Логотип Идель
Бу – тема!

АВГУСТ АЕНА ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ

Җәйнең соңгы ае август та килеп җитте. Көннәр кыскара, төннәр салкыная, табигать акрынлап көзгә әзерләнә башлый. Сезгә август аена бәйле халык сынамышларын тәкъдим итәбез.

Август коры килсә, көз җылы һәм явым-төшемсез булыр.

Август җылы һәм дымлы булса, гөмбә уңар.

Августта томан еш төшсә, көз җылы, гөмбәле булыр.

Миләштә җиләк күп булса, көз яңгырлы, кыш салкын килер.

Имәндә чикләвек күп булса, уңыш мул булыр.

Августта агач яфраклары иртә саргайса, көз иртә килер.

Августта кырау төшсә, кыш иртә һәм салкын килер.

Август ахырында торналар җылы якка китсә, кыш иртә башланыр.

Үрмәкүч пәрәвезе озын һәм нечкә булса, әбиләр чуагы озакка сузылыр.

Августта яшенле, яңгырлар күп булса, көз озын һәм дымлы килер.

1 август яңгыр яуса, көзнең дә яңгырлы килүен көткәннәр. Көн коры булса, көз коры һәм җылы булыр дип санаганнар.

2 август һава торышы нинди булса, алдагы алты атна да шуңа охшаш булыр дигәннәр. Күк күкрәве көчле булса – көчле яңгырга, тонык булса – вак яңгырга.

3 август көне буе яшен булса, боз явуы мөмкин дип юраганнар.

4 август иртән чык күп төшсә, җитен уңышы начар булыр дип санаганнар. Тавыклар яңгырдан качмаса, һава тиздән ачылыр.

5 август кичендә томан төшсә, икенче көнне эссе булыр. Каурыйсыман болытлар күренсә, һава суытыр.

6 август яңгыр яуса, ашлыкны җыеп алу авыр булыр. Күке түбән очса, яңгыр көткәннәр.

7 август иртәсе салкын булса, кыш та суык килер.

8 август карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.

9 август кояшлы һава торса, көз коры һәм җылы килер. Болытлар түбән һәм тиз хәрәкәт итсә, көннәр суытыр.

10 август төнлә йолдызлар нык җемелдәп, иртән болытлар чыкса, көндез яшенле яңгыр булыр.

11 август иртән томан төшсә, арпа уңар. Солы яңадан яшелләнә башласа, көз яңгырлы килер.

12 август кичтән вак яңгыр башланса, ул озакка сузылыр.

13 август яңгыр алдыннан салават күпере күренсә, явым-төшем озак бармас. Төн җилсез булса, матур һава сакланыр.

14 август яшен булса, кыш карсыз килер дип юраганнар. Миләш җиләкләре кызарып өлгерсә, көз явымлы булыр.

15 август көненең һава торышына карап сентябрьне фаразлаганнар. Кичтән яңгыр яуса, иртән гөмбә эзләргә чыкканнар.

16 август өермәле җилләр булса, кыш буранлы килер. Тузанлы җил ашлык уңышының мул булуын белдергән.

17 август яңгыр яуса, көз дә юеш килер. Урман өстендә томан күренсә, гөмбә уңар.

18 август болытлар урман очларына тиеп торса, гөмбә күп булыр. Елга суы күбекләнсә, ике көн эчендә яңгыр явар.

19 август коры булса, көз дә коры килер. Яңгыр яуса, көз юеш, кыш салкын булыр дип санаганнар.

20 август кояш чыкканнан соң томан булмаса, аяз һава көткәннәр.

21 август бакалар каты кычкырса, яңгыр явар. Үләнгә кырау төшсә, киләсе ел уңышлы булыр дип юраганнар.

22 август морҗа төтене туры өскә күтәрелсә, көн аяз булыр.

23 август төш вакытында су өсте тыныч булса, көз дә тыныч килер. Суда дулкыннар күренсә, кыш салкын һәм буранлы булыр.

24 август кояш чыкканда яңгыр яуса, начар һава торышы берничә көнгә сузылыр. Су өстенә томан җәелсә, көн аяз һәм җылы булыр.

25 август иртән кырау төшсә, көзге игеннәр яхшы уңар. Көн яңгырлы булса, әбиләр чуагы кыска булыр.

26 август урманда гөмбә күп булса, кырда да ашлык мул булыр. Томан тиз таралса, җылы көннәр озак торыр.

27 август көчле җил иссә, сентябрь яңгырлы килер. Көн тыныч булса, көз коры һәм җылы булыр.

28 август һава аяз булса, көз җылы килер. Үрмәкүч пәрәвезе күп булса, кыш салкын булыр.

29 август чикләвек күп булса, киләсе елда арыш уңар. Карлыгачлар китеп бетсә, җәй тәмамланган дип санаганнар.

30 август иртән томан һәм чык төшсә, көн матур булыр. Кояш кызарып чыкса, җилле һава көткәннәр.

31 август болытлар түбән булса, начар һава килер. Йолдызлар кызгылт күренсә, икенче көнне җил һәм яңгыр көткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев