МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
2 август 18:00 сәгатьтә Мәскәү базарында «Тасма» подкастының киләсе ачык съемкалары узачак. Чыгарылыш кунаклары – татар мәдәнияте турындагы сәхифәләре белән танылган әтиле-кызлы Рәмис Латыйпов һәм Айгизә Латыйпова.
Подкастның алып баручысы Алсу Мансурова белән татарча блог алып бару, аудитория эзләү һәм «татар тәрбиясе» турында сөйләшәчәкләр. Тамашачылар шулай ук подкаст вакытында кунакларга үз сорауларын бирә алачак.

«Тасма» – Алсу Мансурованың татарча DIY-подкасты. 2025 елның көзеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр проектның 7 чыгарылышы чыкты. Кунаклар арасында – татар музыкантлары Defne, Булат Шәйми (taraf төркеме), «Идель» журналы шеф-редакторы һәм журналист Динара Зиннәтова, актриса Ләйсән Фәйзуллина, «Идел» журналы шеф-редакторы һәм шагыйрә Гүзәл Закирова һәм табиб Зөлфәт Әхмәтов. Чыгарылышларда автор һәм аның кунаклары шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаша. Темалар арасында: экзистенциаль кризислар кичерү, гаилә һәм мөнәсәбәтләр, заманча мәдәният, медицинадагы стигмалар һәм буллинг. Барлык чыгарылышлар видео- һәм аудиоформатта махсус платформаларда урнаштырылган.
Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://tasma.timepad.ru/event/4113952/.
Мәскәү базарының урам өлешендә, Энергетиклар урамы яклап урнашкан беседкада очрашабыз.
Ачык яздырулар «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында уза. «Күрше. Мирас» — Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты гамәлгә ашыра торган «Күрше» фестиваленең бер өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
Нет комментариев