Логотип Идель
Белми калма

«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ

Татарстанда татар телен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертелә. 2021 елдан бирле үткәрелгән «Үз телем» проекты да шуның ачык мисалы булып тора. Быел ул 5 нче тапкыр үткәрелә.

 

5 август көнне Мәскәү мәдәният үзәгендә катнашучылар проектларын яклады. Жюри исә җиңүгә лаек булганнарны билгеләп, аларны бүләкләде. Җиңүчеләр исемлеге:

Альбина Ногманова – «Җиде кыз» пластик спектакле

Булат Шәймиев – «Җырлы сишәмбе» проекты

Фаил Баязитов – «Әрсез әдәбият» проекты 

Нурислам Денисов – «СӨЙЛӘ ТАТАР» Веб-платформасы 

Тимур Сәлимов – Татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасы

Ихтыяр Кыямов – Вертикаль роликлар циклы 

Айдар Ниязов – Калеб. Ликбез, музыкаль лекцияләр 

Баязит Хәсәнов – ТЕЛЕМ мобиль кушымтасы 

 

«Үз телем» бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән 2021 елдан оештырылып килә. Шушы еллар эчендә 30га якын проект тормышка ашкан. 2026 елда конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уза һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар теле һәм Халыклар бедәмлеге елы уңаеннын Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының телләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә һәм үстерүгә багышлана.

 

«Без «Үз телем»не ни өчен башлаган идек? Безгә яшьләр карашы кирәк. Яшьләр бүген ничек тоя, аларга нәрсә кирәк, телне һәм мәдәниятне ничек пропагандалап була? Шул турыда бу проект. Шәхсән минем өчен монда утыручылар - инде җиңүчеләр!», – диде Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев