Логотип Идель
Бу – тема!

БИЗӘНЕРГӘ ЯРАТУЧЫЛАР, СЕЗ МОНДАМЫ?

Бүген, 29 июль, Халыкара иннек көне!Иннек (помада)матурлык дөньясындагы иң популяр косметика. Ул иреннәргә төс кенә биреп калмый, образны тулыландыра, кәефне күтәрә һәм үз-үзеңә ышанычны арттыра.

Кызыклы фактлар

  1. Иннекнең тарихы меңнәрчә елларга сузыла. Археологлар фикеренчә, кешеләр иреннәрен якынча 5 мең ел элек үк буйый башлаган.
  2. Борынгы Мисырда иннек социаль дәрәҗә билгесе булган. Аны хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да кулланган.
  3. Кызыл иннек – иң популяр төс. Ул классика булып санала һәм инде дистәләрчә еллар модада кала.

Киңәшләр

Гигиеник иннекне (гигиеническая помада) кечкенәдән үк, кайчак бер яшьтән яки аннан да иртәрәк кулланырга мөмкин. Бу «әни кебек бизәнү» өчен түгел, ә иреннәрне саклау өчен кирәк. Мондый иннек иреннәрне йомшарта, дымландыра, җилдән, кояштан һәм вак җәрәхәтләрдән саклый. Андый иннекләрдә, гадәттә, буягыч пигментлар бик аз була яки бөтенләй булмый.

Декоратив иннек (бизәнү өчен). Бу мәсьәләдә белгечләрнең фикерләре төрле булса да, күпчелек аны яшүсмер яшенә кадәр кулланмый торырга киңәш итә. Косметологлар һәм дерматологлар декоратив иннекне даими куллануны якынча 14-15 яшьтән генә башларга тәкъдим итә. Моның сәбәбе шунда: мондый косметика составында еш кына пигментлар, консервантлар була. Алар балаларның нечкә һәм сизгер тиресендә тимгелләр яки аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин.

Иннек сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә

– сыйфатлы һәм куркынычсыз косметика сайлагыз;

– срогы чыккан косметиканы кулланмагыз;

– иннек – шәхси әйбер. Аны башкалар белән уртаклашу киңәш ителми;

– көн ахырында косметиканы юып төшерергә онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев