ОРЕНБУРГ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ АРТЕМ ӘХМӘДОВ: «АКТЁРЛАР ШАХТАДА ЭШЛӘГӘН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН БЕР»
Ел азагы елга нәтиҗәләр ясый торган вакыт. Шәхси үсешеңне күрсәң, димәк, син үзең белән горурлана аласың. Шундыйларның берсе – Оренбург егете Артём Әхмәдов. Белеме буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы булса да, бүген ул мәктәп түгел, ә сәхнә юлын таптый. Тормыш аны Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрына китерә, монда эшләр өчен ул татар телен өйрәнә. Әлеге язма Артем Әхмәдовның иҗат юлы турында булыр.

– Үзең турында сөйлә. Ничә яшь, кайсы яктан син? Гаиләң кемнәр?
– Мин – Әхмәдов Артём Бәхтияр улы. 2001 елның 10 декабрендә Оренбург өлкәсендә Новосергиевка посёлогында дөньяга килдем. Әтием Бәхтияр – фермер, әнием Гөлмирә – массажист, сеңлем Камилла Санкт Петербургта Горный институтында беренче курста укый.
– Кайда белем алдың? Театраль юнәлештә укыдыңмы?
– Оренбург дәүләт педагогик университетында рус теле һәм әдәбияте укытучысына белем алдым. Хәзер шул ук университетта магистратурада укыйм. Театраль юнәлештә укуымны алдагы елларга планлаштырам.
– Тормышыңны сәхнә белән бәйләү теләге кайчан барлыкка килде? Нигә нәкъ тә менә театр өлкәсен сайладың?
– Балачактан ук мин төрле иҗади бәйгеләрендә катнаштым, чөнки, мәктәптә укыган чакта артист булырга хыяллана идем һәм үзебезнең театраль түгәрәккә йөри идем. Аннары, институтка укырга кергәч, Гоголь исемендәге студент театрында уйнадым. Гомумән, мин сәхнәгә гашыйк кеше, шуңа да театр өлкәсен сайладым.
– Белгәнемчә, син татар телен үзлектән өйрәнгәнсең. Каян килде бу фикер? Нигә, мәсәлән, рус театрында гына уйнарга булмадың?
– Дөресен генә әйткәндә, бик кызыклы тарих ул. Беркөнне минем кулыма Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» дигән китап эләкте. Кайбер сүзләре татарча язылган, ә азагында аларның тәрҗемәләре бар иде. Шул китапны укып чыккач, мин катгый карарга килдем: мин татар телен өйрәнергә тиеш! Ике атнадан соң Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрына спектакль карарга килдем – һәм гаҗиз калдым! Артистлар шул хәтле матур итеп уйнадылар. Уйнамадылар да, яшиләр алар сәхнәдә! Җитмәсә, сәхнәдән татар теле шундый гүзәл яңгырый иде. Бу спектакльдә катнашкан артистларның сәхнәдә уйнаулары, матур итеп татарча сөйләүләре мине тәмам татар театрына һәм теленә гашыйк иттеләр.
– Гаиләңдә тагын артистлар бармы? Каян килгән сиңа бу талант?
– Минем бу турыда беркайда да сөйләгәнем булмады. Сез беренче булып белерсез. Әбиемнең абыйсы бик талантлы кеше иде. Авылда үзешчәннәр театрын оештырып спектакльләр куйган, төрле музыкаль коралларда уйнаган, үзе скрипкалар ясаган.
– Шушы һөнәрне сайлавыңа якыннарың ничек карады?
– Бик әйбәт карадылар. Әбием үзе чип-чиста татар булгач, татар телен өйрәнәсем һәм татар театрында эшлисе килгәнемне белгәч, бик шатланды. Әти-әниләрем дә, сеңлем дә, гомумән, бөтен туганнарым да минем өчен сөенделәр.
– Бүгенге көндә Оренбург дәүләт театрында уйныйсың дип беләм, кайчан эшли башладың монда?
– Мин беренче тапкыр бу театрга 2022 елның 18 февралендә спектакль карарга килдем. Һәм 11 ай да 1 көн үтеп киткәч, 2023 елның 19 гыйнварендә эшкә урнаштым.
Беркөнне мине Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган "Капка" спектакленең сдачасына чакырдылар. Инде залдан чыгып киткәндә, мин Рәзифә Хәйруллина дигән актрисаны очраттым, Туктадык, исәнләштек, сөйләштек... Мин аңа бу театрда эшләргә теләгәнем турында әйттем. Татар телен белмәүмне белән актёр белемем юклыгын дә сөйләп бирдем. "Зарар түгел! Иртәгә кил, Рөстәм Әбдрәшитович белән сөйләшеп кара. Кем белә, бәлкем, берәр нәрсә килеп чыгар" дип җавап кайтарды ул миңа. Икенче көнне килеп Рөстәм абый белән сөйләштем. Ул миңа: Бар, әзерлән, аннары килеп күрсәтерсең дип әйтте. Шунда да миңа Рәзифә бик зур ярдәм итте: ике шигырь, мәсәл, проза, гитарада җыр, бию әзерләдек. Тагын килдем. Инде хәзер нәрсә эшли алганымны күрсәтергә. Рөстәм абый мине бик дикъкать белән карады, тыңлады, аннары үзем турында сөйләргә кушты. И, маташтым да инде татарча сөйләшеп (телне белмәгән килеш). Менә шулай итеп ул мине эшкә алды һәм беренче ролемне бирде. "Мәхәббәт дисбесе" спектаклендә Малай ролен. Ул вакыттагы шатлыкларымны! Әйтеп бетергесез!

– Нинди спектакльләрдә уйныйсың? Кайсы ролең иң яратканы?
– Әлеге вакытта мин 20гә якын спектакльдә катнашам. Рольләрем төрле планлы: массовка да, эпизод та, икенче планлы да, төп рольләр дә бар. Н. Островскийның «Өйләнү түгел, сөйләнү» һәм В. Соловьёвның «Женитьба Белугина» пьесасы буенча куелган спектакльләрдә мин Андрей Белугин ролен башкарам, П. Рыковның «Каргалы егете»ендә Әхмәт Хөсәеновның яшь чагын уйныйм, А. Макаёнокның «Трибунал»ында – Володька ролендә. Россия театраль постановкаларының алтын фондына кергән, «Оренбург лирасы» премиясен алган «Кызыл паша» (Р. Аюпов, Р. Абянов) спектаклендә егет ролен уйным. Минем өчен һәрбер ролем бик якын һәм йөрәгемдә аларның һәркайсысының да үз урыны бар.
– Театр артисты булып китәр өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
– Иң беренчесе – талант, икенчесе – теләк, өченчесе – тырышлык.
– Артист һөнәренең авыр ягы нидә? Матур сәхнә тормышының кимчелекле ягы да бардыр бит?
– Безнең сәнгәть җитәкчебез РФның һәм Татарстанның атказанган сәнгәть эшлеклесе Абдуллаев Рөстәм Әбдрәшит улы әйтмешли, актёрлар шахтада эшләгән кешеләр белән бер. Чөнки тамашачының күңелен дәвалау өчен үз-үзеңне жәлләмичә җаныңны биреп эшлисең. Ә ул кешедән бик күп физик һәм мораль көч таләп итә.
– Ничек уйлыйсың, бүгенге көндә театр перспективмы, киләчәге бармы? Яшьләр бит күбрәк дискотека, киноларны сайлый.
– Театрның тормышы ул бер дистә еллык кына түгел, гасырларга сузылган тарих. Мин бөтен яшьләр өчен җавап бирә алмыйм, әмма дә ләкин минем дусларым, яшь буын туганнарым театрларга яратып йөриләр. Шуңа күрә, киләчәктә театр һичшиксез яшәячәк дип уйлыйм!
– Театр сәхнәсеннән кала тормышта тагын нинди шөгыльләрең бар?
– Мин китап укырга бик яратам. Әлбәттә, ике телдә дә. Бала чагымда икенче хыялым да бар иде: орнитолог булу. Мин аны бөтенләй ташламадым: Новосергиевкада яшәгәндә кош-корт асрый идем. Хәзер әти-әниләрем карый. Һәм дә инде тагын бер кызыклы шөгылем бар: төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнәм.
– Үзең турында 3 кызыклы факт әйт әле.
– 1) Һәрбер гастрольдән мин кошлар фигуркаларын алып кайтам. 2) Берничә ел балалар лагерендә вожатый һәм тәрбияче булып эшләдем. 3) 3 фактны дуслардан сорадым. «Тугры дус, күп кеше белән уртак тел таба беләсең, шатлана беләсең, ихлас, максатчан, харизмалы, кеше хәленә керүчән, уйлый белгән һәм дөрес нәтижәләргә килә торган кызыклы әңгәмәдәш, кыскасы – шәп кияү» дип җавап кайтардылар.
– Тиздән яңа ел якынлаша. Һәр кешенең үткән елга йомгак ясап, нәтиҗәләр чыгара торган вакыты. Син быел үзеңне нинди эшләрең өчен мактый аласың? Нишләдем дип горурланасың?
– Мин кеше буларак та, актёр һәм телне өйрәнүче буларак та бик нык үстем: шуның белән горурланам. Киләсе елда да шул ук юнәлештә барырга ниятлим.
– Алга таба нинди хыялларың бар? Карьера өлкәсендә нинди максатлар куясың үзеңә?
– Иртә кычкырган кәккүкнең башы авырта диләр. Максатларымны, хыялларымны кешеләргә сөйләргә яратмыйм. Шуны гына әйтә алам: насыйп булса, бөтен теләгәннәрем Алла биреп тормышка ашыр!

Фотолар: Артем Әхмәдовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
Нет комментариев