ТАРИХ БИТЛӘРЕ: СӨЕМБИКӘ
Сәлам, тарих сөюче дустыбыз! Бу санда без бердәнбер ханбикә – Сөембикә турында сөйләшербез.
1549 елның мартында Сафагәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Аның берничә хатыны һәм дүрт улы була. Кырымда яшәгән улларын казанлылар кире кага. Ә рус хатыныннан туган улының тәхеткә утырырга хокукы булмый. Иң кече улы, бары ике яшь тулган Үтәмешгәрәйгә тукталалар. Аны Казанның яңа ханы итеп, ә әнисе Сөембикәне улы үскәнче тәхеттә хан урынына эшләп торучы итеп билгелиләр.
Сөембикә – ил белән идарә иткән беренче мөселман хатыны булган. Аның нәселе Идегәйгә барып тоташа. Сөембикәнең беренче ире Җангали үтерелгәч, аны Сафагәрәйгә кияүгә бирәләр. Алар 14 ел буе яратышып, татулыкта яшиләр. Сөембикә Сафагәрәйнең иң яраткан хатыны булган. Ул бик чибәр һәм акыллы булган. Татар риваятьләрендә һәм бәетләрендә аның гүзәллеге һәм кешелеклелеге чиксез мактала. Сөембикә исеме татар халкы тарихында азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшүче символы булып тора.
Иллюстратор: Гөльяр Шәемова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев