СИН КАЙСЫ ТОРТНЫ ЯРАТАСЫҢ?
20 июль – халыкара тортлар көне. Шул уңайдан, сез һәм без яраткан тәм-томнар турында күбрәк мәгъл]мат туплыйк.
Тортларны без еш кына бәйрәм белән генә бәйлибез. Әмма кондитерлар өчен торт – ул рецепт кына түгел, ә сәнгать, химия һәм хәтта тарих. Дөньяда йөзләрчә төрле торт бар, һәм аларның һәркайсының үз характеры, үз тарихы һәм үз сере бар.
Бисквитлы торт
Дөньядагы тортларның зур өлеше нәкъ менә бисквит нигезендә әзерләнә. Җиңел, күпертелгән камыр крем, җиләк-җимеш, шоколад белән дә яхшы яраша.
Уңышлы бисквит сере – дөрес күпергән йомырка. Камырның йомшаклыгы күп очракта химик көпшәкләндергечтән түгел, ә йомыркага кертелгән һавадан тора. Шуңа күрә тәҗрибәле кондитерлар йомырканы күперткәндә сабыр булырга киңәш итә.
«Медовик»
Күп кенә десертларны пешергәч тә ашарга мөмкин. Ә менә «Медовик»ка вакыт кирәк. Крем катламнарга сеңгән саен, камыр йомшара, тәмнәр берләшә, һәм торт тагын да хуш исле була.
«Наполеон»
«Наполеон» әзерләү – чын сынау. Классик рецепт буенча ул күп кенә юка камыр катламыннан тора. Һәр катлам аерым пешерелә, аннары крем белән аралаштырыла.
Кондитерлар әйтүенчә, яхшы «Наполеон»да иң мөһиме – катламнарның күплеге түгел, ә аларның тигезлеге һәм кремның дөрес консистенциясе.
Чизкейк
Чизкейкны кайберәүләр торт дип саный, икенчеләр аны мөстәкыйль десерт төренә кертә. Әмма бүген ул бөтен дөньяда иң популяр тортлар исемлегендә.
Классик Нью-Йорк чизкейгы крем-сыр белән пешерелә, ә Италиядә еш кына рикотта, кайбер Европа илләрендә эремчек кулланыла.
«Прага» һәм «Захер»
Ике торт та шоколадлы булса да, алар бөтенләй төрле.
«Прага» шоколад кремының муллыгы белән аерылып торса, Австриянең атаклы «Захер» торты өрек кайнатмасы һәм кара шоколад глазуре белән таныла.
«Павлова»
«Павлова»ның нигезе – йомырка агы һәм шикәрдән ясалган безе. Дөрес пешкән десертның тышы кетердәп торырга, ә эче болыт кебек йомшак булырга тиеш.
Кемдер баллы «Медовик»ны ярата, икенчеләр шоколадсыз яши алмый, өченчеләр җиңел чизкейк яки мусс тортын сайлый. Әмма барлык тортларны бер нәрсә берләштерә: алар кешеләрне бер табын артына җыя һәм иң күңелле мизгелләрне тагын да истәлеклерәк итә.
Шуңа күрә торт – гади десерт кына түгел. Ул һәр бәйрәмнең татлы символы һәм кондитерның иҗат җимеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
21 июля 2026 - 13:52
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ УҢАЕННАН ӨСТӘМӘ ЯЛ БУЛМАЯЧАК
-
21 июля 2026 - 13:45
РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕЛӘР САНЫ 11 ЕЛДА БЕР МИЛЛИОННАН АРТЫККА КИМЕГӘН
-
20 июля 2026 - 13:08
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
Нет комментариев