МОҢЫ БЕЛӘН ДӘВАЛЫЙ
Сәламәтлеге чикләнгән бала булса да, йөрәге киң, таланты чиксез аның. Ә моңлы тавышы күпләрне елатырга да сәләтле. Сүзем үзе кебек үк диагнозлы сеңлесе Камиләгә багышлап хәйрия концертлары куючы Казан кызы Гыйзәтуллина Зәмирә турында.

15 ел элек Гыйзәтуллиннар гаиләсендә игезәк кызлар туа. Кызганыч, күпмедер вакыттан аларга ДЦП диагнозы куела. Әти-әниләре элекке һөнәрләрен калдырып, икесе дә медицина белеме алып, Камилә белән Зәмирә кебек балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшли башлыйлар. Зәмирә аякка басып китә, ә менә Камиләнең авыруы паллиатив статуста – ул йөри дә, сөйләшә дә алмый. Дәвалану юлында Камиләнең төп таянычы булган Зәмирәнең җыр-моңга сәләте, искиткеч ишетү хәтере барлыгы ачыклана.
Дания Гыйзәтуллина, әнисе:
– 1 нче сыйныфта укыганда бер түләүле бәйгегә катнашырга бардык. Зәмирәне кертмәделәр. «Мондый балага монда урын юк», – диделәр. Бик нык күңелгә диде. Елый-елый бер танышыбызга шалтыраттым, ул тиешле кешеләр белән элемтәгә чыкты, оештыручылар белән сөйләштеләр. Безне яңадан катнашырга чакырдылар, минем инде барасым килми иде. Ә Зәмирә: «Юк, катнашам!» – дип үзенекендә торды. Зәмирәнең бары тик җырлыйсы гына килә иде. Ул кайда нинди сәхнә күрә, шунда чыга да үзе өчен рәхәтләнеп җырлый иде. Урамдагы уен мәйданчыкларындагы сәхнәләрдән дә төшмәде. Бу бәйгедә ул тамашачы мәхәббәте бүләген алды, аның өчен интернетта бер ялгансыз 996 кеше тавыш биргән иде.
Моннан соң мин Зәмирәне төрле конкурсларга йөртә башладым, баланың сәләтен үстерәсем килде. Безгә инвалидлыгы булган балалар белән эшли торган музыкаль мәктәп барлыгы турында әйттеләр. Шунда кердек. Анда тыңлап, тикшереп карап кабул итәләр. Зәмирәне арты белән бордылар да, төрле ноталар уйный башладылар, һәм ул барысын да белеп барды. Мин, чынлап, кечкенә баланың боларны каян өйрәнгәнен белмим. Бәлки, күктән бирелгәндер. Аның ишетү хәтере феноменаль. Теләсә кайсы җырның өченче куплет, икенче юлын әйтеп бирә ала – бер-ике тыңлауда барысын да истә калдыра. Хәтта укытучылар пианинода ялгыш басып җибәрсәләр дә, ул аны ишетеп төзәтеп куя. Бу бәлки күз күреме начар булганга да бәйледер.

– Зәмирә, ничек җырлый башлаганыңны хәтерлисеңме?
– 7 яшьтә музыкаль мәктәпкә кердем. Кечкенәдән йөрәгем белән җырлыйм. Башта рус телендә генә җырладым. Тора-бара үзем татар телен, татар җырларын өйрәнә башладым. Өйдә татарча сөйләшмәсәк тә, мине туган телем үзенә тартты. Укыган гимназиямдә татар теле укытучысы белән бик якынбыз, ул телгә карата мәхәббәт уяткандыр. Күзләрем начар күрсә дә, татарча китаплар укырга яратам. Музыкаль мәктәбне тәмамладым, инде ике ел Винера Әхәтовна кебек бөек укытучылар белән КАЗГИКта шөгыльләнәм.
– Бүгенге көндә берәр бәйгеләрдә катнашасыңмы?
– Әйе, «Абилимпикс» чемпионатында кайныйм. Бу – сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең төрле өлкәләрдә осталыгын күрсәтү бәйгесе. Мин мәктәп укучылары арасында вокал компетенциясендә. Быел бөтен турны да үттем, Түбән Новгородка барып Татарстанны тәкъдим иттем – 1 урын яуладым. Хәзер ноябрьдә Идел буе округы исеменнән чыгыш ясар өчен финалга Мәскәүгә барырга әзерләнәбез.
– Хәйрия концертың турында сөйлә әле. Бу идея кемнеке иде? Анда кемнәр катнашты?
– Хәйрия концертым быел июнь аенда булды. Идеясе – минеке. Бу чарадан җыелган акча игезәгем Камиләгә коляска алыр өчен иде. Без бик ныклап әзерләндек, костюмнар тектердек. Оештыруда мин укыган музыкаль мәктәп бик нык ярдәм итте. Бер концертта мин Дилә Нигъмәтуллинага «сезнең белән җырлыйсым килә», дигән идем. Ул минем концерт турында ишеткәч, иҗатташ дуслары белән катнашырга ризалык белдерде. Кайбер артистларга үзебез хәбәргә чыктык. Шулай итеп, мин La Primavera оркестры, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Гөлназ Асаева, Зәринә Асылкаева, Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннар, Ильмира Нәгыймова, Ильвина, Илназар һәм башка җырчылар белән бер сәхнәдә балкыдым. Сәламәтлеге чикләнгән баланың да шулай концерт куя алуын күрсәтәсем килә иде – хыялым чынга ашты. Икенче концерт гыйнвар аенда, безгә 16 яшь тулу хөрмәтенә булачак. Җыелган акчалар шулай ук Камиләне дәвалауга китәчәк. Концерт тулысынча тере музыкага корылачак. Әлеге чара безнең тарих, гаиләгә багышланачак, үзебез турында булачак.

– Камилә синең җырлавыңа ничек карый? Аның белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
– Камилә белән без бик якын. Мин аны карауда ярдәм итәм, бик яратам. Аңа татарча китаплар укыйм, ул мин җырлаганда тынычлана, елмая. Табиблар аны берни аңламый дисәләр дә, Камилә моңсу җырларда еларга мөмкин, күңелле көйләргә кулы белән бии башлый. Куркыныч әкиятләр укысам, бераз шүрләп кала. Сеңлем белән бездә менталь элемтә бар.
– Киләчәккә нинди хыял-максатларың бар? Иҗади юлыңны дәвам итәргә уйлыйсыңмы?
– Иң зур хыялым – сеңлемне сәламәтләндерү. Ә иҗатка килгәндә, продюсер табып, шушы өлкәдә үсәргә: җырлар яздырырга, клиплар төшерергә телим. «Хыял» дип аталган бер шәхси җырым бар инде. Ешрак концертлар куеп, популяр буласым һәм үземне дөньяга ишеттерәсем килә. Мәктәпне бетергәч, музыкаль училищега, аннан соң Казан дәүләт мәдәният институтына керергә исәп. Гел алга барырга кирәк – минем мисал «Теләк булса, бар да була», дигәнгә дәлил булып торсын. Мин үземә һәм яхшылыкка ышанам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев