БӨТЕНДӨНЬЯ БАЛА КӨНЕ: БУ ДАТА ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ НӘРСӘНЕ ИСКӘРТӘ?
20 ноябрь дөньяның барлык илләрендә Бөтендөнья Бала көне билгеләп үтелә. Күпләр өчен мондый «халыкара даталар» ерак һәм тормышка бәйле түгел кебек тоела. Әмма бу көн әле үсеп килүче һәм зурлар дөньясына беренче адымнар ясаучы һәр бала турында.
1959 елда Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә. Бу документлар һәр бала һәм яшүсмернең иминлеккә, белемгә, медицина ярдәменә, ял итүгә, үз фикерен әйтүгә һәм яклауга хокукы барлыгын раслый. Ягъни алар һәркемнең тормышында үтәлергә тиешле шартларны билгели.
Ни өчен бу яшүсмерләргә дә кагыла?
Син инде кечкенә түгел, ләкин әле тулысынча зур кеше дә түгел – бу үзенчәлекле чор. Нәкъ тә менә яшүсмер елларында ирек, хөрмәт, шәхси чикләр һәм тигез мөмкинлекләр темалары аеруча кискен тоела. Бөтендөнья Бала көне ул – җәмгыятькә яшүсмерләрнең дә мөһим хокуклары барлыгын искә төшерү.
Һаман да актуаль булган проблемалар
Кайвакыт тирә-юнь тыныч күренсә дә, күп кенә яшүсмерләр каршылыклы мәсьәләләр белән очраша:
- мәктәптә буллинг һәм басым ясау;
- сөйләве авыр булган психологик кыенлыклар;
- тышкы кыяфәт яки кызыксынулар аркасында дискриминация;
- гаиләдә аңлау һәм ярдәм җитмәү;
- уку һәм нәтиҗәләр аркасында стресс.
Бу темалар еш кына җитди искә алынмый, ләкин алар бик реаль, һәм нәкъ менә бу көн алар турында әйтергә чакыра.
Хокуклар турында сөйләү ни өчен мөһим?
Үз хокукларыңны белү ул – синең шәхси киңлеккә, иминлеккә, үз фикереңә, яхшы шартларда укырга һәм авыр булганда ярдәм алырга хакың барлыгын аңлау дигән сүз. Бу «иркәләнү» түгел, бу нормаль, сәламәт тормыш нигезе.
Без нәрсә эшли алабыз?
Бөтендөнья Бала көнендә олылар гына түгел, яшүсмерләр дә бер-берсен яклый алуы турында искә төшерәбез:
- буллингта катнашмаска һәм башкаларны якларга;
- дусларга игътибарлырак булырга, бер генә сүз дә кайвакыт зур терәк була;
- башкаларның шәхси чикләрен хөрмәт итәргә;
- ярдәм сорарга оялмаска: бу көчсезлек түгел
Без – күп нәрсәне үзгәртә ала торган буын
Әйе, бу, бәлки, катырак та яңгырыйдыр, ләкин дөресе шул. Бүгенге яшүсмерләр иртәгәге дөньяны нинди булуын хәл итәчәк: гаделрәкме, иреклерәкме, кешелеклерәкме. Һәм барысы да кечкенә нәрсәләрдән башлана: хөрмәт, эмпатия, үзең булып калу һәм башкаларга ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев