Логотип Идель
Белми калма

ТҮБӘН КАМАДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН МОБИЛЬ УЕННАР ТУРНИРЫ УЗАЧАК

14-15 августта Түбән Кама районының «Алдынгылар йорты»нда Мобиль Алдынгылар лигасы узачак. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 14-18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала.

Уенчылар бишәр кешелек командаларга бүленеп, Standoff 2 мобиль уенында көч сынашачак. Турнирда катнашу өчен 12 август сәгать 17:00гә кадәр теркәлергә кирәк.

Мобиль Алдынгылар лигасы – Татарстанда яшүсмерләр өчен оештырылган беренче мобиль уеннар лигасы. Биредә катнашучылар уен стратегиясе һәм тактика төзү осталыкларын күрсәтә, аралаша һәм яңа дуслар таба ала.

Турнир ике этапта узачак. 14 августта сайлап алу ярышлары үткәреләчәк. Алар нәтиҗәсендә сигез команда финалга чыгачак. 15 августта узачак гала-турнирда Түбән Кама лигасы җиңүчесе билгеләнәчәк. Җиңүче команда акчалата бүләк алачак.

Бер уен раунды 40–60 минут дәвам итәчәк. Командалар үзләре белән җанатар буларак дусларын һәм якыннарын да чакыра ала. Сайлап алу этабында махсус уен станцияләре эшләячәк.

Команда биш уенчыдан торырга тиеш. Уенчылары җитмәгән командалар өчен фикердәшләр табу чаты булдырылган.

Лига һәм киләсе турнирлар турында тулырак мәгълүматны Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләрендә белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев