ЧӘЧӘКЛӘР БИЗНЕСЫ СЕРЛӘРЕ: ФЛОРИСТ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Флористика күпләргә аллы-гөлле, чәчәкле һөнәр булып тоела. Әмма һәр эшнең авырлыгы булган кебек, чәчәкләр белән уртак тел табу да искәрмә түгел. Әлеге язмада флористика «җене кагылган», бу өлкәдә бизнесы булган Гыйләҗиева Ләйсән белән сөйләштек һәм барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык.

Флористикага килү тарихы
Башта кызыксыну бөтенләй юк иде. Бик күп еллар хисапчы булып эшләдем. 3 бала белән декретка чыккан вакытта «бүтән бу эшкә кайтмыйм» дип уйладым, «выгорание» булды. Үземне эзли башладым. Декрет ялында иптәш кызым кунакка килде, сөйләштек, серләштек. Ул үзенең чәчәкләр белән эшләвен әйтте. Шул төнне үк социаль челтәрләрдә чәчәк кибете исеменнән битемне ачтым. Ирем дә бик ярдәм итте. Флористика буенча курслар эзләргә керештем, ул вакытта алар бик аз иде. Мин көндез белем алдым, ягъни укыдым, ә кичләрен үземдә практика уза идем. Кечкенәдән иҗат кешесе булганга бу эш җиңел бирелде. Шулай итеп беренче чәчәк кибетемне ачтым.
«Выгорание»
Бу вакытта миңа гаиләм ярдәм итә. Аларның терәген, ярдәмен һәрвакыт сизәм. Төрле остаханәләр эзләп табып, шунда барам. Яңалык эзли башлыйм. Шулай ук коллективтагы мохит тә йогынты ясый.
Флорист булып эшләүнең минус яклары
Флорист хезмәте – бик зур эш. Стресска каршы торучанлык булырга тиеш, чөнки клиентлар арасында төрле кешеләр була. Көне буе шат күңел белән йөреп тә, берәү кереп, бөтен кәефеңне төшерергә мөмкин. Монда куллар белән эшлисең. Флорист сата да белергә тиеш. Чәчәкләрне чистарту, алып кайту, ташу да катлаулы. Кайбер очракларда дерматит, аллергия да булырга мөмкин. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә актив булырга кирәк.
«Чәчәкләр кешенең энергетикасын сизә»
Кешенең энергетикасы авыр булса, букет ясау авыррак. Бигрәк тә туйга әзерләгәндә яхшы сизелә. Бөтенләй эш бармаса, эшне читкә алып куям да, тирән сулыш алам һәм җыр астында җыя башлыйм. Чәчәкләр кешенең энергетикасын сизәләр. Кемдер «чәчәкләр озак торды», ә икенчеләре «икенче көнгә үк үлде», диләр. Ул бездән генә тормый. Әгәр кеше чын күңелдән бүләк иткән, сиңа карата яхшы мөнәсәбәттә булса, чәчәкләр аны да сизә.
«Кәләш букеты туй күлмәге кебек матур булырга тиеш»
Курсларда иң истә калган һәм кызыклы дәресләрнең берсе – туйга кәләш букеты җыю. Ни өчен алар бик кыйммәт? Беренчедән, һәрвакыт яңа кайткан чәчәкләрдән ясарга кирәк, витринадагы гөлчәчәкләр (розалар) белән генә булмаячак. Икенчедән, аларны бик тыгыз итеп җыярга кирәк. Астагы чәчәкләр гел чистартыла, чөнки безгә өстәгеләре генә кирәк. Яшеллек тә матур итә. Кәләш букеты туй күлмәге кебек матур булырга тиеш, чөнки фотоларны караган вакытта кешенең күзе күлмәккә һәм чәчәкләргә төшә. Иң арзан букет гипсофиллардан ясала. Ул бигрәк тә никах образына туры килә.
Иң чыдам чәчәкләр һәм аларны саклау серләре
Альстромерия, гвоздика, хризантема һәм орхидея – иң чыдамнары. Алар сатып алучыларны 3-4 атна сөендерә ала. Иң беренче чиратта вазага карата игътибарлы булырга кирәк. Ул һәрвакыт дизенфекцияләнгән булырга тиеш. Чөнки кешеләр еш кына чәчәкнең суын түгә дә, читкә алып куя. Эчтәге лайла кибә һәм су салганнан соң чәчәкләр белән реакциягә керә башлый. Мәсәлән, савытта гөлчәчәкләр бетә икән, без аларны белизна белән юабыз, чистартабыз. Химик порошоклар (кризаллар) артык зур роль уйнамый. Ул иң соңгы очракта гына кулланыла. Шулай ук чәчәкләр төрле күләмдәге суны үз итә. Диантус, хризантема, альстромериягә артык күп су кирәкми. Гөлчәчәкләр исә гел күп су яраталар. Сабаклары да гел чиста булырга тиеш. Күпләр алганнан соң букетны чишәргә ярата. Әгәр дә сезгә гөлчәчәкләр бирәләр икән, төргәкләреннән чыгарырга ашыкмагыз, чөнки биредә дымлылык сакланып кала һәм аларга биредә уңайрак.
Актуаль чәчәкләр
Гөлчәчәкләр һәм пионнар матурлыгы нәфислеге белән гел актуаль булып калалар. Хризантема һәм диантуслар озак торулары белән җәлеп итә. Язгы чәчәкләргә килгәндә – лаләләр. Кыш көне исә гөлчәчәк һәм хризантемаларга ихтыяҗ зур. Иң зур сайлау мөмкинлеге – яз һәм җәйдә. Гадәти булмаган чәчәкләрне сайлап калырга өлгерергә кирәк.
«Караңгы көннәрдәге витамин»
Дофамин букетлары – караңгы көннәрдәге витамин сыман. Аларны күргәч, кешенең кәефе күтәрелә, чөнки биредә иң ачык төсләр бер урынга тупланыла. Шулай ук миңа хәзер җиңел букетлар ошый. Аларны тасма белән генә бәйләп куялар. Төрле озынлыктагы чәчәкләр гөлләмәсе дә бик матур. Ләкин трендларны бөтен кеше дә аңлап бетерми. Шуңа күрә барлык кешенең ихтыяҗларын да күз алдында тотарга кирәк.
Чәчәкләрне буяу
Мин клиентларның теләкләрнең исәпкә алып эшлим. Кирәк кешегә, әлбәттә, шундыйны ясыйбыз. Хәзер бит ачык, якты матур табигый чәчәкләр болай да күп. Алардан бик матур композицияләр җыярга мөмкин. Ул чәчәкләрнең озак торуына да йогынты ясый. Шул ук 4 атна торган хризантемалар 2 генә атна торырга мөмкиннәр. Краска ул – химия.
«Чагыштыру барлыкка килә һәм үзенчәлек югала»
Миндә конкуренция дигән әйбер юк. Мин, киресенчә, клиентларга башкаларны тәкъдим дә итәм. Товарлар белән тәэмин итеп торучылар белән дә шулай ук. Әмма үзем өчен шундый кагыйдә булдырдым: конкурентларның социаль челтәрләрен карамыйм, чөнки башкаларны күзәткән вакытта чагыштыру барлыкка килә һәм үзенчәлек югала.
Чәчәк кибете ачарга теләүчеләргә киңәшләр
Биредә конкуренция бик зур. Сабырлык һәм стресска каршы торучанлык кирәк. «Рисклар» бик күп булу сәбәпле финанс як та аксамаска тиеш. Якыннарыгызның аңлавы да бик мөһим, чөнки бәйрәмнәрдә өйдә булмаячаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Нет комментариев