Бу – тема!
САЛИХ СӘЙДӘШЕВ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Татар профессиональ музыкасына нигез салучы, композитор, дирижер – Салих Сәйдәшовның тууына быел 125 ел. Шул уңайдан, легендар шәхес турында кызыклы фактлар белән танышып узыйк!
- Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 20 ноябрендә (яңа стиль белән 3 декабрьдә) Казанның Зур мещан урамындагы (хәзер Нариманов урамы) 101 нче йортта дөньяга килә.
- Салихның әтисе улын күрмичә, авыру сәбәпле, якты дөньядан китеп бара. Малай апасы гаиләсендә тәрбияләнә.
- Салихның әнисе – Мәхүбҗамал. Ул ун бала таба. Тик бары тик икесе: Әминә белән Салих кына исән-сау үсәләр. Калганнары үлә.
- Кечкенә вакытта ук Салихнең музыкага мәхәббәте уяна. Әнисе аңа гармун сатып ала. Соңыннан малай рояльдә уйнарга өйрәнә.
- Салих Сәйдәшев тарафыннан 20 нче елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе – «Совет Армиясе маршы».
- Холкы буенча ул йомшак, һәркемнең кәефен күтәрә торган, иркен күңелле була.
- Композиторның «Әдрән диңгез», «Динар тавы», «Кошчык» дигән җырлары дөньякүләм таныла.
- Габдулла Тукай еш кына Салих Сәйдәшевларга кунакка килә торган була. Биредә ул моңлы җырлар тыңлый һәм Салихны бик мактый.
- 18 яшендә Салих үзенең беренче оркестрын оештыра.
- Салихның беренче хатыны – Валентина Мухина. Ул Казан дәүләт университетының медицина факультетында белем ала. Әмма бала тапкан вакытта Валентина вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев