Логотип Идель
Бу – тема!

ТАРИХ БИТЛӘРЕ: КРОССВОРД

Сәлам, тарих яратучы укучыбыз! 2025 елның соңгы санында ел буена сузылган «Тарих битләре» рубрикасы тәмамланды. Без сезнең белән Бөек Болгардан башланып Казан ханлыгына кадәр үсеп җиткән татар халкы тарихын барладык. Хәзер инде үткәнне белеп, киләчәккә атлыйбыз. Ел буе туплаган тарихи белемнәрне тикшерергә кроссворд әзерләдек. Җавапларын чишә алгансың икән, димәк тарихи битләр эзсез узмаган. Җаваплары азакта.

  1. Батый хан нәселе кем белән бетә?
  2. Аксак Тимер белән яулар алып барган хан.
  3. Сөембикәнең нәселе кемгә барып тоташа?
  4. Казан халкы яратмаган, Мәскәү тарафыннан берничә тапкыр идарәгә куелган шәхес.
  5. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган бердәнбер хан ярлыгы кемнеке?
  6. Казанда дәүләт төзү эшен кем тормышка ашыра?
  7. Кайсы хан идарәсендә Ислам дине кабул ителә?
  8. Ибраһим ханның икенче хатыны, Казан ханлыгы тарихында зур роль уйнаган хатын-кыз, ана.
  9. Казан шәһәренә ничәнче гасырда нигез салына?
  10.  Алтын Урданың башкаласы.
  11.  Алтын Урда таркалгач бүленгән территорияләр ничек атала?
  12.  Кубрат ханның ничәнче улы Идел буе Болгарына күченеп нигез сала?
  13.  Алтын Урдада иң озак идарә иткән һәм иң зур эз салган хан.
  14.  Чыңгыз ханның оныгы.
  15.  Бөек Болгар дәүләтенә нигез салган шәхес.
  16.  Алтын Урда икегә бүленгән: көнбатышта – Ак Урда, көнчыгышта – ... Урда.
  17.  Тәнибәк Җанибәккә кем?
  18.  Ил белән идарә иткән беренче мөселман хатыны.
  19.  Сафагәрәй тәхеткә ничә тапкыр килә?

Җаваплар:

  1. БИРДЕБӘК
  2. ТУКТАМЫШ
  3. ИДЕГӘЙ
  4. ШАҺГАЛИ
  5. СӘХИПГӘРӘЙ
  6. МӘХМҮД
  7. АЛМЫШ
  8. НУРСОЛТАН
  9. УНБЕР
  10. САРАЙ
  11. ХАНЛЫК
  12. ИКЕНЧЕ
  13. ҮЗБӘК
  14. БАТЫЙ
  15. КУБРАТ
  16. КҮК
  17. АБЫЙ
  18. СӨЕМБИКӘ
  19. ӨЧ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев