Логотип Идель
Бу – тема!

ӘНИЕМ КЫЛГАН «БАТЫРЛЫК»!

Әни кеше – гаиләнең сакчысы, баласы өчен таулар күчерергә әзер булган көчле йөрәк иясе. Көндәлек тормыштагы сабырлыгы, мәхәббәте безне гомер буе саклап, илһамландырып тора. Әниләрнең «батырлык»лары – кечкенә генә гади көндәлек эшләрдә, баласы бәхетле булсын өчен тырышып яшәвендә. Һәр әни үз баласы өчен – герой. «Ялкын» журналы редакциясе һәм укучылары балачак хатирәләре, әниләренең мәхәббәте, алар өчен кылган изгелекләре белән бүлеште.

 

Әдилә Закирова, әдәби мөхәррир:

15-16 яшьтә мин әнигә «вакытында кайтам», дип сүз биреп кич чыгып киттем. Сәгать 9 тулды, 10...12... төнге 2, мин һаман юк. Әни йокысыннан уянып, минем бүлмәдә юклыгымны күргән һәм шалтратырга тотынган. Ә мин биләмдә вакытта берни ишетмәгәнмен. Кайтырга чыккач, телефонымны алсам... Космостан гына хәбәр җибәрмәгән иде әни. Мин капканы ачып кергәндә, ул йокы күлмәгеннән тышка чыгып, мине көтеп тора иде: «Рәхмәт әйт, әтиеңне уятмадым, икәү эзләргә чыга идек», – дип сүкте әни. Шул вакытта мине «сатмаганы» өчен әнигә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.

Лалә Кәримова, веб-редактор:

Авылдан китеп, Казанда укый, тора башлаганга алтынчы елым китте. 2020 елда әни һәр киемемне үтүкләп, бар әйберемне хәстәрләп, камыр ризыклары, ашлар, итләр, бәрәңге, катырган кәтлитләр, банкалы салатлар, йомыркалар төяп җибәргәне истә. Шул әни тутырган сумкаларны тотып беренче тапкыр шәһәргә киткән көннән бирле берни үзгәрмәде. Хәзер дә атна саен авылга кайткач, китәр алдыннан минем сумканы әни тутыра. Носкиен да, күзикмәген дә, зарядникларымны, документларымны да ул җыеп җибәрә. Мин анда кайвакыт нәрсә барлыгын да Казанга килеп җитеп ачып карагач кына беләм. Бәкәй ашы белән янәшә сумка төбеннән гел берничә кәнфит, алма-мандарин, чоко-пай ише сюрпризлар чыга. «Кирәкми, Казанда юкмыни инде алар» дисәң дә,  барыбер була инде ул куян күчтәнәче. Юк, 22 яшемә җитеп үз сумкамны үзем җыеп йөрмәвемнән оялмыйм! Миңа рәхәт, мин бәхетле! Күп еллар узып, балаларым белән кайтканда да, сумкамны шулай ӘНИ төяп җибәрсен иде.  

Энҗе Габдуллина, баш мөхәррир:

Мин авылда үстем һәм мәктәптә булган бөтен түгәрәккә дә йөри идем. Шуларның берсе – рәсем түгәрәге. Рәсемне бик яраттым, шуңа күрә дә миңа кирәк булган әйберләр өчен әни акчасын да, вакытын да жәлләмәде. Рәсем өчен берничә төрле, берничә размердагы кәгазьләр, йөз төрле каләм, пумалалар, гуашь, акварель, майлы буяулар, тубус һәм тагын бик күп әйбер кирәк. Мин кичтән «миңа шул әйбер кирәк», дисәм, әни икенче көнне үк ул кирәк әйберне алып кайта иде. Авыл кибетләрендә ул профессиональ буяулар да юк бит әле. Ничек җитешкән, ничек барысына да акча җиткергән, ничек ул бетмәс-төкәнмәс «хотелка»ларга «юк» димәгән. Минем өчен әнием кылган зур батырлыкларның берсе генә бу. Рәхмәт сиңа, әнием!

 

Зилә Дәрҗеманова, баш мөхәррир урынбасары:

Минем әнием бу дөньяда иң батыр һәм иң киң йөрәкле кешеләрнең берсе. Бу аның холкына гына карата түгел, ә аның һөнәре белән бәйле. Әнием ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры. Үз тормышында ул дистәләгән кеше гомерен коткарып, йөзләгән кешегә ярдәм иткән. Гомумән, мин аның эшен дөньядагы иң авыр эшләрнең берсе, дип саныйм. Ә гаиләбезгә килгәндә, әни без ялларга кайткан саен, нинди генә график булуына карамастан, эш сменаларын алдыра һәм яллардагы вакытын тулаем безнең белән генә үткәрә.

Алинә Закир, SMM-белгеч:

Әни белән истәлекләр күп ул. Минем әнием 34 яшендә машина йөртергә өйрәнде. Җитмәсә машина йөртү таныклыгын алу өчен имтиханнарын тапшырып йөргән вакытта ул энем белән 7-8 ай йөкле иде. Шул ук вакытта мин башка мәктәпкә дә күчтем бит әле.  Бер елда шуның кадәр ыгы-зыгыда ничек бирешмәгән икән, әле дә исем китә.

Алсу Касыймова, корреспондент:

Мин балалар бакчасына йөргән вакытта, Яңа елда мине Кар Кызы итеп куйдылар. Әни төне буе миңа шуның өчен кием теккән иде. Әле дә хәтерлим, кырыйларына дождиклар куеп, брошкалар белән матур итеп ясап бирде. Шулай ук һәр бәйрәм саен каты чәй һәм газета белән көдрәләр ясый иде. Үскәч тә төн йокыларын йокламый, «Кызым иң матуры булсын», дип тырышкан әниемә мин мең рәхмәтле! Әле мәктәпкә беренче сыйныфка кергәч тә, әнием караңгы кышкы иртәләрдә мине озата бара иде. Мәктәпкә якынлашканда: «Әни, башкалар күрсәләр, көлерләр. Кайтсаң да була инде», – дип гел әйтә идем. Әмма һәрвакыт аның күз карашы минем юлымны яктыртып, җил-давыллардан саклап барды.

Эльвина Йосыпова, фотограф:

Мин бию дәресләренә йөргәндә, әнием миңа костюмнарны үзе текте. Бервакыт мөһим конкурс алдыннан ул әзер түгел иде. Хәтерлим, әни төннәрен шул костюмымны текте, ялтыравыклар ябыштырды, һәм мин үзем дә аңа булыштым. Бу хезмәте өчен мин аңа чиксез рәхмәтле. Конкурс көнендә костюм әзер иде, һәм мин әни теккән костюмымны киеп, сәхнәдә балкыдым.

Диләрә Шәймәрданова:

Әнием бөтен нәрсәне дә минут эчендә эзләп таба белә. «Әни, теге әйбер кайда?» – диюгә, өч секундтан соң кирәкле әйбер аның кулына эләгә, гүя ул аны тылсымлы таякчык ярдәмендә барлыкка китерә. Шушы тылсымлы мизгелләр мәңге күңелемдә сакланыр.

Зәринә Муллахмәтова:

Миңа ике яшь булгандыр, кечкенәдән үк Интернет белән кызыксына торган бала идем, ә ул вакытта әни мине видеога төшерергә ярата иде. Бер көнне, әни минем әтидән Интернет сорап утырган чагымны уйнап кына видеога төшереп, аны социаль челтәрләренә урнаштырган. Киләчәктә аны шундый популяр видео булыр, дип уйламагандыр да ул, ләкин әлеге видеоязма һаман да социаль челтәрләрдә күренеп ала. Шулай итеп әнием мине үзе  дә сизмәстән популяр итте.

Зәйнәп Хөснуллина:

Әнине бер сүз белән тасвирласам – комбо дияр идем! Юк, «Вкусно и точка» комбосы түгел, ә иң яхшы, иң якты сыйфатлар комбосы! Ул табиб да, психолог та, иң тәмле пешерүче дә, иң яхшы әни дә! Бер кеше шул кадәр универсаль була аламыни? Була ала икән, һәм әниләр моңа үрнәк.

Лилия Закирова:

Әни-көн дә батырлыклар кыла торган дөньядагы иң якын кешем! Әниемнең батырлыгы белән бернәрсәне дә чагыштырып булмый. Мин иң яхшысын ала алсын өчен ул үз көчен һәм вакытын жәлләми. Минем шатлыктан балкыган күзләремне күрер өчен, мин иң матуры булсын өчен, hәрвакыт үзенең иң матур күлмәкләрен бирә.

Алинә Вәлиева:

Мин укый торган гимназия безнең өйдән шактый еракта урнашкан иде. Шуңа күрә мин мәктәп автобусы белән йөрдем. Шулай бер тапкыр мәктәптән кайтканда февраль аенда, автобуска кереп утыргач, мин кул сәгатем юк икәнен сиздем. Өйгә кайту белән әнигә ничек әйтергә, дип йөргәнче кич җитте. Әни бу хәлне ишетү белән: «Әйдә, карап кайтыйк», –  диде дә, җыенып чыгып киттек. Кар көртләрен зур-зур тракторлар этеп ята иде, әни белән аптырап тормадык багана уты астында, махсус приложение аша эзләү режимы кушып сәгатьне барыбер әзләп таптык. Әнием белән Берлинны алгандай кайтып киттек. Бу вакыйгадан соң мин үземә шундый нәтиҗә ясадым, теләк булса, бар да була, тормышта да үҗәт булырга кирәк.

Алинә Хашимова:

Дөньяда әнидән дә кадерлерәк кеше юктыр! Алар безнең өчен бик күп нәрсәгә әзер. Мин кечкенә вакытта коймаклар ярата идем. Әни эштән арып кайта иде, әмма мин: «Әни, коймак пешер әле», – дисәм, ул минем өчен коймаклар пешерергә тотына иде. Бу коймаклар дөньяда иң тәмлесе була, чөнки алар әни пешергән. Әниемнең мондый адымы – ул безне никадәр яратуын күрсәтә.

Алимә Валеева:

Минем өчен Әни – зур герой! Ул бөтен нәрсәне булдыра ала. Теләсә нинди мәсьәләне җиңел хәл итә, ә иң мөһиме, безгә сиздерми дә. Әни биеклектән курка, ләкин безне шатландырыр өчен һәрвакыт куркуына каршы бара: мәсәлән, безнең белән фуникулерда йөри. Бик нык куркудан безне каты-каты тотып, калтырап үтә юлларны. Әни судан курка, ләкин без су күңел ачуларын – вейкбордны да, җилкәнлене һәм сапбордны да сынап карадык. Әни хайваннарны яратмый, ләкин без зоопарк, циркларга йөрибез. Әнием «сладкоежка» һәм кондитер. Үзе аеруча чизкейк, мусс тортларын гына ярата. Без камырлы тортлар яратканга күрә, медовик, кырмыска, кара принц, бисквит тортлары пешерә.

Зилә Салаватова:

Балалар бакчасында мин беренче тапкыр чыгыш ясадым. Бик каты каушадым да, күзләремә яшьләр чыкты. Һәм фотога төшергә вакыт җитте, кәефем төшкән, камера алдына басырга куркам. Әнием мине кулымнан алды да, минем белән фотога төште! Һәм нәкъ бу фото – минем өчен әле дә иң кадерлеләрнең берсе.

Зилә Садыйкова:

Минем әнием һәр көнне барыбыздан да иртәрәк торып, ашарга пешерә. Ничек кенә авыр булса да, төне буе йокламаган булса да… Ә бәлки, аның да йоклыйсы киләдер. Әмма ул тора… Пешергән ризыкны ашап: «Хәерле иртә! Рәхмәт, әнием, тәмле булды!» – дип, мин мәктәпкә китәм…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев