«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛЫГЫ» ҖИҢҮЧЕСЕ ФИРҮЗӘ ИБРАҺИМОВА: «ЯУЛАГАН ҮРЛӘРНЕ КОЧАКЛАП УТЫРЫП, ТУКТАП КАЛМАСКА КИРӘК »
Бүгенге әңгәмә герое – күп әдәби, иҗади бәйгеләр җиңүчесе, күптән түгел генә «Иделем акчарлыгы»ның проза номинациясендә беренче урын яулаган милли җанлы Яңа Чишмә районы кызы Фирүзә Ибраһимова. Аның белән иҗат юлы, каләм тибрәтү кыйммәтләре турында сөйләштек.

Фото авторы: Алмаз Ногуманов
– Каләм чарлавың кайчан башланып китте? Ничек уйлыйсың, каян килгән сиңа бу сәләт, аны ничек үстердең?
– Мин 6 нчы сыйныфтан башлап, иҗат белән бер аяктан атлыйм (каләм чарлана башланганчы байтак «куыш уйнарга» туры килде). Иҗатка килү тарихым сәеррәк яңгырый инде минем. Карантин вакытында балалар мәйданчыгында сеңелкәшләр белән уйнап йөргәндә Лилия апа Фәттах (авылдашым, журналист, шагыйрә, прозаик) белән таныштык, ул да балаларны «җилләтеп алып кайтырга», дип шунда килгән иде. Минем тел тик тормый, тиз аралашып киттек. Шунда ул миңа «Көмеш кыңгырау» балалар һәм үсмерләр газетасына мәкаләләр язып карарга тәкъдим итте. Күрүегезчә, мин мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым, каләм чарлый башладым. Алга таба язмаларым һәрдаим шушы газетада басылып килде, нәтиҗә дә озак көттермәде: бер ел дигәндә Ш. Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиягә лаек булдым. Ә менә әдәби әсәрләр иҗат итүгә килгәндә, «поздное зажигание» булды минем. Хикәяләрне соңгы ике елда гына яза башладым. Каләмгә тартылу миңа каян килгән икән, дип еш уйланам, чөнки әти-әнием, әби-бабайларым иҗат белән шөгыльләнүчеләрдән түгел. Әмма миндә ул сәләт чаткысы бар икән, димәк, ул минем канымда, минем геннарда бар, ә менә кая барып тоташа ул – билгесез.
– «Иделем акчарлагы» бәйгесе ничек үтә? Әзерлек процессы ничек узды? Иң авыры нәрсә булды?
– Йомгаклау туры түбәндәгедән гыйбарәт: «иделчеләр» 3 көнлек әдәби мәктәпкә җыела, шунда белем туплый, мастер-классларда катнаша, олпат язучылар белән очраша һәм иң мөһиме үз әсәрләренә бәя ишетә. «Иделем акчарлагы»н иң дөрес бәйгеләрнең берсе, дип саныйм, чөнки монда «кесәгә конверт төртү» дә, «фәлән-фәлән фамилия ничек матур яңгырый, ә» ише шалтыратулар да юк. Иң гадел бәйге ул. Моның өчен, билгеле, оештыручыларга зур рәхмәт әйтергә кирәк. Жюри әгъзалары әсәрләрнең авторын баллар куелып беткәч кенә беләләр. Моңарчы алар «кыз, 19 яшь», «24 яшьлек малай», дигәннәргә бәя бирә. Иң рәхәт бәйге дә ул, чөнки баш ватып төннәр буе әзерләнеп утырасы да юк, казыйлар синең бүгенге көнгә хәтле оешкан иҗатыңны бәяли. Көннән-көн камилләшү генә кирәк – монысы инде тормыш кагыйдәсе.
– Бу җиңүең турында ишеткәч, иң беренче хисләрең нинди булды? Көтелгән җиңү идеме? Синең өчен кыйммәте нидә?
– Жюри әгъзалары белән аралашкач, 1 нче урын минеке буласын сиздем. Шуңа көтелмәгән дип әйтә алмыйм. Галимҗан абый Гыйльманов белән Гөлүсә апа Закирова хикәягә анализ ясаганда берничә тапкыр «Үзең язганың сизелә, безгә шунсы кадерле», дип әйтеп узды. «Кадерле» дип әйтерлеге бар икән, димәк әсәр эчендә нидер бар, нигезенә нидер салынган, буш сүз генә түгел. Гомумән, укучы хәтерендә синең әсәрең уелып кала икән, син аның күңеленә тәэсир иткән буласың.
– Катнашучылар арасында конкуренция зур булдымы?
– Соңгы елларда әдәби мәктәпкә фәкать призлы урын алучылар гына җыела. Быел йомгаклау этабында «Проза» номинациясенең мин катнашкан яшь категориясендә нибары 4 кенә кеше катнашты. Шуңа конкуренция зур булды, дип әйтә алмыйм. Быел балигълык яшеннән узган катнашучылар күбрәк җыелган иде, дип әйтергә кирәк.
– «Иделем акчарлагы» конкурсының төп үзенчәлеге, синеңчә, нәрсәдә?
– Әлеге бәйгедә татар мохитен катнашучылар үзләре булдыра. Шуңа да биредә һәркем үзен «үз тәлинкәсендә итеп хис итә». «Иделем акчарлагы»ның тагын бер уңай ягы шунда ки, биредә Галимҗан ага Гыйльманов белән шәхси консультацияләр каралган. Бу нәрсә дигән сүз: тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кереп, остазыбызга үзебезне кызыксындырган сораулар бирү, бергә-бер аралашу, әсәрне анализлау мөмкин. Галимҗан абый, төн йокыгызны йокламый безгә үгет-нәсыйхәт биргәнегез өчен чиксез рәхмәт! Ә әлеге мөмкинлек өчен исә рәхмәт сүзләрен оештыручыларга җиткерәсе кала.
– Әлеге бәйгедә иң мөһим сыйфат нәрсә? Тырышлыкмы, талант, матур фикерли белү яки зәвык?
– «Иделем акчарлагы» әдәби бәйге бит инде ул. Шуңа да иҗат итәргә алынган һәр кеше әлеге сыйфатларның барысын да үзендә булдырырга тиеш, дип саныйм мин. Һәр вакытта камиллеккә омтылырга тиеш.
– Тагын нинди уңышларың бар? Нинди бәйгеләрдә катнашасың?
– Әлфәт абый Закирҗанов әйтмешли, мине уңышларыма карап түгел, исемемә карап бәяләсеннәр. Саескан сыман диплом-медальләрне тезеп салуны хупламыйм, өйдә дә диван астында гына саклыйм мин аларны. Ягъни яулаган үрләрне кочаклап утырып, туктап калмаска кирәк, дип әйтәсем килә. Ә болай бәйгеләрдә берән-сәрән катнашып торам. Бүген «Ватан хакына» бәйгесенең җиңүчесе буларак бүләкләндем, конференцияләрдә еш чыгыш ясыйм, «Алтын каләм», «Татмедиа»да яңа исемнәр» конкурсларының җиңүчесе, «Илһам»да да нәтиҗәләр югары, республика олимпиадаларында ел да призер булам.
– Күп бәйгеләрдә катнашу укуга зыян китермиме?
– Җавабым икеле. Бер яктан, бәйгеләрдә катнашып син укытучылар бирә алмый торган мәгълүмат, тәҗрибә туплыйсың. Икенче яктан, дәфтәр битләре үпкәләп тә, сагынып та куя үзеңне. Хәерлесе инде, барысы да Аллаһ кулында. Ул мине шулай яраткан, юлларымны шулай ача икән, димәк, мин бу мөмкинлекне кулланырга тиеш.
– ЕГЭда нинди фәннәр сайладың, әзерлек ничек үтә?
– Бу көннәрдә районга «пробныйлар» эшләргә төшеп йөрибез. Күзәтеп торам-торам да, 2008 елгылар әллә нинди пошмас буын кебек тоела миңа. Һәркайсы «хәерлесе», «эшлим дә, чыгам», «насыйбы булыр әле», ди. Мин дә шулайрак. Рус әдәбияты белән татар телен бирәм, Аллаһ боерса.
– Киләчәккә үзеңә нинди максатлар куясың? 11 нче сыйныф укучысының алга планнары да бардыр, һөнәреңне иҗат өлкәсендә сайларсыңмы?
–Яшик әле, күз күрер!
Фотолар авторы: Эльвина Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 декабря 2025 - 15:28
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
-
9 декабря 2025 - 12:14
XXV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 12:46
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев