Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ

Татарстанда мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм балалар коллективларында буллингны кисәтүгә юнәлдерелгән махсус план расланды. Программаның төп максаты эзәрлекләү очракларын тизрәк ачыклау һәм агрессиягә дучар булган балаларга вакытында ярдәм күрсәтү.

Белгечләр саны артачак

2030 елга буллинг очракларын ачыкларга һәм конфликтта катнашучыларга ярдәм итәргә өйрәтелгән укытучылар һәм белгечләр санын 850дән 950 кешегә кадәр арттыру планлаштырыла.

Мәктәпләрдә татулаштыру хезмәтләре киңрәк кулланылачак

Сүз балалар, ата-аналар һәм укытучылар арасындагы конфликтларны тыныч юл белән хәл итәргә ярдәм итүче махсус очрашулар турында бара. Мондый алымнарны кулланган мәктәпләр һәм социаль учреждениеләр өлешен 15 проценттан 35 процентка кадәр арттырырга ниятлиләр.

Кибербуллинг очракларын күзәтү көчәйтеләчәк

«Навигатор» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны күзәтеп барачак. Бу эзәрлекләү очракларын һәм куркыныч эчтәлекне вакытында ачыклау өчен кирәк. Ел саен 155 меңгә кадәр материалны табып, аларны блоклау планлаштырыла.

Профилактик чаралар күбәячәк

Киләсе биш ел эчендә укучылар, әти-әниләр һәм педагоглар өчен кимендә 350 мең очрашу һәм консультация үткәрү күздә тотыла. Шулай ук балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә җәлеп итү дәрәҗәсен 2026 елдагы 80 проценттан 2030 елга 84 процентка кадәр җиткерергә планлаштыралар.

Программа балаларга карата эзәрлекләү очракларын иртәрәк ачыкларга, конфликтларны тыныч юл белән хәл итәргә һәм зыян күргән укучыларга кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев