Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ

Кышның беренче көнендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Фатирник» булып узды. Ул җыр һәм шигърияткә гашыйк югары уку йортлары студентлары өчен оештырылды.

 

Иң беренче эш итеп шигърият һәм җыр бәйгесендә көч сынашучыларны бүләкләп уздылар. Каләм тибрәтүчеләр һәм үз шигырьләренә җырлар яздыручыларны бер сәхнәгә җыйдылар. Жюри тарафыннан барлыгы 5 җиңүче билгеләнгән иде. Аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фатирникта чакырулы кунаклар да бар иде. Алар – автор башкаручы, алып баручы, юморист Рамил Закиров һәм композитор, блогер, янгын сүндерүче, автор башкаручы Радик Газизов. Җырчылар кунакларны иҗат җимешләре белән сөендерделәр һәм үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Мин чын-чынлап иҗат белән 2015 елдан шөгыльләнә башладым», – дип сүзен башлады Рамил Закиров.

-– Шул вакытка кадәр җыр минем өчен хобби гына иде. Күп кешенең әти-әнисе, шулай ук минекеләр дә, җырны төп юнәлеш итеп кабул итмиләр. Шуның өчен мин экономика факультетына укырга кердем. Укуны тәмамланганнан соң җитди рәвештә иҗат белән шөгыльләнә башладым. Җырлар туу турында сөйләшсәк, минем очракта иң беренче булып көй туа. Шуннан соң гына мин аңа сүзләр яза башлыйм.

Фатирникның төп бизәкләренең берсе – «Бәйрәм» инструменталь ансамбле. Шулай ук бәйгедә катнашкан шагыйрьләр һәм җырчылар тамашачыларны чыгышлары белән сөендерделәр. Ачык микрофон да игълан ителде. Һәр теләгән кеше язган шигырен, җырын тәкъдим итә алды.

Әлеге проектның оештыручысы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4нче курсында белем алучы Фәритов Артур белән дә сөйләшеп алдык.

«Ике ел элек без фатирникны институт кысаларында гына үткәреп карадык. Ул автор башкаручы, язучылар өчен генә иде, ягъни бәйге форматында узмады. Шуннан соң Казандагы югары уку йортларында белем алучылар өчен бәйге оештыру теләге барлыкка килде. Катнашучылар саны 200дән артык иде. Киләчәктә чараның масштабын зурайтырга телибез. Аның төп максаты – телебезне үстерүгә өлеш кертү, сәләтле яшьләргә ярдәм кулы сузу һәм алар өчен мәйданчык булдыру».

Фото: Алсу Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев