ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕ БУЛДЫРУ ӨЧЕН ФИЛЬМНАР
Яңа ел җитә, ләкин бәйрәм кәефе әле күбегездә юктыр. Бу ситуацияне хәл итәргә яхшы фильмнар ярдәм итәчәк. «Один дома», «Операция «Ы» и другие приключения Шурика», «Ёлки», «Гарри Поттер» кебек фильмнар исемлегенә без тагын берничә фильм тәкъдим итәбез.
«Мальчик по имени Рождество», 12+
Кайдадыр салкын Финляндиядә Николас исемле гади малай яши. Ул бөтен күңеле белән Яңа ел могҗизаларына ышана. Бервакыт малай карлы төньякка, Эльфхельм авылына югалган әтисен эзләргә китә. Блитцен кушаматлы төньяк боланы һәм тугры йорт тычканы компаниясендә Николас тылсымлы дөньяга курыкмыйча керә. Яшь сәяхәтчегә һәм аның дусларына, кешеләргә яхшылык эшләү мөһим икәнлеген аңлау өчен нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килә икән?
«Ёлки 11», 6+
Фильмда төп (алдагы кисәкләрендә катнашкан) геройлар, яңалары кебек үк, могҗизалы, мавыктыргыч вакыйгалар кичерә һәм мөһим сайлаулар ясый. «Ёлки 11» фильмында берничә герой язмышы бирелә. Фильмның бер өлеше Әлмәт кызы турында бара, ул сериаллар йолдызы Бурак Озчивит белән очрашу турында хыяллана һәм аның әлеге максатка ирешү юллары күрсәтелә. Фильмның башка өлешләре әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне, якыннарны кайгыртуны һәм, әлбәттә, бәйрәм тылсымын үз эченә ала.
«Праздничный календарь», 12+
Бу фильм яшүсмерләр өчен аеруча кызыклы. Эбби исемле төп героиня Раштуа эльфы булып эшли, әмма танылган фотограф булырга хыяллана. Бәйрәм алдыннан ул үзенчәлекле бүләк ала: теләкләрне чынга ашыра торган борынгы адвент-календарь. Әмма мондый могҗиза Эббины фаҗигале нәтиҗәләргә китерә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Нет комментариев