АНА – БӨЕК ИСЕМ...
Россиядә Әниләр көне 27 елга якын билгеләп үтелә, ә дөньяның башка илләрендә аны күпкә иртәрәк бәйрәм итә башлаганнар. Әлеге бәйрәмнең тамырлары кайдан килә икән? Әйдәгез, шуның турында белик.
Гадәттә, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне зурлап билгеләп үтелә. 2025 елда ул 30 нчы ноябрьгә туры килә. Бу көнне әниләрне һәм якын арада әни булырга әзерләнүчеләр котлаулар кабул итә.
Бәйрәм Россиянең беренче президенты Б.Н. Ельцинның «Әниләр көне турында» дип аталган 1998 елның 30 гыйнварындагы 120 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән. Идея безнең халыкка бик ошый, һәм бу бәйрәм гомуми хуплауга лаек була. Бу матур бәйрәмгә кагылышлы кызыклы фактларны да барлыйк:
1) Әниләрне котларга америкалылар ел саен 122 миллионга якын шалтырату ясый.
2) Бөтен дөньяда Әниләр көнен бәйрәм итүгә 14 миллиард долларга якын акча сарыф ителә.
3) Россиядә бәйрәм символы булып гөлкәйчәчәк (незабудка) һәм йомшак уенчык аю тора.
4) Россия Әниләр көнендә чәчәк сатылу күләме буенча дүртенче урында тора.
5) Дөньяның күпчелек илләрендә Әниләр көнен майның икенче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
6) Америка Кушма Штатлары Әниләр көнендә киткән чыгымнар күләме буенча алдынгы урыннарда тора. Ел саен бүләкләр, чәчәкләр, открыткалар һәм башка чыгымнар өчен бу көнне миллиард доллар китә.
7) Финляндиядә селекционерлар бәйрәм уңаеннан полиант роза сортларының берсен Morsdag (Әниләр көне) дип атаганнар.
8) Мексикада бу бәйрәм бик шау-шулы уза. Балалар әниләре янына музыкантларны җибәрә, тегеләр үз чиратында әниләренең яраткан көйләрен башкара.
Үз чиратымда мин дә сезгә шушы матур бәйрәмдә әниләрегезгә бар мәхәббәтегезне, игътибарыгызны биреп, изге теләкләрегезне әйтеп, әниләрегезнең исендә калырлык матур бәйрәм оештыруыгызны теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 ноября 2025 - 15:17
«ЯЛКЫН»ЛЫ ТРИП: КИЛӘСЕ ТУКТАЛЫШ – ЧАЛЛЫНЫҢ ГАЛИ АКЫШ ИСЕМЕНДӘГЕ ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТЫ
-
17 ноября 2025 - 16:17
КАЗАНДА КРЕАТИВ ҺӘМ БРЕНДИНГКА БАГЫШЛАНГАН МЕДИАСЕССИЯ ҮТӘЧӘК
-
15 ноября 2025 - 16:54
УРТА ҺӨНӘРИ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
Нет комментариев