Яңалыклар
-
ЯЗГЫ КАНИКУЛЛАРГА ЧЕК-ЛИСТ
Ниһаять, зарыгып көтеп алган язгы каникуллар башлана. Бу берничә көнне ничек продуктив һәм кызыклы уздырырга? «Ялкын»лылар сезгә чек-лист тәкъдим итә. -
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!» СӘХНӘСЕНДӘ ЧЫГЫШ ЯСАРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ!
26 апрель көнне узачак «Мин татарча сөйләшәм!» фестиваленең сәхнәсендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирүче яңа бәйге игълан ителде. Әгәр сез татарча җырлар иҗат итәсез һәм үзегезнең талантларыгызны күрсәтергә телисез икән, бу шанс сезнең өчен! -
««АҖАГАН 2.0» УЕНЫ МИНЕМ ӨЧЕН...
«Аҗаган 2.0» – катнашучылар өчен үзләрен төрле рольләрдә сынап карау, яңа кешеләр белән танышу һәм көчле хис-кичерешләр аша узу мөмкинлеге бирә торган яңача хәрби-спорт уены. Бу язмада без «Аҗаган 2.0» катнашучылары белән сөйләштек: алар башкарган рольләре, уен барышында кичергән хисләре һәм «Аҗаган»ның алар өчен нәрсә аңлатуы турында үз фикерләре белән уртаклашты. -
ЯҢА БУЫН «КАЛЕБ» ҖЫЕНЫНА ЧАКЫРУ
Яңа сүз, яңа көй, яңа тавыш – болар барысы да татар мәдәниятенең үсешенә зур өлеш кертә. Камал театрының универсаль залында 31 март көнне үтәргә тиешле «Калеб» яңа буын җыены – иҗатчы яшьләрне берләштерү, таныштыру һәм яңгырату максатын куя. -
КӘЕФЕҢНЕ КҮТӘРЕРГӘ ӨЙРӘН!
24 март – Халыкара депрессиягә каршы көрәш көне. Бу көн кешеләргә психик сәламәтлекнең мөһимлеген искә төшерә. Кайчак көннәр бертөрле, эш бик күп булганда кәеф төшүе – табигый хәл. Үз-үзеңә ярдәм итү өчен гел кыйммәтле дарулар яки махсус белгечләр кирәк түгел. Кәеф күтәрү ул – үз кулыбыздагы сәнгать. -
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА СӘЛАМӘТЛЕК КАРТАСЫН КЕРТҮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Россия Дәүләт Думасы депутатлары яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнүгә акча бирә торган «Сәламәт буын» картасын кертү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. -
БДИ + ИНФОРМАТИКА = АЛГОРИТМ
Информатика буенча БДИда иң мөһиме – фикерләү тәртибе, ягъни алгоритм төзи белү. Күп биремнәрдә дөрес җавапка очраклы рәвештә түгел, ә адымлап уйлап барып кына килеп була. Бер хата бөтен чылбырны боза, шуңа күрә эзлеклелек саклау аеруча әһәмиятле. Программалау да, мәгълүматлар белән эшләү дә төгәл структура таләп итә. -
ШИГЫРЬ ЯЗА БАШЛАУЧЫЛАРГА ЧЕК-ЛИСТ
Шигырь язу өчен «дөрес формула» юк. Кайчак ул кинәт кенә килгән уйдан башлана, кайчак – бер образдан, хәтта бер сүздән. Әмма яза башлаучыларга ярдәм итә торган гади кагыйдәләр һәм алымнар бар. Әгәр син шигърият белән танышып кына киләсең икән, бу киңәшләр юл башында яхшы терәк булырга мөмкин. -
МИНЕМ КҮКРӘКЛӘРЕМ КЕЧКЕНӘ
Аноним, 14 яшь: «Бу тема турында сөйләшү миңа авыр бирелә, әмма әйтми дә булдыра алмыйм. Сыйныфташ кызларның күкрәкләре инде сизелерлек, ә минекеләр һаман кечкенә. Мәктәптә миннән гел көләләр, бигрәк тә малайлар. Үземне ничек бар, шулай кабул итү авыр була башлады. Миннән генә тормый бит, нишләргә соң?» -
НӘҮРҮЗ ТУРЫНДА 5 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
21 март көнне Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Ул – төрки һәм фарсы халыкларында билгеле борынгы язгы бәйрәм. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә. Аның турында түбәндәге кызыклы фактларны әйтергә була: -
ХАЙВАННАРНЫ ВЕТЕРИНАР ДОКУМЕНТЛАРСЫЗ КЕРТҮ, САТЫП АЛУ – КУРКЫНЫЧ
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе хайваннарны ветеринария озату документларыннан башка сатып алу куркынычы турында кисәтә. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән башлап 1-4 класс укучылары өчен «Минем гаиләм» исемле өстәмә дәрес курсы укытыла башлаячак, дип яза РИА Новости. Бу хәбәрне курсның авторы Татьяна Поликарпова җиткергән. -
КАЙСЫ ОЧРАКЛАРДА ВУЗГА КЕРҮДӘ ӨСТӘМӘ БАЛЛАР БИРЕЛӘ?
Соңгы елларда Россиядә югары уку йортларына кабул итү системасы зур үзгәрешләр кичерде. Шуларның берсе – ул бюджетка кабул ителүдә өстәмә баллар алу мөмкинлеге, кайчак ул кабул итүдә хәлиткеч роль дә уйный ала. Әлеге мәкаләдә без абитуриентларга кайсы уңышлар һәм казанышлар өстәмә баллар алырга ярдәм итүе турында сөйләшербез. -
ДИНӘ ХӨСНЕТДИНОВА: БОЗГА ИЛТКӘН ЮЛ
Фигуралы шууда берничә ел рәттән татар кызлары бозны үзенең нәфислеге белән җәлеп итә. Башта бөтен Татарстан Алинә Заһитова, аннан соң Камилә Вәлиева, ә хәзер инде Россиянең Гран-при этабы җиңүчесе Динә Хөснетдинова өчен яратып җан ата. Динә күп кенә турнирларда урын яулаган, зур өметләр баглаган фигуралы шуучы. -
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
Россиядәге югары уку йортларында һәм колледжларда икътисад өчен аеруча кирәкле белгечлекләр буенча бюджет урыннары санын арттыру планлаштырыла. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
Белми калма
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
-
7 июля 2026 - 08:58
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР