ЯЛКАУЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Ялкаулыкны продуктивлык дошманы дип санау кабул ителгән, ә бәлки аны файдалы ресурс буларак та кулланып буладыр? Ялкаулык бит ул гел мотивация булмау түгел, ә баш миенең «Әйдә, моны эшләүнең җиңелрәк ысулын табыйк!» дигән сигналы. Бу мәкаләдә ялкауларга продуктив киңәшләр.
1. Ялкаулык прогресска этәрә
Парадоксаль яңгыраса да, күп кенә уйлап табулар нәкъ менә ялкаулык аркасында барлыкка килгән:
ДУ пульты – каналны күчерергә диваннан торасы килмәгәнгә.
Курьерларның ашарга китерүе – кеше кафега барырга иренгәнгә күрә.
Автоматлаштыру – кул белән эшлисе килмәгән эшләргә кешеләр, савыт-саба юу, кер юу машинасы ише техникалар уйлап тапкан.
Нәтиҗә: әгәр ниндидер гамәл ялыктыргыч булып тоелса, аны гадиләштерү ысулын эзләргә кирәк.
2. «Файдалы ялкаулык» принциплары
Эшләргә теләмәгәнеңне «башкаларга» тапшыр
Җыештырырга яратмасаң – клининг чакыр, робот-пылесос ал.
Ашарга пешерергә теләмәсәң – кафелардан чакырт, ярымфабрикатлар куллан.
Көндәлек тормышны автоматлаштыр
Айлык түләүләрне банк сылтамаларында автоматик рәвештә алына торган итеп куй.
Почтада җавап бирү өчен шаблоннар язып куй.
Социаль челтәрләрдә Buffer яки Hootsuite аша постларны планлаштыр.
Бары тик чыннан да әһәмиятле булган нәрсәне генә эшлә
«80/20» методы:
20% тырышлык 80% нәтиҗә бирә.
Кайбер гамәлләрнең 80% ы – файдасыз.
«Ялкаулар» системасын куллан
Минималь гадәтләр булдыр – «атнага 1 китап уку» урынына «көненә 1 бит»тән башла.
2 минут кагыйдәсе – әгәр эш 2 минуттан кимрәк вакыт таләп итсә, аны шундук эшлә.
3. Ялкау кешеләр өчен лайфхаклар
Укуда:
Лекцияләрне аудиоформатка яздыр һәм юлда тыңла.
Шигырьләр һәм формулаларны ассоциация аша өйрән.
Эштә:
Хатларга җавап бирүне кичектермә, күрдеңме, шунда ук җавап бир.
Документлар, презентацияләр һәм отчётлар өчен әзер шаблоннар куллан.
Көнкүрештә:
Кием капсуласы булдыр – күп әйбер белән туры килә торган минималь база киемнәр.
Бер атнага ашауны пешер дә, порцияләп катырып куй.
4. Нинди очракларда ялкаулык җитди проблема?
Кайвакыт ялкаулык – оптимизация түгел, ә арыганлык яки даими стрессны күрсәтә торган сигнал. Шактый ял итеп тә, хәлең барыбер юк, берни эшлисең килми икән, организмга нидер җитми, сәламәтлеккә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә ялкаулык конкрет бурычларга гына кагыла икән, бәлки ул эшләр гомумән синең өчен түгелдер?
Күп очракта ялкаулык аркасында максатка җиңелрәк юллар белән ирешергә була. Аны дөрес кулланырга өйрән, һәм син азрак эшләп, продуктивлырак булырсың!
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев