30 ИЮЛЬ – ХАЛЫКАРА ДУСЛЫК КӨНЕ!
Бүген – Дуслык көне! «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын», – ди татар халык мәкале. Әлбәттә, йөз дус табу җиңел түгел. Әмма тормышыңда сине аңлаучы, ярдәм кулы сузучы берничә чын дустың булу – зур бәхет.
Күпләр дуслык очраклы рәвештә генә барлыкка килә дип уйлый. Чынлыкта исә ул кечкенә адымнардан башлана: елмаюдан, исәнләшүдән, уртак сөйләшүдән, бергәләп кызыклы эш башкарудан.
Әгәр син яңа мәктәпкә күчкәнсең яки үзеңне ялгыз хис итәсең икән, борчылма. Бу – күпләр кичерә торган халәт. Иң мөһиме – үзеңне кешеләрдән читләштермә.
Дуслар табарга ярдәм итә торган киңәшләр
Үзең бул. Кешеләргә ошар өчен үзгәрергә кирәкми. Ихласлык һәрвакыт ясалмалылыктан көчлерәк.
Беренче адым ясаудан курыкма. Кемнеңдер янына килеп: «Син дә футбол яратасыңмы?» яки «бу китап ошыймы?» дип сораудан курыкма.
Уртак кызыксынулар эзлә. Спорт секцияләре, иҗат түгәрәкләре, волонтерлык чаралары, мәктәп проектлары – яңа танышлар өчен иң яхшы урыннар.
Тыңлый бел. Кешеләр үзләрен игътибар белән тыңлаучыларны ярата. Сораулар бир, кызыксынуыңны күрсәт.
Ышанычны сакла. Дустыңның серен башкаларга сөйләмә. Ышаныч – дуслыкның нигезе.
Ярдәм ит. Авыр вакытта янәшә булу, кирәк чакта ярдәм кулы сузу – чын дуслык билгесе.
Ә нәрсә эшләргә ярамый?
– башкалардан көлү
– блган сөйләү;
– дустыңны үзеңз кирәк вакытта гына искә төшерү;
– көнләшү һәм гел тәнкыйтьләү;
– кешене үзгәртергә тырышу.
Үзеңне тикшер!
Түбәндәге сорауларга «әйе» яки «юк» дип җавап бир.
1. Яңа кешеләр белән танышырга курыкмыйм.
2. Кешеләрне игътибар белән тыңлый беләм.
3. Дусларымның серләрен саклыйм.
4. Кирәк булганда ярдәм итәм.
5. Башкаларның уңышына сөенә беләм.
4-5 «әйе» – син яхшы дус була беләсең!
2-3 «әйе» – дуслык күнекмәләрен тагын да үстерергә мөмкин.
0-1 «әйе» – кешеләр белән күбрәк аралашырга һәм үзеңдә ихласлык, сабырлык сыйфатларын ныгытырга тырыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 июля 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев