ЕЛАН ЧАКСА, НИШЛӘРГӘ?
Җәйнең яртысы үтеп китте. Каникулларны онытылмаслык итеп үткәрү өчен яшьләр табигатькә чыгарга ярата. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Быел еланнар саны шактый, шуңа күрә әлеге язмада шулар турында сөйләшербез.
Еланнарның тышкы билгеләре:
Уж (агулы булмаган елан): башының ике ягында ачык төстәге таплар (сары, кызгылт сары) булуы белән аерылып тора.
Кара еланның (гадюка) башы гәүдәсеннән ачык чик белән аерылып тора, ә төсе төрле булырга мөмкин: көрән, кызгылт-көрән, соры. Гәүдәсе буйлап кара зигзаг сыман тасма сузылган була.
Шәхси куркынычсызлык чаралары:
- Табигатькә чыкканда, аяк балтырларыгызның сакланган булуына инаныгыз;
- Табигатьтә утырып ял итәр алдыннан тирә-якны игътибар белән карап чыгу яхшырак;
- Агач куышлыкларын, тамырлар астындагы бушлыкларны, кимерүчеләр өннәрен кул белән тикшерергә ярамый;
- Әгәр кинәт шуышып баручы елан күрсәгез, хәрәкәтсез калыгыз һәм аңа китәргә мөмкинлек бирегез. Шуны истә тотыгыз: кеше якынлашканда кара елан һәрвакыт диярлек шуышып китәргә яки яшеренергә тырыша;
- Әгәр елан куркыныч янау позасын алса, әкрен генә артка чигенегез. Еланны куркыта торган кискен хәрәкәтләр ясамагыз! Саклану өчен кулларны алга сузарга, еланга арка белән борылырга ярамый. Әгәр кулыгызда таяк булса, аны үзегез белән елан арасына куеп, алда тотыгыз. Кара елан беркайчан да беренче булып һөҗүм итми һәм, хәтта ачуы чыккан очракта да, кешене куып бармый – ул бары тик сызгыра һәм куркыныч якка таба кинәт ташлану хәрәкәтләре ясый. Елан бары тик кеше аңа басканда яки аны кул белән тотарга тырышканда гына чага;
- Очраган еланнан качып йөгермәгез – сез күрмәгән башка еланга басу куркынычы бар. Карарлар кабул иткәндә, хәрәкәтләрегездә һәм ишарәләрегездә тынычлык саклагыз;
- Кирәк булмаган очракта еланнарны тотарга яки алар белән уйнарга тырышмагыз, хәтта алар кечкенә һәм тышкы яктан хәлсез булып күренсә дә.
Елан чакканда беренче ярдәм
Ярдәм күрсәткәндә дөрес булмаган гамәлләр еш кына елан чагуыннан да күбрәк зыян китерә, авыруның хәлен дөрес бәяләүне һәм алдагы дәвалауны катлауландыра. Агулы елан чакканда тешләнгән урында көчле һәм озакка сузылган авырту, шулай ук тиз таралучы шеш барлыкка килә. Чаккан урын тиресе кызгылт-күк төсмер ала. 20-40 минуттан соң шок билгеләре күренергә мөмкин: тиренең агаруе, баш әйләнү, күңел болгану, косу, пульсның еш булуы, кан басымының төшүе. Вакыт-вакыт аң югалту очраклары да булырга мөмкин. Кайбер вакытта дулкынлану һәм көзән җыеру күзәтелә.
Сәламәт һәм өлкән кеше өчен гади кара елан чагуы, гадәттә, үлемгә китерми. Әмма вакытында яки дөрес дәваламау нәтиҗәсендә җитди өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин. Елан чакканнан соң ук зыян күрүчегә горизонталь хәлдә тулы тынычлык тәэмин итәргә кирәк. Кирәк булса, аны уңайлы урынга күчерергә мөмкин, әмма зыян күрүченең үзенә йөрү рөхсәт ителми! Агуның организм буйлап таралуын акрынайту өчен, зыян күрүченең хәрәкәтен чикләгез. Зыян күргән аяк-кулны хәрәкәтсезләндерергә кирәк. Аякны чаккан очракта, аны сәламәт аякка бәйләп куегыз һәм тез астына берәр нәрсә куеп, бераз күтәрегез. Кулны чакканда, аны бөкләнгән хәлдә беркетегез. Яраны дезинфекцияләргә, стериль бәйләвеч салырга кирәк. Шеш үскән саен, бәйләвечне вакыт-вакыт йомшартып торырга кирәк.
Чаккан урыннан өстәрәк жгут (кысучы бәйләвеч) салырга ярамый. Зыян күргән аяк-кулга жгут салу кешенең хәлен бары тик начарайтачак. Исегездә тотыгыз: алкоголь агуга каршы дару түгел, киресенчә, ул агуның организмнан чыгуын кыенлаштыра һәм аның тәэсирен көчәйтә. Зыян күрүчегә күбрәк чәй, шулпа һәм су эчәргә бирегез. Сыеклыкны күп куллану агуның организмнан чыгуына ярдәм итә. Зыян күрүчене мөмкин кадәр тиз арада якындагы медицина учреждениесенә илтергә яки табиб белән киңәшләшергә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
Нет комментариев