МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Смоленск өлкәсенең энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Николай Борисов Россия мәктәпләрендә энергияне саклау темасына багышланган дәресләр үткәрергә тәкъдим иткән.
Министр фикеренчә, балаларга өйдә һәм мәктәптә суны, җылылыкны һәм электр энергиясен дөрес куллану күнекмәләрен кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Аның сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык һәм ресурсларны саклау темасы мәктәптә өйрәнелә торган башка мөһим мәсьәләләрдән ким түгел.
Бу тәкъдим энергияне саклауга багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә яңгыраган. Башлангычны Россия Дәүләт Думасына, Федерация Советына һәм хөкүмәткә юллау планлаштырыла. Белгечләр энергияне саклауны үстерү һәм халыкны ресурсларга сакчыл карарга кызыксындыру өчен федераль кануннарны да камилләштерергә кирәк дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев