КАЗАНДАГЫ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫ
Казанның төрле почмакларында яшүсмерләр өчен үзенчәлекле иҗат һәм үсеш мәйданчыклары эшли. Әлеге клублар – спорт, сәнгать һәм интеллект берләшкән урыннар. Монда һәркем үз талантына юл таба, үз-үзен һәрьяклап үстерергә һәм илһамланырга мөмкинлек ала.
«ЯРАТАМ» КЛУБЫ
Яшүсмерләрнең гармонияле үсеше өчен киңлек! Биредә иҗат, хәрәкәт һәм үз-үзеңне таныту, сәләтләреңне табарга өйрәнү бергә кушылган.
Ниләр белән шөгыльләнәләр:
- Сәхнә осталыгы, театр күнекмәләре
- Тән пластикасы һәм бию
- Ораторлык осталыгы
- Иҗади проектлар һәм арт-практикалар
Нәрсә бирә:
Ышаныч, матур сөйләм, иҗади фикерләү һәм үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге.
Адресы: Короленко урамы, 11А
«САНДУГАЧ» КЛУБЫ
Биредә һәркем үзенең тавышын, ритмын һәм фантазиясен таба ала.
Ниләр бар:
- Вокал һәм музыка уен коралларын өйрәнү
- Бию һәм ритм дәресләре
- Театр һәм актерлык осталыгы
- Декоратив-гамәли иҗат
Нәрсә бирә:
Үз-үзеңә ышаныч, командада эшли белү, иҗади фикерләү һәм сәнгать аша үзеңне күрсәтү мөмкинлеге.
Адресы: Гагарина урамы, 77Б
«ВИТАМИН» КЛУБЫ
Бу клуб – физик активлык, иҗади эзләнү һәм интеллектуаль үсеш өчен шәп киңлек.
Ниләр белән шөгыльләнергә була:
- Спортив күнегүләр һәм бию
- Сәхнә чыгышлары, музыка
- Кул эшләре һәм сәнгать
- Интеллектуаль уеннар
Нәрсә бирә:
Сәламәт тән, көчле акыл һәм иҗади фикерләү.
Адресы: Гавриил Державин урамы, 3/3
«ВЕРТОЛЕТ» ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ
Монда спорт, иҗат һәм инновацияләр берләшә.
Ниләр бар:
- Бию, вокал, көрәш, спорт уеннары
- Остаханәләр һәм сәнгать студияләре
- Музыка, хореография, техник иҗат
- Киберспорт һәм сәламәтләндерү программалары
Нәрсә бирә:
Һөнәри җиһазлар белән иҗат итү, яңа күнекмәләр алу һәм үз мөмкинлекләреңне ачу!
Адрес: Кече Мәскәү урамы, 15
«ЮЛДАШ» КЛУБЫ
Физик көч, интеллект һәм иҗат – бер урында!
Ниләр белән шөгыльләнергә була:
- Скалодромда күнегүләр
- Көрәш һәм спорт дисциплиналары
- Вокал һәм робототехника
- Шахмат, инженерлык, сәнгать
Нәрсә бирә:
Көчле тән, аналитик акыл һәм иҗади фикерләүне берләштергән камиллек.
Адрес: Революция урамы, 29
«ЯШЬЛЕК» КЛУБЫ
Бу урын – хәрәкәт, музыка һәм кул иҗаты аша үз-үзеңне таныту мәйданы.
Ниләр бар:
- Бию һәм актерлык осталыгы
- Кул эшләре һәм дизайн
- Материаллар белән эшләү остаханәсе
- Вак моторика һәм пространствалы фикерләү
Нәрсә бирә:
Баланслы шәхес үсеше, иҗади ирек һәм үз юлыңны табу мөмкинлеге.
Адрес: Годовиков урамы, 16
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев