ХАЛЫКАРА ОЛИМПИЯ КӨНЕ
Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Бу көн олимпия хәрәкәтенең заманча рәвештә яңарышын искә алу максатыннан үткәрелә.
Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую идеясе беренче тапкыр 1947 елда Стокгольмда узган Халыкара олимпия комитетының 41 нче сессиясендә яңгырый. Ә 1948 елда Санкт-Морицта үткән 42 нче сессиядә проект рәсми рәвештә хуплана.
Дата очраклы сайланмаган: нәкъ менә 1894 елның 23 июнендә Парижда физик тәрбия мәсьәләләренә багышланган Халыкара атлетика конгрессында француз бароны Пьер де Кубертен Олимпия уеннарын яңарту һәм Халыкара олимпия комитетын булдыру турында доклад белән чыгыш ясый. Конгресс аның тәкъдимен хуплый.
Бу көнне дөньяның төрле илләрендә милли олимпия комитетлары көче белән спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Төп традицияләрнең берсе – Олимпия йөгереше. Ул 1987 елда барлыкка килә: ул вакытта актив яшәү рәвешен яратучылар 45 дәүләттән 10 чакрымлык мини-марафоннарда катнаша. Бүген исә төрле дистанцияләргә йөгерешләр 200дән артык илдә уза. Шулай ук 23 июньдә мастер-класслар, флешмоблар, семинарлар, сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр, олимпия чемпионнары белән очрашулар һәм тематик күргәзмәләр оештырыла.
Россиядә Халыкара Олимпия көне 1990 елдан билгеләп үтелә, ә тематик чараларда ел саен катнашучылар саны 1 миллион кешедән артып китә. Илнең 80нән артык төбәгендә Бөтенроссия Олимпия көне үткәрелә.
Олимпия уеннары турында 5 кызыклы факт:
- Олимпия уеннары символы – ак фонда төрле төстәге биш үзара үрелгән боҗра – 1913 елда Пьер де Кубертен тарафыннан уйлап табыла һәм шул ук елны Халыкара олимпия комитеты тарафыннан раслана. Боҗралар Олимпия хәрәкәтендә биш кыйтганың бердәмлеген аңлата.
- Олимпия анты рәсми символикага 1920 елда кертелә. Аны да Пьер де Кубертен тәкъдим иткән, һәм ул борынгы Олимпия антына охшаш.
- Олимпия девизы – «Citius, Altius, Fortius», ягъни латин теленнән тәрҗемә иткәндә «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» француз рухание Анри Дидон тарафыннан уйлап табылган.
- Олимпия уты символ буларак беренче тапкыр Амстердамда узган IX Олимпия уеннарында кулланыла. Аны Грециядәге алиһә Гера гыйбадәтханәсендә кояш нурларыннан, батынкы көзге ярдәмендә кабызалар. Аннары спортчылар факелны ачылыш тантанасына кадәр кыйтгалар буйлап алып баралар.
- 1978 елда Халыкара Олимпия көнен билгеләп үтү Олимпия хартиясендә – олимпия хәрәкәтенең төп документында беркетелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
Нет комментариев