«КИЛӘЧӘКТӘ ҮЗЕМНЕ СӘХНӘДӘ ДӨНЬЯ ЙОЛДЫЗЫ БУЛАРАК КҮРӘМ» яки АКТИВ ЯШҮСМЕРНЕҢ ЕЛЫ НИЧЕК УЗГАН?
2025 ел күпләр өчен уңышлы, истә калырлык ел булды. Кемдер беренче тапкыр үзен яңа өлкәдә сынап карады, кемдер бөтенләй башка юнәлешне сайлап, ниндидер кысалардан чыгарга тырышты. Язмабыз герое София исә бу елны бик уңышлы, дип саный. Әйдәгез аның белән якыннанрак танышыйк.

Тулы исеме: Фадеева София Евгений кызы
Туган елы: 07.01.2011
Укыган урыны: Казан шәһәренең Идел буе районындагы 52 нче гимназиясе
Җырчы карьерасы турында
Кечкенә вакытымнан ук җырларны бик ярата идем. Һәрвакыт төрле көйләр көйләп, шул җырларга биеп йөри идем.
Вокалга булган сәләтемне иң беренче булып балалар бакчасындагы тәрбиячем Светлана Константин кызы күреп алды. Ул моның турында әти-әниемә әйтте һәм мине иҗади юлга юнәлтте. Татар җырчыларыннан миңа Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова иҗатлары бик ошый.

София – «Голос. Дети» проекты катнашучысы
Россиядәге һәм Үзбәкстандагы «Голос. Дети» – минем өчен гаҗәеп зур тәҗрибә иде. Ике очракта да проект миндә бары тик уңай эмоцияләр генә калдырды. Әзерлек бик озак барды һәм без бу эшкә бик җаваплы карадык. Җырларны кабатлауга һәм интервью төшерүгә күп вакыт сарыф ителде. Музыкаль композицияне без бик җентекләп сайладык, чөнки проектның үз критерийлары бар иде.
Татарстан кызын чит илдә ничек каршы алганнар?
Үзбәкстанда һәркем минем Татарстаннан икәнемне белеп, бик гаҗәпләнделәр. Барысы да бик кунакчыл иде, алар мине кадерле кунак итеп кабул итте.
«Голос. Дети» проектында мин оста, сәләтле балаларны күзәтеп бардым. Алар миңа алга таба хәрәкәт итәргә һәм үсәргә этәргеч бирде. Әлеге бәйгедән соң нинди нәтиҗәләргә ирешергә теләгәнемне төгәл аңладым.
Узып баручы елның уңышлары
2025 ел минем өчен чаралар һәм проектлар буенча иң уңышлы ел булды. Казахстанда Димаш Кудайбергеновның «Baqytty bala» бәйгесендә катнашып, 2 нче урынга лаек булдым. Шулай ук Владимир Спиваковның хәйрия фондында исемле стипендиягә лаек булдым. Аида Гарифуллина бәйгесендә бер номинациядә җиңүче булырга һәм башка күп чараларда катнашырга насыйп булды.
2025 ел яшүсмерне кайсы якка үзгәртте?
Бу ел эчендә мин бик күп тәҗрибә алдым һәм шәхес буларак үстем. Үзем теләгән җырчы карьерасына якынлашканлыгымны сиздем. Шуны төгәл әйтә алам: 2025 елга куелган барлык максатларым да үтәлде: чит илдә чыгыш ясау, беренче тапкыр стипендия иясе булу, яңа дуслар һәм танышлар табу.
Киләсе елга планнар
Киләсе елда мин яхшы билгеләргә укырга һәм вокал көллиятенә керергә уйлыйм. Карьерам өчен концертларда, бәйгеләрдә һәм проектларда күбрәк катнашырга телим.
«Сәяхәтләр мине бик арыта»
Мин Казахстанда, Малайзиядә, Мәскәүдә һәм башка кайбер шәһәрләрдә булдым. Сәяхәтләр мине бик арыта, әмма шул ук вакытта көчлерәк итә. Башка шәһәрләргә һәм илләргә ияләшү чынлап та кыенрак. Ләкин нәкъ шушы сәяхәтләр алга таба хәрәкәт итәргә теләк уята.
Мин киләчәктә үземне сәхнәдә дөнья йолдызы буларак күрәм. Алдагы тормышымны музыка һәм иҗат белән бәйләргә бик телим.

Фотолар авторы: Айгөл Абдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев