Яңалыклар
-
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
2 август 18:00 сәгатьтә Мәскәү базарында «Тасма» подкастының киләсе ачык съемкалары узачак. Чыгарылыш кунаклары – татар мәдәнияте турындагы сәхифәләре белән танылган әтиле-кызлы Рәмис Латыйпов һәм Айгизә Латыйпова. -
«АКЧА ӘЛЕ КУЛГА КЕРМӘГӘН, Ә КАЯ КИТӘЧӘГЕ ИНДЕ БИЛГЕЛЕ»: ҮЗ ЭШЕН БАШЛАГАН ЗӘЛИНӘ ТАРИХЫ
Үз кулың белән матур әйберләр ясап, аларны танылган бренд дәрәҗәсенә күтәрү – авыр һәм озак хезмәт. Ничек күңелеңә яткан эшне акча китерә торган брендка әйләндерергә һәм башлангыч этапларда куркуны җиңәргә? Без бу сораулар белән «Шәфәкъ» брендын булдырган Зәлинәгә мөрәҗәгать иттек. Ул беренче адымнары, эшмәкәр булуның авырлыклары һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. -
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
Татарстанда мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм балалар коллективларында буллингны кисәтүгә юнәлдерелгән махсус план расланды. Программаның төп максаты – эзәрлекләү очракларын тизрәк ачыклау һәм агрессиягә дучар булган балаларга вакытында ярдәм күрсәтү. -
ТӘМЛЕ БӘЙРӘМ – ГАМБУРГЕР КӨНЕ
Гамбургерны кем генә яратмый икән? Сусыл котлет, йомшак күмәч, яшелчәләр һәм яраткан соус – алар барысы бергә кушылып, бик тәмле ризыкка әйләнә. Ә Гамбургер көне – бу яраткан ризыкны үзең әзерләп карау өчен менә дигән сәбәп! -
ДУСТЫМ АКЧАНЫ КИРЕ КАЙТАРМЫЙ
Аноним, 17 яшь: «Мин дустыма әҗәткә акча биреп торган идем. Ул кире кайтарам дип сүз бирде дә, онытты. Мин дә исенә төшерергә кыенсынам, ул бит минем дустым. Үземне уңайсыз хис итәм. Ничек үпкәләтмичә, араларны бозмыйча гына акчаны кире сорарга икән?» -
ГАЛИӘСГАР КАМАЛ «БАНКРОТ»
«Банкрот» – комсызлык, икейөзлелек һәм акчага табынуны фаш иткән сатирик комедия. Галиәсгар Камал әсәрендә Сираҗетдин Туктагаев һәм Гөлҗиһан образлары аша намусның байлыктан кыйммәтрәк булуы, ә ялганга корылган тормышның ахыр чиктә фаш ителүе күрсәтелә. -
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
Биләрдә «Сәләт» палаткалы лагереның мәйданчыгында «Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр форумының тантаналы ачылышы узды. Биш көн дәвамында 600гә якын чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап караячак. Форум Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән катнашучыларны, шулай ук Россия Федерациясенең 10нан артык субъектыннан делегацияләрне берләштерә. -
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
Сыйныфташларыңның бер өлеше документларын колледжга тапшыра, икенчеләре БДИга әзерләнә башлый. Ә син кайсы юлны сайларга белмисеңме? Колледж һәм 10 нчы сыйныфның плюсларын, минусларын тикшерәбез. -
ДУСЛЫКНЫҢ «КЫЗЫЛ ФЛАГ»ЛАРЫ: КАЙЧАН АРАНЫ ӨЗӘРГӘ ВАКЫТ?
Дустың белән һәр очрашудан соң кәефең төшә, гел гаепле булып каласың яки аның янында үзең булып кылана алмыйсыңмы? Бәлки, бу гади үпкәләшү генә түгелдер. Сәламәт булмаган дуслыкны ничек танырга һәм аннан ничек чыгарга икәнен тикшерәбез. -
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
Россия Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская гуманитар фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханына телдән җавап бирү өлешен кертү тәкъдимен хуплады. Бу хакта ул «Ведомости» басмасына биргән әңгәмәсендә белдерде. -
ЧӘЧӘКЛӘР БИЗНЕСЫ СЕРЛӘРЕ: ФЛОРИСТ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Флористика күпләргә аллы-гөлле, чәчәкле һөнәр булып тоела. Әмма һәр эшнең авырлыгы булган кебек, чәчәкләр белән уртак тел табу да искәрмә түгел. Әлеге язмада флористика «җене кагылган», бу өлкәдә бизнесы булган Гыйләҗиева Ләйсән белән сөйләштек һәм барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык. -
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
Татарстан укучылары, студентлары, яшьләр оешмалары активистлары һәм яшьләр бергәлекләре вәкилләре «Россия – ул...» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаша ала. -
ЧӘЧӘКЛӘР ОЗАГРАК ТОРСЫН ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Киселгән чәчәкләр тиз шиңмәсен өчен, аларны дөрес кисәргә, чиста суга утыртырга һәм көн саен карап торырга кирәк. Вазаны алдан яхшылап юыгыз, су эчендә калачак яфракларны алып ташлагыз. Күпчелек чәчәкләрнең сабагын үткен пычак белән кыеклап кисәләр. -
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Биләрдә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы - «Һөнәрләр Биләр Форум» тәмамланды. Форум Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерде.
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?