Бу – тема!
-
«Хәзер каһвә эчү, аны социаль челтәргә урнаштыру – заманча тренд»: кофе турында 5 факт
1 октябрьдә халыкара каһвә көне билгеләп үтелә. Әлеге йокыдан уята торган эчемлек турында бик күп мифлар бар. Әйтик, кофе эчкән кешенең сөякләре нык булмый, ул зыянлы эчемлек һәм башкалар. Әлеге язмада кофеинлы эчемлек турында күбрәк мәгълүмат белербез, кайбер каһвәханәләр белән танышырбыз һәм психолог фикеренә дә колак салырбыз. -
ХОРАФАТЛАР ФЕНОМЕНЫ: ДИН ҺӘМ ПСИХОЛОГИЯ КҮЗЛЕГЕННӘН
«Аягыңны селтәп утырма – шайтан килә» кебек сүзләрне барыгызның да ишеткәне бардыр инде. Кечкенә чактан ук әйтелеп килгән әлеге юраулар безнең психикага зур йогынты ясый икән. Зур үскәч, әлбәттә, моның бары тик тәрбия чарасы гына булганын аңлыйсың, тик инде башка сеңдерелгән бу мәгълүматтан арыну җиңелләрдән түгел. -
2024 ЯШҮСМЕРЛӘРЕННӘН КИЛӘЧӘККӘ ХАТ
«Ялкын»га нигез салганда Муса Җәлил, Абдулла Алишлар, бер гасырдан соң яшь егет һәм кызлар аның 100 еллыгын бәйрәм итәрләр дип күз алдына китерделәрме икән? Ә вакыт исә күз ачып йомганчы узган да киткән. Ә тарихта каласы килә бит. Шуңа без киләчәк буыннар өчен вакыт капсуласы калдырырга булдык. 2024 елның яшүсмерләре киләчәк турында нәрсә уйлый? -
«AUTUMN VIBES» ЯКИ КӨЗНЕ ЯРАТАМ ДИСӘҢ...
Теләсәң, көзнең үзенә генә хас әкияти вайбларын тотарга һәм әлеге фасылны чын мәгънәсендә яратырга өйрәнергә була икән бит. Менә уйлап карыйк әле: «җәй бетте» дә «җәй бетте», дип ыңгырашудан һәм зарланудан ни мәгънә бар? Көзнең җылысын, матурлыгын тулысынча тоеп калу рәхәтрәк түгелмени? -
ӘЙДӘ, ФАЙДАЛЫ ГАДӘТЛӘР БУЛДЫРАБЫЗ!
Еш кына газета-журналларда начар гадәтләр турында язмалар басылып чыга. Безнең аларны, һичшиксез, укыганыбыз бар. Әти-әниләрегезнең дә: «Улым/кызым, укып чык әле менә моны, электрон тәмәке зыяны турында язганнар», – дип әйткәннәре бардыр. Әйдәгез, начар гадәтләрне читкә куеп торып, яхшылары турында сөйләшеп алыйк әле. -
МӘКТӘП САЛГАН ЯРАЛАР
Кеше нигезен формалаштыруда гаилә генә түгел, мәктәп еллары да мөһим урынны алып тора. Бу чорда белем алу белән беррәттән, бала тормыш кануннарын да өйрәнә, аларга яраклаша башлый, шәхес буларак үсә. Сүземне баштан ук кычкырып әйтәм. Миңа калса, кайбер укытучылар моны аңламый. Хөрмәткә лаек хезмәт ияләре тарафыннан укучыларны кыерсыту, рәнҗетү һәм түбән кую очраклары шактый. -
ЯЛКАУЛЫК ҖИҢӘМЕ, СПОРТМЫ?
Нинди яшьтә булуга карамастан, һәрберебезнең көзгедә яшь, матур гәүдәле чагылышыбызны күрәсе килә. Шушы максатка ирешү өчен иң кулай һәм үтемле юл – спорт. Әлбәттә монда дисциплина зур роль уйный. Әмма күп очракта без гади генә күнегүләр ясарга да иренәбез. Ялкаулыкны җиңеп, спорт белән шөгыльләнүне башлап җибәрү өчен бездән 3 шәп киңәш. -
«БЕЗНЕ ТӨРМӘГӘ УТЫРТА АЛМЫЙЛАР»: КАРАК ЯШҮСМЕРЛӘР ТАРИХЫ
Караклык очраклары егетләр арасында кызларга караганда ешрак очрый. Гадәттә, яшүсмерләр әти-әни рөхсәт итмәгән әйберләрне: шоколад, чипсы, энергетиклар урлый. Үсмерләр арасындагы урлау очраклары турында подполковник, «Юдино» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Екатерина Папазян белән сөйләштек. -
СӘЛӘТЛӘРНЕ АКЧАГА ӘЙЛӘНДЕРЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗМЕ?
Безнең һәрберебезнең дә диярлек уку/эштән тыш яраткан шөгыле бар. Фикеремнең асылы шунда: булган шөгылеңне һөнәргә әйләндереп хезмәт хакы алып була. Ягъни яраткан шөгыльләребезне монетизацияләү турында сүз. -
«ЙОКМЫЙ ЙОКЫМ»: ЯШЬ ШАГЫЙРӘЛӘР ГАШЫЙКЛЫКНЫ НИЧЕК КИЧЕРӘ?
19 сентябрь көнне «Моң» театр мәйданчыгында иң ихлас, хисле халәтләрнең берсе – гашыйклыкка багышланган шигырь кичәсе узды. Өч шагыйрә бер сәхнәдә тамашачыларга үзләренең шигырьләрен тәкъдим итте. Шагыйрәләрнең үз куллары белән бизелгән сәхнә, үзенчәлекле образлар, монологлар, видеолар берәүне дә битараф калдырмады. -
«МОНДА БӨТЕН СТЕНДЛАР, ХӘТТА АШХАНӘДӘГЕ МЕНЮ ДА АЛМАН ТЕЛЕНДӘ – ШУЛКАДӘР РӘХӘТ!»
Чит телләрдә сөйләшүче кешеләр һәрвакыт ниндидер соклану уята миндә. Һәрбер өйрәнелгән тел яңа мөмкинлекләр ача бит ул. Тел белән бергә тарих, гореф-гадәтләрне дә өйрәнәсең, ә бу инде сәяхәткә чыгарга менә дигән сәбәп. Бүгенге әңгәмәдәшебез Казан кызы Карина алман телен су урынына эчә һәм киләчәктә Германиядә үз бизнесын ачарга тели. -
РОЗА БЕЛӘН ХРИЗАНТЕМАГА ГЫНА ДИМӘГӘН: ЧӘЧКӘЛӘР ДӨНЬЯСЫН АЧАБЫЗ!
Күпләр бәйрәм саен хризантема яисә роза бүләк итәләр, мин моннан шундый арыдым. Әйтерсең, дөньяда башка чәчәкләр беткән. Ә алар шундый күп төрле бит! Бу язманы укып чыккач югалтма – алга таба берәр якын кешеңә гөлләмә сайлаганда кирәге чыгар. Сүз уңаеннан, язмада телгә алынган чәчәкләр бик күп кибетләрдә бар, эзләнеп йөрергә туры килмәс. -
ВИНКС ФЕЯЛАРЫ – НИНДИ АЛАР?
Бер көнне минем шушы мультфильмның берничә сериясен янәдән карыйсы килеп китте. Мин шаккаттым! Андагы һәр персонажның үз тарихы, холкы һәм үзенчәлекләре бар икән – кечкенә чакта әллә ни игътибар ителмәгән дә. Һәм шуннан соң мин ни өчен төрле кызның төрле персонажга тартылуын аңлый башладым. Эш аларның тышкы кыяфәтендә һәм көчләрендә генә түгел икән. -
БЕЗНЕҢ ЭМОЦИЯЛӘР КАЙДА ЯШИ?
Бу җәйдә барлык социаль челтәрләр “Головоломка” мультфильмына багышланган видеолар, мемнар белән тулды. Райли исемле яшүсмер кызның үз хис-кичерешләре белән танышуы турында мультфильмны күпләр яратты. Без берничек тә бу мультфильмны читләтеп уза алмыйбыз. Әлеге язмада без хисләрнең кеше тәнендә ничек чагылуы турында сөйләргә булдык! -
КЫСКА ГОМЕРЛЕ ДУСЛЫК ТАРИХЛАРЫ
Үзегезнең бөтен дусларыгызны да исегезгә төшерегез әле. Хәзер алар белән мөнәсәбәтләрегез ничегрәк? Бу язмада без күңелсез дуслык тарихларын җыярга булдык әле. Кызлар, ә сез нинди хәлдән соң якын дустыгызны югалттыгыз?
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?