УРАМ ПАРКЫНДА «СПОРТЭКС» БӨТЕНРОССИЯ ФОРУМЫ: ТУЛЫ ПРОГРАММА
5-7 декабрь көннәрендә Казанда, «УРАМ» экстрим-паркында, яшьләр өчен өч көнлек интенсив – Бөтенроссия белем бирү форумы «Спортэкс» узачак. Форум спорт, иҗат һәм гражданлык активлыгын берләштерә. Программа кысаларында психология, экстрим-спорт, медиа һәм креатив индустрияләр буенча мастер-класслар һәм лекцияләр планлаштырылган. Параллель рәвештә спорт программасы да үтәчәк: BMX, самокат, роликлар, скейтбординг, биюләр һәм футбол фристайлы буенча контестлар оештырыла.
Чараның хедлайнеры – Аргентинадан килгән скейтбордист Матиас Делл Олио. Ул Токио Олимпия уеннары финалисты һәм скейтбординг буенча Дөнья кубогы җиңүчесе. Матиас катнашучылар белән очрашулар үткәрәчәк, скейтборд буенча мастер-класслар бирәчәк.
ТУЛЫ ПРОГРАММА
5 декабрь
12:30-13:30 СПОРТЭКС х УРАМ: урам культураларын үстерү мәйданнары. Спикерлар: Никита Лукьянчук; Мария Крюкова.
14:40-15:40 Тренер белән коммуникация күнекмәләре. Спикер: Алёна Комарова.
15:50-16:50 Риск инфраструктурасы: экстрим өчен куркынычсыз пространство ничек булдыру?
Спикерлар:
Василий Борисенко (Legato)
Рунар Халилуллин (XSA)
Мария Крюкова (УРАМ)
Юрий «Малина» Акимов (КСС)
Владислав Урбан (Fatum)
Никита Лукьянчук
17:00 BMX буенча мастер-класс (Вячеслав Стененко)
17:00 Квад-роликлар буенча мастер-класс (Юлия Долговых)
17:00 Скейтбординг буенча мастер-класс (Матиас Делл Олио)
18:15 Самокат буенча мастер-класс (Илья Кузьминов)
18:45 Роллер-спорт буенча мастер-класс (Дмитрий Соколов)
6 декабрь
10:00-11:00 Россиядә һәм дөньяда скейтбординг үсеше.
Спикер: Илья Вдовин.
10:30 Хип-хоп буенча мастер-класс (Банзай)
11:15-12:45 Панель дискуссия: «Үсеш векторы: дәүләт һәм экстрим-культура»
Катнашучылар: Виктор Коломиец, Азат Кадыров, Илья Вдовин, Илья Шмонин, Сергей Аверин, Мария Крюкова.
11:45 - Брейкинг буенча мастер-класс (Монгол)
13:00-14:30 Стратегик сессия «Россиядә урам культурасын 2030 елга кадәр үстерү»
Спикер: Алёна Комарова.
13:00 Хаус буенча мастер-класс (Атажан)
14:00 Самокат контестлары (өч формат, ике яшь төркеме)
15:00 Бию баттллары (брейкинг, хип-хоп, олл-стайлс)
15:00 Роллер-спорт контестлары (өч яшь төркеме)
15:30-16:30 «Күз яшьләре белән бизнес: Fatum».
Спикер: Владислав Урбан.
16:30-17:30 WINTERING BMX BATTLE турниры.
Спикерлар: Павел Никонов, Алексей Павлюков.
18:00 «Көн за сотку» форматында DJ-баттл (Scratch DJ School)
7 декабрь
10:00-11:00 Профессиональ спортчының риск психологиясе.
Спикерлар: Павел «Вишнёвый» Алёхин, Алёна Ким.
11:15-12:15 Гаилә скейтбордингы: скейтер ничек тәрбияләргә?
Спикерлар: Геннадий Какуша, Анна Лунина, Михаил Лунин.
13:30-14:30 Хедлайнер Матиас Делл Олио белән очрашу.
14:30-15:30 Спортчының шәхси бренды: талантны ничек монетизацияләргә?
Спикерлар: Павел Алёхин, Никита Сех, Костя Андреев.
15:30-16:30 Балалар һәм үсмерләр спорты психологиясе.
Спикер: Алёна Ким.
15:00 BMX һәм скейтбординг контестлары (төрле яшь категорияләрендә)
Оештыручылар: «Спортэкс» Яшьләр белем бирү үзәге (Росмолодёжь), «УРАМ» экстрим-паркы, федераль һәм региональ яшьләр сәясәте институтлары, Татарстан Яшьләр министрлыгы һ.б.
Теркәлү: myrosmol.ru/events/ca6aca2e-3623-451b-b4e7-410ef8209aee
Тулырак мәгълүмат: t.me/sportexuram
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 декабря 2025 - 15:28
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
-
9 декабря 2025 - 12:14
XXV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 12:46
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев