Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ СӘЕР МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Мәктәп – тәртип, кагыйдәләргә өйрәтә торган урын, ләкин кайбер мәктәпләрдә бу кагыйдәләр шулкадәр гадәти түгел, хәтта аларның барлыгына ышануы да кыен. Билгеле бер төсләргә тыю, прическаларны контрольдә тоту һәм хәтта күз ачып йомган өчен дә җәза... Без дөньядагы иң сәер мәктәп кагыйдәләрен җыйдык: хәзер шаккатабыз, көләбез һәм үзегезнең мәктәптә мондый тәртип булмаганы өчен шатланабыз, иптәшләр.

 

1. Кызыл ручкаларга тыю (Кытай) 

Кайбер Кытай мәктәпләрендә укытучыларга дәфтәрләрне кызыл ручка белән тикшерергә ярамый. Бу төс агрессив һәм укучыларның психикасына травма китерергә мөмкин дип санала. Кызыл ручка урынына укытучылар яшел, зәңгәр, шәмәхә каралар куллана.

 

2. «Под горшок» чәч кистерергә ярамый (Япония) 

Япониядә тышкы кыяфәткә карата катгый таләпләр: күп мәктәпләрдә артык кыска чәч яки гайре табигый прическалар белән йөрергә ярамый. Мәсәлән, егетләргә чәчләрен «под горшок» кистерергә ярамый. Ә кызларга «койрык» итеп кыстыру тыелган, укытучылар фикеренчә, бу егетләрнең игътибарын читкә юнәлтә.

 

3. Укучылар арасында дуслыкны тыю (Бөек Британия

Британиянең бер мәктәбендә дуслыкка тыю керткәннәр. Түбән сыйныф укучыларына ике кешедән дә артык булган төркемнәрдә аралашырга рөхсәт итмиләр. Бу башка балалар үзләрен чит итеп хис итмәсенгә эшләнә, имеш. Ләкин әлеге кагыйдә психолог һәм әти-әниләр тарафыннан шактый тавыш чыгарган.

 

4. Мәктәптә бетергечләр алып килергә ярамый (АКШ) 

Кайбер мәктәпләрдә бетергеч кулланырга ярамый. Укытучылар фикеренчә, бала хата ясый һәм төзәтә икән, ул аны исендә калдырырга тиеш. Ә аны бетереп ату яки буып кую, бу хатаны кабул итмәү һәм теорияне аңламау дигән сүз.

 

5. Пеналда кечкенә көзге йөртү мәҗбүри (Россия) 

2000 – еллар башында кайбер Россия мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә көзге йөртү кагыйдәсен керткәннәр. Педагоглар моны «кызлар тышкы кыяфәтләрен  карап йөртергә, ә егетләргә көзге мимикаларын контрольдә тотырга кирәк» дип аңлата.

 

6. Күз ачып йомып утыруны тыю (АКШ)

Техасның бер мәктәбендә укытучы укучыларны бик еш күз ачып-йомып (моргание) утырганнары өчен җәзалаган. Имештер, алар «строят ей глазки» һәм ихтирамсызлык күрсәтәләр. Ата-аналар бу кагыйдәне тиз гамәлдән чыгарган.

 

7. Төрле төстәге оекбашлар киеп йөрергә ярамый (Австралия)

Мельбурн укучыларына төрле төстәге оекбашлар кию катгый тыелган. Хокук бозучыларны өйләренә киемнәрен алыштырырга җибәрә торган булганнар.

 

8. Өчпочмаклы бутербродлар алып килергә ярамый (АКШ)

Чикаго мәктәпләренең берсендә өчпочмаклар формасында киселгән бутербродларны тыйганнар, чөнки укытучыларга очлы почмаклар куркыныч булырга мөмкин кебек тоелган. 

 

9. Югары билгеләрне тыю (Швейцария)

Кайбер Швейцария мәктәпләрендә укучыларда тигез көндәшлек булсын өчен, «4» тән дә югары бәя куймыйлар (6 баллы система буенча).

 

10. Бәдрәфкә йөрүне тыю (АКШ)

Чикагоның бер мәктәбендә укучыларга дәрес вакытында семестр буена 3 кенә тапкыр бәдрәфкә чыгарга ярый. Администрациянең балаларның дәрестән качар өчен шулай эшләвенә һич шиге юк.

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев