Логотип Идель
Бу – тема!

«АКЧА ӘЛЕ КУЛГА КЕРМӘГӘН, Ә КАЯ КИТӘЧӘГЕ ИНДЕ БИЛГЕЛЕ»: ҮЗ ЭШЕН БАШЛАГАН ЗӘЛИНӘ ТАРИХЫ

Үз кулың белән матур әйберләр ясап, аларны танылган бренд дәрәҗәсенә күтәрү – авыр һәм озак хезмәт. Ничек күңелеңә яткан эшне акча китерә торган брендка әйләндерергә һәм башлангыч этапларда куркуны җиңәргә? Без бу сораулар белән «Шәфәкъ» брендын булдырган Зәлинәгә мөрәҗәгать иттек. Ул беренче адымнары, эшмәкәр булуның авырлыклары һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Тулы исеме: Мөхәммәтова Зәлинә Илфат кызы

Туган елы: 12.10.2009

Укыган урыны: Саба районы Ә. А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе

– Зәлинә, син – яшүсмер чакта үз брендыңны булдыручыларның берсе. Мондый эшчәнлекне башлап җибәрергә сине нәрсә этәрде? Гомумән, башлангыч этаплар турында сөйләп кит әле.

– 2022 елның башында класс белән экскурсия вакытында мин аягымны сындырдым. Сөяккә тимер аппарат куйдылар, шуңа 4 ай буе өйдә торырга туры килде. Шул вакытта инде мин пледлар, уенчыклар бәйли башладым. Мин эшләп тордым, әти җеп ташып торды. Таныш-белешләр әз-әзләп заказлар ясады. Дөресен генә әйткәндә, минем гел нәрсәдер сатасым килә иде, үземдә эшмәкәрлек рухы сизә идем. Һәм инде 2025 елның май айларында мин беренче букчамны бәйләдем.

– Беренче заказ килгәч, нинди хисләр кичердең? Нинди сумка иде ул?

Узган җәйдән бирле минем сумкаларым «Муллин өе» музеенда тора. Иң беренче булып анда аксыл көрән төстәге, алдында милли бизәкле чылбыр булган сумка куелды. Аны сатып алуларын белгәч, шатлыгымнан сикергәнемне хәтерлим. 

Кул эше брендын алып баруның нинди авыр яклары бар? Әйтик, конкуренция, күп вакыт кирәк булу, клиентлар табу... Бу эштә сиңа кем дә булса ярдәм итәме?

– Иң авыры – клиентлар табу. Хәзер милли брендлар күп бит. Кешене берәр фишкаң, үзенчәлегең белән җәлеп итәргә кирәк. Иң зур ярдәмчем – апаем. Үзем Казанда тормагач, күп кенә эш аңа төшә. Ул – минем фотограф, курьер һәм илһамчым.

Ә синең брендыңның үзенә генә хас стиле яки «фишкасы» бармы?

Дөресен әйтергә кирәк: үземнекенә охшаган букчаларны минем бер брендта гына күргәнем бар. Хәзер модада «дофамин»лы, ягъни чуар төсләрдән, элементлардан торган әйберләр бит. Миндә дә андый эшләнмәләр бар, кешеләр аларны бик яратып ала.

– Син үз брендыңны ничек танытасың? Социаль челтәрләр, танышлар, ярминкәләр ярдәм итәме? Бәлки, башка ысулы бардыр?

Хәзер социаль челтәрләр тормышыбызны биләп алды, барыбыз да телефонда. Уңышның яртысы да шунда. Кеше күрә + аңа ошый = яңа клиент. Шулай ук әнинең социаль челтәрләрдәге статуслары да әйбәт эшли. Танышлардан да заказлар бар. Ләкин аларга күбрәк уенчык, плед кирәк. «Зәлинә, оныгыма/сеңлемә/балама бәйләп бир әле», – дигән үтенечне мин шактый ишетәм.

– Туганнарың, дусларың бу эшне башлап җибәрүеңә ничек карады?

Минем өчен беренче урында гаилә тора. Алар авыр чакта бирешмәскә булышалар, гел ярдәм кулы сузалар. Әлбәттә, уңай карадылар, заказ саен горурланып, «булдырасың» дип торалар. Әйткәнемчә, төп курьерларым да – алар.

– Эшләреңә карата тискәре фикер ишетүдән куркасыңмы, әллә моңа тыныч карыйсыңмы?

Һәр букчаны җиренә җиткереп, күңелемне биреп эшлим, шуңа борчылу бар инде ул. Үзем дә яшь булгач, андый сүзләрне ишетү әле минем өчен авыр дип уйлыйм. Ләкин, Аллаһка шөкер, әлегә тискәре фикер белән очрашкан юк.

– «Мин моны эшли алмыйм», «кулымнан килми» дип шикләнгән чакларың булдымы? Булса, андый вакытта ничек алга таба дәвам иттең?

Бәйләүгә килгәндә, мин – перфекционист. Шуңа күрә андый вакытлар булгалый. Кайвакыт инде бетте дигәндә генә сумканы сүтеп атарга да туры килә. Баштарак шул мизгелдә авыр иде, нәрсә дисәң дә озак эш бит, ә хәзер алай ук йөрәгемә якын алмыйм, бары матур нәтиҗә өчен тырышам.

– Синең эшең – бизнесның бер төре. Сумкалар бәйләү белән акча эшләп буламы?

Без, кызлар, матур әйберләр яратабыз. Кием, косметика, аксессуарлар – безнең өчен аерым дөнья. Шуңа күрә андый клиентлар булганда, акча да була инде ул. 

– Акча белән эш итү ягыннан нәрсәләргә өйрәндең? Табышны үзеңә калдырасыңмы, әллә гел материалларга, бренд үсешенә тотасыңмы?

Кулга акча керә икән, аны тизрәк материалларга тотам. Яңа җепләр карап, онлайн кибетләрдә шактый вакыт утыра алам. Бу – минем яраткан хоббиларымның берсе. Иң кызыгы: акча әле кулга кермәгән, ә кая китәчәге инде билгеле.

– Яшүсмер чакта акча эшли башлау кешене нәрсәгә өйрәтә дип уйлыйсың?

Миңа калса, яшүсмер вакыттагы эш киләчәккә берникадәр «фундамент» булып тора. Ул сине үстерә, ныгыта, зур тормышның ниндидер бер ягын күрсәтә. Әти-әни белән торганда рәхәт, башта күп әйберне аларның акчасына аласың, шунда инде финанс грамоталылыгына төшенә башлыйсың.

– Мәктәп, уку, ял һәм бренд белән шөгыльләнүне ничек бергә алып барасың? Вакытны планлаштыруда үз ысулың бармы?

Вакытны бүлә белү бик мөһим. Кызганычка, ел буе иң зур проблемам – вакыт җитмәү. Имтиханнар, олимпиадалар, өйдәге эшләр – барысына да өлгереп булмый. Мин кичен эшләргә яратам, төнлә белән бәйләп утырулар шактый булды. Шуңа күрә вакыт планлаштыру буенча киңәш әйтүем дөрес булмас.

– Үз эшен башларга теләүче, ләкин куркып торучы яшүсмерләргә нинди киңәш бирер идең?

– Курку ул – нормаль күренеш. Бу эш белән шактый шөгыльләнсәм дә, кайвакыт куркам. Иң мөһиме – кечкенә адымнар белән булса да башлап җибәрү. Башта идеаль булмаса да, тәҗрибә белән барысы да киләчәк.

Фотолар: Эльвина Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев