауда чана шуып үскән гади, йомшак күңелле авыл кызында күпләрне җиңәрлек көч яшеренгән. Анда сабыр, тыйнак холык белән бергә көчле рух янәшә атлый. Сүзем әлеге әңгәмә герое – күптән түгел генә армрестлинг буенча спорт мастеры исемен алган, Балтач районы Түнтәр авылы кызы Исмәгыйлева Тәнзилә турында. -
«СИН УКУЧЫЛАРЫҢ ӨЧЕН «МӘКТӘП ӘНИСЕНӘ» ӘЙЛӘНЕРГӘ ТИЕШСЕҢ»
Балалар, яшүсмерләрнең мәктәп дөньясы тыныч, рәхәт, бәхетле мизгелләр белән истә калсын өчен аларны ышанычлы дус буларак укытучы җитәкләп барырга тиеш. Нәкъ тә менә шушы бөек һөнәр ияләре күп башлангычта тора, аларның мәрхәмәте һәм белеме аңлы буын формалаштыра. Бу язма шундый мөгаллимнәрнең берсе турында. -
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕ НИЧЕК ҮТӘЧӘК?
Бу шимбәдә, 28 июнь көнне, Яшьләр көне билгеләп үтелә. Казанда төп чаралар «УРАМ» экстрим-паркында планлаштырылган, ә программа Горький исемендәге паркта зур музыкаль концерт белән тәмамланачак. Кунакларны бай программа көтә: танылган шәхесләр белән очрашулар, спорт ярышлары, мастер-класслар һәм төрле темаларга лекцияләр. -
КАЗАННЫҢ УКУ ЙОРТЛАРЫ: МӘКТӘПТӘН СОҢ КАЯ УКЫРГА КЕРЕРГӘ?
Имтиханнар тапшырылды, чыгарылыш сыйныф укучылары хәзер күбесе кая укырга керергә дип уйлана торгандыр. Без бу мәсьәләдә булышып, сезгә Казанның югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын җыярга булдык. -
«АЛТЫН КАЛӘМ»ДӘ ГРАН-ПРИ ИЯСЕ ХАЙБРОВА АЛЬМИРА: «ЖУРНАЛИСТИКА ГЕЛ ПЕРСПЕКТИВ ЮНӘЛЕШ БУЛАЧАК»
«Алтын каләм – 2025» балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты Республика фестиваленә йомгак ясалды. Быел «Рус телендә басма журналистика» номинациясендә ГРАН-ПРИга Түбән Камадан ХАЙБРОВА АЛЬМИРА лаек булды. Төп бүләк – КФУның медиа бүлегендә уку мөмкинлеге аныкы. Без дә Альмираны җиңүе белән котлап, сөйләшеп алдык. -
ИНТЕРНЕТ БЕТСӘ, НИШЛӘРГӘ?
Иртән торып, телефонда интернет юклыгын күргән көннәр булгалый. Кайбер очракларда бу проблема локаль гына түгел, ә массакүләм булырга мөмкин. Шәһәрдә гомумән интернет эшләми, яисә начар тота, яки билгеле бер оператор чикләүләр кертә. Шушы кечкенә генә проблемадан кайвакыт бар дөнья туктап кала. Нишләргә соң мондый очракта?
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН