Алсу КАСЫЙМОВА автор яңалыклары
-
«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Татарстанда татар телен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертелә. 2021 елдан бирле үткәрелгән «Үз телем» проекты да шуның ачык мисалы булып тора. Быел ул 5 нче тапкыр үткәрелә. -
«АРУЛАРМЫ!»: «АЙБАГЫР» ЛАГЕРЕНЫҢ 15 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ
30 июль көнне Яшел Үзән районы «Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү базасында «Айбагыр» керәшеннәр лагереның 15 еллыгына багышланган матур бәйрәм булып узды. -
30 ИЮЛЬ – ХАЛЫКАРА ДУСЛЫК КӨНЕ!
Бүген – Дуслык көне! «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын», – ди татар халык мәкале. Әлбәттә, йөз дус табу җиңел түгел. Әмма тормышыңда сине аңлаучы, ярдәм кулы сузучы берничә чын дустың булу – зур бәхет. -
БИЗӘНЕРГӘ ЯРАТУЧЫЛАР, СЕЗ МОНДАМЫ?
Бүген, 29 июль, Халыкара иннек көне!Иннек (помада) – матурлык дөньясындагы иң популяр косметика. Ул иреннәргә төс кенә биреп калмый, образны тулыландыра, кәефне күтәрә һәм үз-үзеңә ышанычны арттыра. -
ТӘМЛЕ БӘЙРӘМ – ГАМБУРГЕР КӨНЕ
Гамбургерны кем генә яратмый икән? Сусыл котлет, йомшак күмәч, яшелчәләр һәм яраткан соус – алар барысы бергә кушылып, бик тәмле ризыкка әйләнә. Ә Гамбургер көне – бу яраткан ризыкны үзең әзерләп карау өчен менә дигән сәбәп! -
ДУСТЫМ АКЧАНЫ КИРЕ КАЙТАРМЫЙ
Аноним, 17 яшь: «Мин дустыма әҗәткә акча биреп торган идем. Ул кире кайтарам дип сүз бирде дә, онытты. Мин дә исенә төшерергә кыенсынам, ул бит минем дустым. Үземне уңайсыз хис итәм. Ничек үпкәләтмичә, араларны бозмыйча гына акчаны кире сорарга икән?» -
ЧӘЧӘКЛӘР БИЗНЕСЫ СЕРЛӘРЕ: ФЛОРИСТ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Флористика күпләргә аллы-гөлле, чәчәкле һөнәр булып тоела. Әмма һәр эшнең авырлыгы булган кебек, чәчәкләр белән уртак тел табу да искәрмә түгел. Әлеге язмада флористика «җене кагылган», бу өлкәдә бизнесы булган Гыйләҗиева Ләйсән белән сөйләштек һәм барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык. -
СИН КАЙСЫ ТОРТНЫ ЯРАТАСЫҢ?
20 июль – халыкара тортлар көне. Шул уңайдан, сез һәм без яраткан тәм-томнар турында күбрәк мәгъл]мат туплыйк. -
ЕЛАН ЧАКСА, НИШЛӘРГӘ?
Җәйнең яртысы үтеп китте. Каникулларны онытылмаслык итеп үткәрү өчен яшьләр табигатькә чыгарга ярата. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Быел еланнар саны шактый, шуңа күрә әлеге язмада шулар турында сөйләшербез. -
КАРЛЫГАННАН ТӘМЛҮШКӘЛӘР ЯСЫЙБЫЗ
Җәйнең иң файдалы җиләкләренең берсе – карлыган. Кара, кызыл һәм ак карлыганның һәркайсы витаминнарга, антиоксидантларга һәм пектинга бай. Җиләк-җимешләрне даими куллану организмны С витамины, клетчатка һәм үсемлек антиоксидантлары белән тәэмин итә. Ә карлыганның тәме аның белән төрледән-төрле ризыклар әзерләргә мөмкинлек бирә. Бу язмада исә шуларның берничәсе белән танышырбыз. -
ИЮЛЬДӘ НӘРСӘ ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК?
Июль – җәйнең нәкъ уртасы. Мәктәп әле ерак кебек, көннәр озын, кичләр җылы, ә шәһәрдә дә, табигатьтә дә кызыклы мөмкинлекләр күп. Бу айны телефон экраны артында гына үткәрмәс өчен, үзеңә кечкенә җәйге план төзеп кара. -
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?
Бүген социаль челтәрләр – безнең көндәлек тормышның бер өлеше. Дуслар белән аралашу, кызыклы видеолар карау, яңалыклар уку, иҗатың белән уртаклашу – боларның барысын да берничә секунд эчендә эшләп була. Әмма виртуаль дөньяда сак булу мөһим. -
ӨЙ ШАРТЛАРЫНДА ЛИМОНАД ЯСЫЙБЫЗ
25 июнь – лимонад көне. Шул уңайдан, сезгә өйдә әзерләп була торган тәмле эчемлек рецептлары тәкъдим итәбез. -
ХАЛЫКАРА ОЛИМПИЯ КӨНЕ
Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Бу көн олимпия хәрәкәтенең заманча рәвештә яңарышын искә алу максатыннан үткәрелә. -
ЮККА ЧЫККАН ҺӨНӘРЛӘР
Кеше тормышы һәрвакыт хезмәт белән бәйле. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр кешеләр җәмгыятькә файда китерә торган төрле һөнәрләр үзләштергән. Ләкин вакыт узган саен тормыш шартлары үзгәрә, фән һәм техника алга китә, яңа технологияләр барлыкка килә. Шуның нәтиҗәсендә кайбер профессияләрнең кирәге бетә, аларны машиналар һәм автоматлаштырылган системалар алыштыра.