ТАТАРЛАРДА ХЭЛЛОУИН БУЛСА?
Бүген көзнең куркыныч бәйрәме Хеллоуин билгеләп үтелә. Татарлар аны бәйрәм итмәсә дә, һәр халыкның мифологик образлары, мистик серле легендалары бар. Әгәр татарларда да Хэллоуин булса, ул тылсымлы, моңлы һәм җылы бәйрәм булыр иде. Без аны «Җенле кич» дип атар идек.
Татар риваятьләренә карасак, көз төндә ай тулганда һәм урманда җил булганда, Албасты йөрешен, Шүрәле көлүен ишетергә мөмкин. Төндә чыккан җил – рухи мифологик геройлар тавышы, диләр. Шуңа күрә «Җенле кичтә» кешеләр тәрәзәләренә утлы шәмнәр куярлар иде, бу ут куркуны бетереп, җеннәрне тынычландырыр иде.
ШҮРӘЛЕ – урманның «чикылдык» хуҗасы
Ул куркыныч түгел, күп шаяра торган, әрсез җен булыр иде. Балалар аның кыяфәтенә кереп, каен агачыннан ясалган «мөгезләр» киярләр иде. Татар авылында мондый «шүрәлеләр» өйдән-өйгә йөреп, шигырь сөйләп тәм-том, конфетлар җыеп йөрер иде. Шулай итеп, Шүрәле – күңел ачып, баллы әйберләр сорап йөрүче төп символ булыр иде! Ә кешеләр аннан Тукай әкиятендәге хәл турында сорар иде. Оялыр инде мескен Шүрәле.
УБЫРЛЫ КАРЧЫК – сихри төннең акылы
Ул чынлыкта акыл иясе, табигать көчләрен белүче карчык. «Җенле кичтә» ул очып йөрми, ә авыл уртасында утыртып, балаларга серле хикәяләр сөйләр иде. Аның сөйләгәнен тыңлаган балага, имеш, яманлык тими. Кайбер авылларда «Убырлы әби чәе» йоласы булыр иде – үләнле чәйләр эчеп, серләр сөйләшеп, теләк теләп уза иде бу кич. Экскурсия итеп үзенең ике аяклы өенә дә алып бара ди әле карчык.
ЮХА елан – төн һәм сулыклар ханбикәсе
Ул кешеләрдән качып, инеш буенда яши, ди. Әмма Хэллоуин төнендә Юка авыл урамына шуышып чыга: ләкин куркытыр өчен түгел, ә үзенең борынгы тарихын искә төшерергә һәм матурлыгын күрсәтергә. Юха костюмнары зәңгәр төсләрдә, сулы челтәрләр белән булыр иде. Ул хәзер көчле, мөстәкыйль кыз образына әйләнеп, табигать һәм ирек символы булыр иде.
АЛБАСТЫ – тәртип сакчысы
Һәр татар баласы белә: ярамаган эш кылсаң, әшәке Албасты килә. Ләкин «Җенле кич»тә ул да йомшара. Ул авыл урамнарын әйләнеп, балаларга бүләкләр бирә: кемнең йөрәге батыр, кем иң акыллы, кем иң җитезе?
Җиңгәннәргә чәк-чәк яки как тарата Албасты! Әле бонус итеп Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» романының кыскача эчтәлеген дә сөйли ди.
Әле тагын бу бәйрәмдә кечкенә «ЯЛКЫН» ҖЕННӘРЕ булыр иде.
Алар бу бәйрәмгә татарча куркыныч рилслар төшерәбез дип, кафеларда Wi-Fi тотып утыручыларны, базарда чәчәк сатучы әбиләрне, саф һава сулап йөрүче «Бауманчалар»ны тиңтерәтеп бетерерләр иде.
Татар Хэллоуинында өстәлдә нинди тәм-томнар булыр иде микән?
- «Кара чәк-чәк» – кара бал һәм әфлисун белән.
- «Албасты бәлеше» – зәңгәр артыш җиләге белән пешерелгән.
- «Шүрәле какы» – кипкән җимешләр һәм чикләвекле катнашма.
- «Җен чәе» – мәтрүшкә, бал һәм имбирь белән төнәтмә.
- «Кабак бөккәне» – җәй буе ярты авылны тутырып үстергән кабакларны каядыр куярга кирәк бит инде.
Бу курку яки куркыту бәйрәме түгел, мифологик, рухи бәйләнешләр бәйрәме булыр иде. Без бу кичтә җеннәрдән курыкмыйбыз, ә аларны искә алып, үзебезнең тамырлар, легендалар, татар әкиятләрен, мифологик образларын искә алабыз.
Кем белә бит, бәлки, кайчан да булса татарларның да мондый серле, әкияти бәйрәме булыр. Аны теләсә кем оештыра ала, мәктәпләрдә Хеллоуин көнендә үзебезнең татарча җеннәр, Албастыларны биетеп күңел ачсак, шәп булыр иде бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев