Лалә КӘРИМОВА автор яңалыклары
-
КАЗАНДА ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫЛАРЫ КАЙДА ҺӘМ КАЙЧАН АЧЫЛА?
Бу атнада Казанның төрле районнарында бәйрәм чаралары старт ала: шәһәр урамнары утлар белән бизәлә, ә парклар һәм скверларда Яңа ел чыршылары кабыначак. Яңа ел рухын тоярга теләүчеләр өчен даталар һәм локацияләрне тәкъдим итәбез. -
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛЫГЫ» ҖИҢҮЧЕСЕ ФИРҮЗӘ ИБРАҺИМОВА: «ЯУЛАГАН ҮРЛӘРНЕ КОЧАКЛАП УТЫРЫП, ТУКТАП КАЛМАСКА КИРӘК »
Бүгенге әңгәмә герое – күп әдәби, иҗади бәйгеләр җиңүчесе, күптән түгел генә «Иделем акчарлыгы»ның проза номинациясендә беренче урын яулаган милли җанлы Яңа Чишмә районы кызы Фирүзә Ибраһимова. Аның белән иҗат юлы, каләм тибрәтү кыйммәтләре турында сөйләштек. -
ТАРИХ БИТЛӘРЕ: КРОССВОРД
Сәлам, тарих яратучы укучыбыз! 2025 елның соңгы санында ел буена сузылган «Тарих битләре» рубрикасы тәмамланды. Без сезнең белән Бөек Болгардан башланып Казан ханлыгына кадәр үсеп җиткән татар халкы тарихын барладык. Хәзер инде үткәнне белеп, киләчәккә атлыйбыз. Ел буе туплаган тарихи белемнәрне тикшерергә кроссворд әзерләдек. Җавапларын чишә алгансың икән, димәк тарихи битләр эзсез узмаган. Җаваплары азакта. -
ОРЕНБУРГ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ АРТЕМ ӘХМӘДОВ: «АКТЁРЛАР ШАХТАДА ЭШЛӘГӘН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН БЕР»
Ел азагы елга нәтиҗәләр ясый торган вакыт. Шәхси үсешеңне күрсәң, димәк, син үзең белән горурлана аласың. Шундыйларның берсе – Оренбург егете Артём Әхмәдов. Белеме буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы булса да, бүген ул мәктәп түгел, ә сәхнә юлын таптый. Тормыш аны Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрына китерә, монда эшләр өчен ул татар телен өйрәнә. Әлеге язма Артем Әхмәдовның иҗат юлы турында булыр. -
ДЕКАБРЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Декабрь һәр йолдызлыкка үзенә генә хас энергия һәм мөмкинлекләр алып килә. Бу айда кемнедер яңа башлангычлар көтсә, икенчеләр өчен ул тынычлану һәм нәтиҗә ясау чоры булачак. Йолдызлар мәхәббәт, карьера һәм финанслар өлкәсендә үзгәрешләр вәгъдә итә: кайбер юнәлешләр ачыла, кайберләре исә яңадан карауны таләп итә. Әгәр сез алда торган айның нинди бүләкләр әзерләвен белергә теләсәгез, декабрь йолдызлыгы юл күрсәтер. -
ӘНИЕМ КЫЛГАН «БАТЫРЛЫК»!
Әни кеше – гаиләнең сакчысы, баласы өчен таулар күчерергә әзер булган көчле йөрәк иясе. Көндәлек тормыштагы сабырлыгы, мәхәббәте безне гомер буе саклап, илһамландырып тора. Әниләрнең «батырлык»лары – кечкенә генә гади көндәлек эшләрдә, баласы бәхетле булсын өчен тырышып яшәвендә. Һәр әни үз баласы өчен – герой. «Ялкын» журналы редакциясе һәм укучылары балачак хатирәләре, әниләренең мәхәббәте, алар өчен кылган изгелекләре белән бүлеште. -
ФАКТЧЕКИНГ: ФЕЙКЛАРНЫ НИЧЕК АЕРЫРГА?
Бүген, 26 ноябрь, дөньякүләм мәгълүмат көне билгеләп үтелә. Мәгълүматның төрлесе була, һәр күргән әйбергә ышанырга кирәкми. Без хәзер сезнең белән ничек фейкны дөрес яңалыклардан аерырга икәнен өйрәнербез. -
ТАРИХ БИТЛӘРЕ: СӨЕМБИКӘ
Сәлам, тарих сөюче дустыбыз! Бу санда без бердәнбер ханбикә – Сөембикә турында сөйләшербез. -
БӨТЕНДӨНЬЯ БАЛА КӨНЕ: БУ ДАТА ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ НӘРСӘНЕ ИСКӘРТӘ?
20 ноябрь дөньяның барлык илләрендә Бөтендөнья Бала көне билгеләп үтелә. Күпләр өчен мондый «халыкара даталар» ерак һәм тормышка бәйле түгел кебек тоела. Әмма бу көн әле үсеп килүче һәм зурлар дөньясына беренче адымнар ясаучы һәр бала турында. -
МОҢЫ БЕЛӘН ДӘВАЛЫЙ
Сәламәтлеге чикләнгән бала булса да, йөрәге киң, таланты чиксез аның. Ә моңлы тавышы күпләрне елатырга да сәләтле. Сүзем үзе кебек үк диагнозлы сеңлесе Камиләгә багышлап хәйрия концертлары куючы Казан кызы Гыйзәтуллина Зәмирә турында. -
КАҺВӘНЕ АЛЫШТЫРА АЛЫРЛЫК 5 ҖЫЛЫ ЭЧЕМЛЕК
Көз һәм кыш көннәрендә кул үзеннән-үзе каһвәгә сузыла: ул җылыта, көч бирә, кәефне күтәрә. Әмма кайчак йомшаграк, рәхәтрәк, кофеинсыз тәмле әйбер эчәсе килә. Һәр кешегә дә ярап бетми бит әле ул каһвә: зыяны да бар. Аны алыштыра алырлык, көзге вайбка туры килә торган 5 альтернатив эчемлек тәкъдим итәбез. -
КАЗАНДАГЫ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫ
Казанның төрле почмакларында яшүсмерләр өчен үзенчәлекле иҗат һәм үсеш мәйданчыклары эшли. Әлеге клублар – спорт, сәнгать һәм интеллект берләшкән урыннар. Монда һәркем үз талантына юл таба, үз-үзен һәрьяклап үстерергә һәм илһамланырга мөмкинлек ала. -
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
Бүген Казанда 6-15 яшьлек укучылар арасында «Туган батыр» призына икенче көрәш фестивале узды. Фестивальдә грэпплинг, грек-рим көрәше, ирекле көрәш төрләрендә ярышлар булды. -
НОЯБРЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Көзнең соңгы пычрак аена аяк бастың. Бу моңсу, караңгы көннәрдә безнең йолдызнамә сиңа өметләр бирсен, кәефенңе күтәрсен. Һәр көн ул – матур тормыш өчен яңа мөмкинлек. -
ТАТАРЛАРДА ХЭЛЛОУИН БУЛСА?
Бүген көзнең куркыныч бәйрәме Хеллоуин билгеләп үтелә. Татарлар аны бәйрәм итмәсә дә, һәр халыкның мифологик образлары, мистик серле легендалары бар. Әгәр татарларда да Хэллоуин булса, ул тылсымлы, моңлы һәм җылы бәйрәм булыр иде. Без аны «Җенле кич» дип атар идек.
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН