Яңалыклар
-
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
Россиядәге югары уку йортларында һәм колледжларда икътисад өчен аеруча кирәкле белгечлекләр буенча бюджет урыннары санын арттыру планлаштырыла. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. -
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинарына багышланган матбугат конференциясе узды. -
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Россия мәктәп музейлары хезмәткәрләре Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсына гаризаларын 29 апрельгә кадәр тапшыра ала. Конкурс Россия җәмгыяте «Знание» тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Жюри мәктәп укучыларын музей эшчәнлегенә җәлеп итү буенча иң нәтиҗәле тәҗрибәләрне билгеләячәк. Җиңүчеләргә экспозиция мәйданчыкларын яңарту өчен махсус җиһазлар тапшырылачак. -
ФАСТФУДНЫ ТЫЮГА КАРАТА ХАЛЫК НИНДИ ФИКЕРДӘ?
Социаль челтәрләрдә Россиядә уку йортлары янында фастфуд сатуны чикләргә һәм аны сатып алуны 21 яшькә кадәр тыярга дигән яңалык таралды. Гомумән, фастфуд – җәмгыятьтә күп бәхәсләр тудыра торган мәсьәләләрнең берсе. Бер яктан, мондый ризык – бик уңайлы, ашарга пешерәсе, артык көч һәм акча әрәм итәсе юк, ә икенче яктан, ул сиздермичә генә сәламәтлегебезгә зур зыян сала: организмга симерү, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты һәм башка хроник авырулар барлыкка китерә. -
БДИ + ФИЗИКА = ЛОГИКА
Физикадан имтихан биремнәрен чишкәндә логик фикерләүне җигәргә кирәк. Формулаларны ятлап, материалны теркәп бару гына җитми. Бу фәнне аңлап өйрәнү һәм үзеңнең җавапларыңны, кирәкле кыйммәтләр, саннар, законнарны логик бәйләнештә күрү мөһим. Әгәр һәр адымны төрле күзлектән тикшерсәгез, формулаларны чыгара белсәгез, хаталарның күбесен булдырмаска мөмкин. -
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Татарстан районнарында яшьләр лидерларына ихтыяҗ бар. Җирле җәмәгать оешмаларына актив, инициативалы кешеләр кирәк. Мондый лидерларны табу һәм әзерләү белән 17 еллык тарихы булган «Кадрлар резервы» проекты шөгыльләнә. Проект катнашучыларны укытып кына калмый, ә аларны белемнәрен куллана алачак реаль оешмалар белән дә бәйли. -
ЯЗГЫ АРЫГАНЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Көннәр озыная, кояш елмая, табигать уяна башлый. Ләкин шатлык урынына без еш кына хәлсезлек, йокы басу тоябыз. Таныш халәтме? Әгәр дә сез дә яз башында үзегезне шулай хис итсәгез, сез «язгы арыганлык» дигән физиологик күренеш белән очрашкансыз. -
ЯЗ КӨНЕ НИНДИ РИЗЫКЛАР АШАРГА?
Язның беренче аена бастык. Бу чорда салкын тиеп авыручылар саны аеруча арта. Кешеләрдә авитаминоз, хәлсезлек күзәтелә. Үзеңне яхшы хәл итәр өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә? Бу язмада яз көне ашалырга тәкъдим ителгән продуктлар хакында сөйләшербез! -
ЙОКЫ ОРГАНИЗМГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?
13 март – дөньякүләм йокы көне. Иң мөһим биологик ихтыяҗыбыз турында әлеге язмада сөйләштек. -
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Россиядә яшьләр өчен фастфуд продукциясен алу турында яңа тәкъдим яңгырады. Заманча сәясәт проблемаларын өйрәнү институты директоры Антон Орлов югары уку йортлары янында гамбургер, хот-дог һәм башка шундый тиз әзерләнә торган ризыклар сатуны тыю, шулай ук аларны сатып алу өчен минималь яшьне 21 яшькә кадәр күтәрү тәкъдиме белән чыкты. -
«ВОИН» ҮЗӘГЕ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕҢМЕ?
Бүген Казан «Динамо» спорт үзәге базасында «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәгенең ТР филиалында журналистлар өчен пресс-тур узды. Бу чарадан без яшүсмерләр өчен ныклы белем, патриотик тәрбия бирә торган, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә торган җир шушы икән дип кайттык. Ниләр бар соң биредә? -
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
13 мартта 18:00 сәгатьтә Казанда Татарстан урамы, 7 йорт адресындагы ишегалдында «БиЮ» дискотекасы узачак. Чара программасына яшүсмерләрдән диджей-сетлар яздыру һәм төрле яшьтәге кунаклар өчен активлыклар керә. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
11 мартта Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы федераль грантлар һәм Росмолодежь форумнарында катнашу мөмкинлекләре турында туры эфир үткәрәчәк. Трансляция 15:00 сәгатьтә министрлыкның ВКонтактедагы рәсми битендә узачак. -
2026 ЕЛДА ВУЗГА КЕРҮЧЕЛӘРГӘ 7 МӨҺИМ КИҢӘШ
Кайбер абитуриентлар БДИ пробникларын хәтта сәүдә үзәкләренең фудкортларында язып карый. Максат – имтихан шартларына алдан ук ияләшү. Белгечләр фикеренчә, югары уку йортына керергә әзерләнгәндә стратегик уйлау, мәгълүматны алдан өйрәнү һәм альтернатив вариантларны карау бик мөһим. -
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ СЛЕНГЫНДА «ЗАВОЗ» СҮЗЕ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Иң элекке мәгънәсе белән «завоз» сүзе кибеткә товар китерүне аңлата. Ләкин бүгенге көндә яшьләр, бигрәк тә альфа буыны, бу сүзне башка мәгънәдә куллана башлады. Алар өчен «завоз» – бик көчле көлке тудырган шаяру.
Белми калма
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
-
7 июля 2026 - 08:58
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР