Логотип Идель
Бу – тема!

ИННОПОЛИС БУЕНЧА СӘЯХӘТ ИТӘБЕЗМЕ?

Җир йөзендә шәһәрләр бик күп төрле. Кайсыдыр икътисад, мәдәният ягыннан зур үсеш алган булса, әлеге язмада без IT технологияләр ягыннан танылган Иннополис шәһәре турында сөйләшербез. Алай гына да түгел, аның кызыклы урыннары белән якыннанрак танышырбыз. Киттек!

Көзнең бер көнендә «Ялкын» журналы редакциясе белән киләчәк шәһәренә сәяхәт кылдык. Күптәнге хыялым чынга ашты! Мин Иннополис буенча йөрдем һәм яңарышлар белән күзгә-күз очраштым.

  1. Территориягә аяк басуга ук, без пилотсыз таксины күрдек. Шәһәрнең мәйданы артык зур булмаганлыктан, сез тиешле җирегезгә бик тиз барып җитә аласыз. Шунысы шәп – пилотсыз таксида бушлай йөрергә була. Тик бу бәхет һәркемгә дә татымый. Туристлар күп булганлыктан, ул һәрвакыт хәрәкәттә. Һәм аны тотып калу – ай-хай кыен!
  2. 7-11 сыйныф укучылары Иннополис лицеенда белем ала. Әлеге бина үзенең креативлыгы, заманчалыгы белән бүтәннәрдән аерылып тора. Уку, яшәү, ашау – бушка. Биредә бассейн, чүлмәк ясау остаханәсе (гончарная), спортзаллар һәм башка бик кызыклы урыннар бар. Миңа калса, иң заманча лицей нәкъ менә Иннополиста урнашкан!
  3. Иннополиста ике технопарк бар: А.С.Попов һәм Н.И.Лобачевский исемендәгеләр. Без исә беренчесенә сәяхәт кылдык. Технопаркта төрле компанияләрнең офислары урнашкан. Гомумән, биредә бик акыллы абый-апалар эшли. Миңа интерьеры бик ошады. Аны ясауда өч төрле табигый чимал кулланганнар: таш, агач һәм үлән. Айтишникларга махсус ял итү өчен эшләнгән урын да бар. Анда үзеңне пыяладан ясалган түгәрәк эчендә итеп хис итәсең. Саф һавада гениаль уйлар туа бит, килешәсезме?!
  4. Биредә урнашкан университет – Иннополисның «йөрәге». Нәкъ менә ул шәһәрдәге беренче төзелгән бина булып тора. Югары уку йортында бүгенгесе көндә 1000гә якын студент белем ала. Бирегә укырга керү бик кыен. Студентлар өчен барлык мөмкинлекләр дә каралган. Алар тору җирләрен 3 йолдызлы отель белән чагыштыралар. Шуңа күрә, дустым, яхшылап төпле белем ал да, Иннополиска кил!

Дустым, син дә бер вакыт табып, киләчәк шәһәренә экскурсиягә барып кайт. Үкенмәссең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев