«АРУЛАРМЫ!»: «АЙБАГЫР» ЛАГЕРЕНЫҢ 15 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ
30 июль көнне Яшел Үзән районы «Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү базасында «Айбагыр» керәшеннәр лагереның 15 еллыгына багышланган матур бәйрәм булып узды.
Смена 23 июльдән 9 августка кадәр дәвам итә. Беренче тапкыр ул балаларны 2012 елда җыя. Шул көннән башлап ул керәшен халкы, дәвамчылары өчен мөһим роль уйный.
Биредә ял итүче балалар керәшен халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, теле белән таныша. Шулай ук быел остаханәләрнең күплеген һәм кызыклыгын да ассызыклап уздылар.
Бәйрәмгә килгән кунакларны тәмле сый, җыр-бию белән каршы алдылар. Истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Шулай ук юбилей уңаеннан, 15 төп миләш агачы утыртылды. Алга таба «Айбагыр» лагереның фотокүргәзмәсе белән таныштык.
Бәйрәмнең төп кунаклары – ТР төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Татарстан Республикасы Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча идарә җитәкчесе Данил Мостафин, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының гражданнар патриотлыгы бүлеге җитәкчесе Павел Таланов, Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасье, «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина.
Иван Михаил улы балаларны һәм оештыручыларны чын күңелдән юбилей белән котлады:
«15 ел элек безнең бу теләк кабул булырмы, балалар күңеленә хуш килерме икәнен белми идек. Өметләребезнең тулысынча акланганын вакыт күрсәтте. «Айбагыр» белән кызыксыну елдан-ел арта гына бара. «Айбагыр» лагерена очраклы рәвештә килмиләр. Бирегә үз тамырлары белән кызыксынучылар, ата-бабаларыбызның традицияләрен яратучылар, хөрмәт итүчеләр килә. Бу – безнең өчен бик кадерле», – диде ул.
Чара керәшен биюләре, җырлары матур чыгышлар белән үрелеп барды.
Фото: Алсу Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
31 июля 2026 - 13:06
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКЫТУЧЫЛАРГА ЯСАЛМА ФӘҺЕМ БУЕНЧА ТҮГӘРӘКЛӘР ҮТКӘРҮ ӨЧЕН ТҮЛӘЯЧӘКЛӘР
-
30 июля 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
Нет комментариев