«АЛТЫН КАЛӘМ»ДӘ ГРАН-ПРИ ИЯСЕ ХАЙБРОВА АЛЬМИРА: «ЖУРНАЛИСТИКА ГЕЛ ПЕРСПЕКТИВ ЮНӘЛЕШ БУЛАЧАК»
«Алтын каләм – 2025» балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты Республика фестиваленә йомгак ясалды. Быел «Рус телендә басма журналистика» номинациясендә ГРАН-ПРИга Түбән Камадан ХАЙБРОВА АЛЬМИРА лаек булды. Төп бүләк – КФУның медиа бүлегендә уку мөмкинлеге аныкы. Без дә Альмираны җиңүе белән котлап, сөйләшеп алдык.
- Журналистикада беренче адымнарың кайчан башланды?
- 8 сыйныфка кадәр мин үземнең архитектура юнәлешендә укырга керәсемне төгәл белә идем. Физиканы инде имтихан фәне буларак сайлап куйган идем. Беркөнне мине әни үзебезнең шәһәрдә «Яшь журналист мәктәбе»нә җибәрде, миндә артык кызыксыну да юк иде, нишләргә белмәгәнлектән, болай гына бардым инде. Миңа бу өлкә ошый башлады, җитәкчем «Алтын каләм»гә гариза җибәрергә тәкъдим итте. Шулай башланып китте бу каләм юлы.
- Менә шушындый журналистикада башлангыч белемгә өйрәтә торган мәктәпләр кирәкме, ничек уйлыйсың?
- Әйе, бик кирәк дип уйлым. Нәкъ тә менә шунда мин яңа һөнәр белән таныштым, үзем өчен киләчәгемне сайладым. Хәтта бу өлкә буенча китмәсәң дә, журналистика белемнәренең зыяны юк. Анда минем белән бергә йөргән дусларымны карап барам, мәсәлән, гади көнкүрештә телеграмм-каналларда гына да алар матур итеп постлар яза, фикерләрен җиткерә беләләр. Ни генә дисәң дә, журналистика кешене үстерә, сөйләм телен формалаштыра, язмадагы темалар аша күп өлкәләр белән таныштыра.
- Ни өчен үзең өчен басма журналистика юнәлешен сайладың?
- Ник басма журналистика дигәндә, һәр кеше, журналист кына түгел, грамоталы, матур итеп яза белергә тиеш. Язу гына да түгел, сөйләшкәндә фикерне, җөмләләрне дөрес, мәгънәле итеп җиткерер өчен дә кирәк бу күнекмәләр. Беренче елны мин телевидение юнәлешенә килдем, аннары дизайн һәм верстка, быел менә – басма журналистика. Әле бер генә өлкәне сайладым дип әйтәсем килми. Бар яклап та үземне сынап карыйсым килә, универсаль журналист.
- Басма журналистикада нинди жанр күбрәк ошый?
- Миңа бигрәк тә репортаж жанры ошый. Тележурналистикада да шулай ук кызык ул. Интервью жанры да үзенчәлекле, бер караганда ул җиңел, гади, ләкин шул ук вакытта күп әйбер җавап бирүчедән тора. Күп итеп, ачылып сөйләүчеләр булса бик әйбәт, кайвакыт фикерен җиткерә алмый торган кешеләр дә була. Әле басма матбугатта аны төзәтергә, көйләргә мөмкин. Ә телевидениеда инде шул моментта ук яхшы материал ясарга кирәк.
- «Алтын каләм» бәйгесе синең өчен нәрсәне аңлата? Аның кыйммәте нидә?
- Бу бәйгенең слоганы «Каләм однажды, каләм навсегда» үзенә туры килеп тора. Монда беренче тапкыр катнашкач, бернәрсә җиңмәсәң дә, «тагын барасы килә» дип кайтып китәсең. Күп кеше «бер каләмнән икенче каләмгә» дип яшим ди, мин үзем дә шулай. Бу көтеп алына торган вакыйга. Монда вакыт бик тыгыз, ял итү, йокы әллә ни тими дә, эш күп, шулай да атмосфера рәхәт, илһамлы урын һәм гел-гел киләсе килеп тора бу мохиткә.
- «Алтын каләм»дә журнал чыгарасыз бит инде. Шул турыда сөйлә әле.
- Әйе, мин журналның редакторы идем. Ул «Перезагрузка» дип аталды. Без башта бөтен тематикаларны карап чыктык, ник дигәндә, гадәттә журналда гел чаралар, вакыйга, фестивальләр, спикерлар турында язмалар, яңалыклар чыга. Ә бездә башкарак концепция иде буыннар, чорлар бәйләнеше, ягъни үткән, хәзерге һәм киләчәк. Беренче чыгарылыш тулысынча ясалма фәһемгә багышланган иде. Икенчесе күбрәк үткәннәр белән бәйләнеш турында булды, «Алтын каләм» тарихы каралды, элек ничек булган һәм хәзер, Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек.
- Журналистиканың киләчәген ничек күрәсең?
- Журналистика гел перспектив юнәлеш булачак, миңа калса. Күпләр хәзер ТВ, социаль челтәрләр өлкәсе популяррак дип әйтсә дә, басма матбугат та югалмаячак. Барыбер Интернет порталлар, сайтлар бар, кулга тотып газета-журнал укучылар да калачак әле. Укырга, яңалыкларны белергә ихтыяҗ һәрвакыт булачак.
- «Алтын каләм»гә яңа гына килүчеләргә нәрсә киңәш итер идең?
- Яңа «каләмче»ләргә мин курыкмаска, үзеңне бар яклап күрсәтергә тырышырга кирәк дияр идем. Һәм иң мөһиме үзең өчен, үз рәхәтлегең өчен эшләргә кирәк. Укытучың бар дип кенә монда килеп, үз теләгең булмаса бернигә дә ирешеп булмый. Омтылыш булырга тиеш, һәм өйрәнүдән курыкмыйча, җитди тырышып эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев