Логотип Идель
Бу – тема!

БЕРКАЙЧАН ДА БЕТМИ ТОРГАН ҺӨНӘРЛӘР

Алдагы язмада без берничә елдан актуаль булмаячак һөнәрләр турында сөйләшкән идек. Ә хәзер исә күпме генә вакыт үтсә дә, беркайчан да бетмиячәк һөнәрләрне барларбыз.

 

Иң текә роботлар һәм нейрочелтәрләр дә алыштыра алмас 15 ҺӨНӘР:

1. Табиблар (бигрәк тә хирурглар һәм психотерапевтлар)

Роботлар операцияләрдә ярдәм итә ала, әмма дәвалау стратегиясе, эмпатия һәм кискен ситуацияләрдә карарлар кабул итү кешегә калачак. 

2. Укытучылар (бигрәк тә башлангыч мәктәптә)

Уку ул – белем бирү генә түгел, мотивация, тәрбия, укучы индивидуальлегенә җайлашу да.  Балалар алгоритмнар аша гына түгел, тере аралашуда өйрәнәләр. 

3. Рәссамнар, музыкантлар һәм креатив режиссерлар

Ясалма фәһем картиналар һәм музыканы генерацияли ала, әмма сәнгать - ул хис-кичерешләр, бунт, философия, аларны роботлар аңламый. Тамашачыга авторлык стиле һәм иҗадилык мөһим.

4. Юристлар (бигрәк тә судьялар һәм адвокатлар)

Хокукый өлкә мораль, прецедентларга һәм субъектив трактовкаларга нигезләнгән – ясалма фәһем дөрес хөкем итә алмый. Адвокатлар ышандырырга, хис-кичерешләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш (робот моны эшләми). 

5. Полиция һәм спецназ

Роботлар җинаятьчеләр белән сөйләшүләр алып бара яки ашыгыч ситуацияләрдә карарлар кабул итә алмый. 

6. Шеф-поварлар

Роботлар рецепт буенча әзерли алалар, әмма кулинария – ул сәнгать, экспериментлар һәм шәхси стиль булуны да сорый.  Кешеләр ресторанда авторлык ризыклары һәм атмосферасы өчен түли. 

7. Рухани, имам, муллалар

Дин рухи контакт, ритуаллар таләп итә – бу алгоритмга салына алмый.

8. Нәни балаларга тәрбиячеләр

Балаларга җылылык, эмоциональ бәйлелек, уйнатып тәрбияләү кирәк – роботлар әнине яки тәрбиячене алыштырмаячак. 

9. Ремонт мастерлары (сантехниклар, электриклар, механиклар)

Һәр техник проблема уникаль, шуңа да импровизация һәм тәҗрибә таләп итә – роботлар стандарт булмаган ситуацияләрдә булыша алмаячак. 

10. Актерлар һәм stand-up

Тамашачылар чын хис-кичерешләр, харизма, импровизация күрергә тели (ә ясалма фәһемдә табигыйлек юк). 

11. Галимнәр (физиклар, биологлар, философлар)

Фәнни ачышлар стандарт булмаган фикерләү, кызыксыну, интуиция таләп итә – роботлар белән исәпләүләр генә җитми.

12. Психологлар һәм психиатрлар

Кешеләргә чат-боттан шаблон киңәшләр алу гына түгел, ә белгечләрдән дөрес дәва алу да мөһим.

13. Фермерлар (авыл хуҗалыгы)

Табигый чиста продуктлар һәрвакыт роботлаштырылган ясалма азыктан югарырак бәяләнәчәк. 

14. Сәясәтчеләр һәм дипломатлар

Илләр арасындагы сөйләшүләр кешенең дипломатлыгын, хәйләсен, сыгылмалылыгын һәм харизмасын таләп итә. 

15. Коткаручылар (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр)

Кискен ситуацияләрдә кыюлык, интуиция һәм басым астында карар кабул итү сәләте кирәк.

 

НӘТИҖӘ: ясалма фәһем, роботлар ниндидер эшләр, бурычларны алыштырачак, ләкин кеше күңеле, җылысы, төпле белем, тәҗрибә һәм сөйләм теле кирәк булган һөнәрләр беркайчан да бетмәячәк.

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев