ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКЫТУЧЫЛАРГА ЯСАЛМА ФӘҺЕМ БУЕНЧА ТҮГӘРӘКЛӘР ҮТКӘРҮ ӨЧЕН ТҮЛӘЯЧӘКЛӘР
Татарстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә ясалма интеллект буенча бушлай түгәрәкләр эшли башлаячак. Аларны алып баручы укытучыларга хезмәт хакына ай саен 25 мең сум өстәмә түләнәчәк.
Дәресләрне башлаганчы укытучыларга махсус сайлап алу һәм укыту курсы узарга кирәк. Барлыгы 700 укытучыны әзерләү планлаштырыла, ә гаризалар саны инде 658гә җиткән.
Проектның беренче этабында Татарстанның 10 мәктәбе һәм 35 көллияте катнашачак. Түгәрәкләрдә укучылар ясалма фәһемнең ничек эшләвен өйрәнәчәк, нейрочелтәрләр белән танышачак һәм, бәлки, үз проектларын да ясап караячак.
Моннан тыш, республикадагы 623 информатика укытучысын ясалма интеллект юнәлеше буенча яңадан укытырга планлаштыралар. Нейрочелтәрләрне контроль һәм өй эшләрен тикшерү өчен дә кулланырга җыеналар. Бу укытучыларга гадәти, күп вакыт ала торган эшләрне тизрәк башкарырга ярдәм итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев