Логотип Идель
Бу – тема!

ДҮШӘМБЕДӘН БАШЛАРМЫН...

«Менә мәктәпне тәмамлыйм да, яңа тормыш башлана», «Мин бу күлмәкне бәйрәмнәргә генә киям», «Бүген тотынмыйм инде, дүшәмбедән башлармын»... Таныш бит? Юк-бар сәбәп табып, эшләрне икенче көнгә калдыру – бик еш күренеш. Нәрсә соң ул кичектерелгән тормыш синдромы? Әлеге язмада без шуның турында сөйләшербез. (P.S. Бүген дүшәмбе, башла инде...)

КИЧЕКТЕРЕЛГӘН ТОРМЫШ СИНДРОМЫ (СИНДРОМ ОТЛОЖЕННОЙ ЖИЗНИ) – яхшырак вакыт булыр дип өметләнеп, хыял, максат һәм эшләрне икенче көнгә яисә билгесез киләчәккә калдырудан гыйбарәт булган психологик халәт.

Мондый очракта кеше тормышның бар яме, рәхәте әле алда, ниндидер бер вакыйга булыр да, аның яшәү рәвеше 180 градуска борылыр, дип үз-үзен ышандыра. Шуңа күрә ул башкарасы эшләрен, корган планнарын үтәмичә йөри яки бик соңга калдырып кына эшли. Хәзер рәхәтләнеп яшәргә аңа ниндидер шартлар комачаулый. Шул сәбәпле ул әле чын тормышка әзерлек этабын гына үтә, имеш.

Бу төшенчәне беренчеләрдән булып 1997 елда психологик фәннәр докторы Владимир Серкин куллана һәм әйләнешкә кертеп җибәрә. Ул Россиянең төньяк регионнарында яшәүчеләрнең тормыш рәвешен тикшерә. В. Серкин үткәргән экспедиция аңа монда яшәүче кешеләр кайчандыр җылы якларга китеп, тормыш итә башлауларына өметләнеп көн күрәләр, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Алар «киләчәктә барыбер рәхәт булачак» дип, хәзерге вакытта барлык авырлыкларга түзеп яшиләр.

Шунысы кызганыч: әлеге психологик халәт халыкның 90-95%ында күзәтелә. Бу аларның барысы да эшләрен иртәгә яки башка берәр көнгә калдыра дигәнне аңлатмый, әлбәттә. Күп кеше яшәгән мизгелләрнең, көннәрнең кадерен белми, бар әйбердә ниндидер җитешсезлекләр эзли, «дөрес вакыт әле килеп җитмәгән», дигән уй белән яшәвен дәвам итә. Ә ул килеп җитәрме икән соң?

Бу синдром хәзерге яшьләрдә ничек чагыла икән, әйдәгез, шуның турында белешик.

Вахитов Айзат, 21 яшь:

Минемчә, барысы да булыр әле дип яшәү – ниндидер дәрәҗәдә барлык кешеләргә дә хас әйбер. Киноларда гына ул «гомер бик кыска, хәзерге көн белән яшәргә кирәк», диләр. Чынбарлыкта исә һәр кеше планнар кора, шул сәбәпле киләчәктә тагын да яхшырак яши башлармын, дигән уйлар да башка суга. Иң мөһиме, күпкә китмәсен...

Әлбәттә, бу күренеш миндә дә бар. Мин үзем хәзерге вакытта яшим, вакыт агымын тоям һәм мине кызыксындырган эшләрне яратып эшлим. Әмма соңрак эшләрмен дип калдырган, ахырга хәтле сузган эшләрем дә, киләчәктә «монысы булыр әле, тегесен эшләрмен әле», дигән уйларым да булгалый.

Мәсәлән, студент буларак, бирелгән өй эшләрен, курс эшләремне соңга хәтле сузам, чыгачак шигырьләр китабым алда әле, чыгар әле, дип йөрим. Иң дөресе – моны максат итеп куеп, бүгенге көннән үк бәләкәй генә адымнар белән гамәлгә ашырырга кирәк. Ә бу зур тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә.

Гыйлметдинова Зәлия, 19 яшь:

Бу синдром бүгенге вакытка игътибарның кимүенә, тормышның тулы кыйммәтен кадерләмәүгә китерә. Мин, мәсәлән, яңа киемне бүген үк киеп шатлану урынына «берәр яхшы көндә киермен әле», дип калдырам. Дәрестә акыллы фикер туа икән, аны шунда ук әйтер урынга, бүтән вакыт уңыш елмаер әле дигән уйлар белән, әйтмичә тыныч кына утырам.

Гомумән, дөрес тукланачакмын, спорт белән шөгыльләнәчәкмен, бу китапны соңрак укыячакмын, дигән кичектерелгән максатлар аркасында еш кына уйлаган эшемне чынга ашыра алмыйча калам. Моның аркасында гомер үткәнен сизми дә каласың...

Сабирова Чулпан Илһам кызы, психолог:

Әлеге синдромны, ягъни бер сүз белән әйткәндә, прокрастинацияне киң таралган заман чире дип әйтсәк тә була.

Минем практикамда бу сәбәп белән мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Иң беренче, мин анамнез җыярга, ягъни әлеге халәт белән бәйле булган мәгълүматны тупларга тәкъдим итәр идем. Ни өчен шулай килеп чыга? Әлеге синдром кайчаннан күзәтелә башлады? Шундый типтагы сораулар биреп, без моның сәбәбенә төшенәбез һәм алга таба әлеге халәтне бетерү күпкә җиңелрәк булачак.

Иң мөһиме – нәрсәдер эшли башларга. Уйлап, хыялланып кына яту бер нәтиҗәгә дә китермәс. Мисал өчен, бүген син үзең генә, бернинди дә максат куймыйча, урам әйләнергә чык. Иртәгә табигатьнең үзгәрешенә, аяк астындагы соңгы яфракларга, яңгыр тавышына игьтибар ит. Бу үзеңне хәзерге вакытка кайтарырга ярдәм итә.

Шул очракта гына үзеңнең эшләреңә, уңышларыңа игьтибар арта. Иң мөһиме син үзеңне калган кешеләр белән чагыштырудан туктыйсың. Һәр мизгелнең никадәр кадерле булуына инанасың.

Һәрберебез бүгенге көн белән яшәсәк иде. Шатлыкларга сөенеп, җиңүләргә куанып тормыш итү – төп бурычыбыз. Югыйсә барлык хыял-максатларны тормышка ашырырга өлгермичә калуыбыз бар. Эшләреңне дүшәмбедән түгел, бүгеннән башла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев