10 ЕЛДАН СОҢ ЮККА ЧЫГАЧАК ҺӘМ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘР
Технологияләр дөньяны шулкадәр тиз үзгәртә ки, без җайлашырга да өлгермибез. Роботлар, ясалма интеллект һәм автоматлаштыру кайбер өлкәләрдә кешене алыштырыр дәрәҗәгә җитте инде, ә 10 елдан хезмәт базары тагын да көчлерәк үзгәрәчәк. Нинди һөнәрләр үткәндә калачак, ә кайсылары актуаль булачак икән?
ЮККА ЧЫГАЧАК ЯКИ БИК НЫК ҮЗГӘРӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘР:
1. Кассир, сатучы-консультантлар
Кассасыз супермаркетлар, автомат терминаллар һәм онлайн-шопинг тере сатучыларга ихтыяҗны киметәчәк.
2. Такси шоферлары и дальнобойщиклар
Пилотсыз автомобильләр (Tesla, Waymo) и курьер-дроннар логистика өлкәсендә кешеләрне алыштырачак. Бүгенге көндә кайбер илләрдә йөртүчесез йөк машиналарын сыныйлар инде.
3. Бухгалтерлар и банкта операционистлар
Ясалма фәһем (мәсәлән, QuickBooks кебек программалар) отчет ясый, налогларны саный белә. Блокчейн һәм цифрлы банклар (Revolut, Tinkoff) кәгазь эшен алыштыра.
4. Фабрика эшчеләре
Робот-манипуляторлар һәм 3D-принтерлар эше кешеләргә караганда арзанрак та, эффективрак та була. Мәсәлән, Tesla җитештерүдә 70% роботларны куллана.
5. Журналистлар, копирайтерлар (өлешчә кими)
ChatGPT инде тулы, дөрес мәкаләләр, пресс-релизлар, хәтта китаплар да язарга сәләтле. Тора-бара ул тагын да остарачак һәм бу һөнәргә ихтыяҗны киметәчәк. Тик креатив авторлар калачак.
6. Турагентлар и call-үзәкләр
Ясалма фәһем-ассистентлары (типа ChatGPT для поддержки) һәм бронь ясау алгоритмнары тере операторларны алыштырачак.
7. Тәрҗемәчеләр
DeepL, Google Translate һәм нейрочелтәрләр хатасыз диярлек тәрҗемә итә белә. Тик мөһим сәяси чараларда телдән тәрҗемә итүчеләр калачак.
8. Риелторлар (өлешчә)
Виртуаль турлар, NFT-документлар һәм, мәсәлән, ЦИАН кебек платформалар арадашчы рольләргә ихтыяҗны киметәчәк.
9. Офиста эшләүчеләр, сәркатиплар
Документ эшен автоматлаштыру (Notion, AI-ассистенты) көндәлек офиста утыруны кирәксез итәчәк.
БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК ЯКИ СУПЕРИХТЫЯҖ ТУДЫРАЧАК ҺӨНӘРЛӘР:
- Робототехника инженерлары, AI-специалистлар
2. Биохакерлар, озак яшәү белгечләре
3. Виртуаль чынбарлык булдыручылар
4. Экологлар, климат инженерлары
5. Киберспорт тренерлары
6. Киберкуркынычсызлык белгечләре
7. Эмоцияләр дизайнеры, UX-психологлар
8. Нейрочелтәрләрдә контент булдыручылар
9. Шәхси digital-табиблар
10. Космик гидлар һәм инженерлар
Бүгенге көндә нәрсә эшләргә кирәк?
1. Digital-күнекмәләреңне үстер (программалаштыру, маркетинг).
2. Һәр нәрсәгә җайлашырга өйрән – киләчәктә карьера бик сыгылмалы булачак, стабильлек юк (фриланс, проект эшләре).
3. Soft skills өлкәсен өйрән – креативлык, тәнкыйди фикерләү һәм эмоциональ интеллектны роботлар белән алмаштырырга кыен.
Нәтиҗә буларак шуны әйтергә кирәк, дөнья үзгәрә, нидер бетә икән, аның урынына яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Иң мөһиме үзеңне сынап карарга, яңаны өйрәнергә курыкмаска кирәк.
сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июля 2025 - 08:23
«САБАНТУЙ»ЛЫ БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев