КАҺВӘНЕ АЛЫШТЫРА АЛЫРЛЫК 5 ҖЫЛЫ ЭЧЕМЛЕК
Көз һәм кыш көннәрендә кул үзеннән-үзе каһвәгә сузыла: ул җылыта, көч бирә, кәефне күтәрә. Әмма кайчак йомшаграк, рәхәтрәк, кофеинсыз тәмле әйбер эчәсе килә. Һәр кешегә дә ярап бетми бит әле ул каһвә: зыяны да бар. Аны алыштыра алырлык, көзге вайбка туры килә торган 5 альтернатив эчемлек тәкъдим итәбез.
1. Имбирьле бал-лимон чәе
Салкын тиюгә каршы классика. Имбирь кан йөрешен көчәйтә, тәнне җылыта; лимон С витамины бирә; ә бал эчемлекнең тәмен йомшарта һәм иммунитетны ныгыта.
Ничек әзерләргә:
- Имбирьне нечкә итеп тура.
- Өстенә кайнар су сал, 10 минут төнәтеп тор.
- Бал һәм бераз лимон өстә.
Киңәш: чәең тагын да энергияле булсын дисәң, аз гына кызыл борыч өстә.
2. Дарчин (корица) һәм тоз белән какао
Табигый какао – магний һәм «шатлык гормоны» серотонин чыганагы. Ә аңа аз гына тоз өстәү тәмне көчәйтә һәм эчемлекне баета.
Ничек әзерләргә:
- Сөтне җылыт.
- 1–2 чәй кашыгы какао, аз гына дарчин һәм тоз өстә.
- Болгатып җибәр, теләсәң, өстенә маршмеллоу яки каймак куй.
3. Матча-латте
Кайберәүләргә йомшак кына уятучы эчемлек кирәк: бу очракта японча матча чәе ярап куя. Анда кофеин азрак, ләкин L-теанин күбрәк, ул тынычландыра, шул ук вакытта игътибарны көчәйтә.
Ничек әзерләргә:
- 1 чәй кашыгы матчаны җылы су белән болгат.
- Өстенә җылытылган сөт һәм аз гына бал яисә сироп өстә.
- Венчик белән күперткәнче болгат.
4. «Алтын сөт» (куркума белән сөт)
Һиндстаннан килгән танылган эчемлек. Куркума ялкынсынуны, салкын тиюне киметә, кәефне күтәрә һәм салкын вакытта җылылык бирә.
Ничек әзерләргә:
- Сөтне җылыт, ½ чәй кашыгы куркума, аз гына бал һәм кара борыч өстә (кара борыч куркуманың файдасын арттыра).
- Теләсәң, имбирь, дарчин яки мускат чикләвеген дә кертеп була бу эчемлеккә.
5. Алмалы глинтвейн
Көзге кичләр өчен иң хуш исле һәм җылы эчемлекләрнең берсе. Өй буйлап алма һәм дарчин исе тарала – чын hygge атмосферасы.
Ничек әзерләргә:
- Алма согын кастрюльгә сал, дарчин таягы, гвоздика, апельсин телеме һәм бераз бал өстә.
- Җылыт, ләкин кайнатма.
- Кружкага салып, алма телеме белән бизә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев