Автор автор яңалыклары
-
КОРРУПЦИЯГӘ КӨРӘШ: СИН ДӘ ҮЗ ӨЛЕШЕҢНЕ КЕРТӘ АЛАСЫҢ
10нчы сыйныфка теркәлү урыны буенча укырга алмадылар һәм син шәһәрнең икенче башындагы мәктәпкә керергә мәҗбүр булдыңмы? Тиешле кешеләргә өстәмә «рәхмәт» әйтмичә имтихан тапшырып булмыймы? Ә суның чисталыгы тиешле дәрәҗәдәме? (Әйе, әйе, бу да шушы өлкәгә кагылышлы сорау) Таныш хәлләр, шулай бит? Һәр ел Коррупциягә каршы республика яшьләр форумында шушы сорауларны күтәрәләр һәм проблемаларны чишү юлларын эзлиләр. -
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
Ни гаҗәп, Чиркәү манарасыннан агылган кыңгырау тавышына уяна алмаганны, бүген иртәнге намазга җыенган дин әхеле кеби бик иртә тордым. Миннән алда бигрәк, читлектән ычкынган кош сыман, каядыр атлыгып торган тынгысыз күңелем уянды. Аякларым гына түгел, бөтен гәүдәм, җаным да әмер биргәнне көтмичә, Пушкин урамына атылды. -
ПЕРМЬДӘ ТАТАРЧА ДЕСАНТ
Пермь төбәгендәге "Чәк-чәк" татар яшьләре региональ оешмасы Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда катнаша торган иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты конкурсында җиңүче булып тора. -
ӘНИЕМӘ (шигырь)
Ай нурыдай балкыйдыр, Әни, синең йөзләрең. Йолдыз кебек янадыр Әни, синең күзләрең. -
КАЗАНДА «СӘЙЯР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР
Бүген Халыклар дуслыгы йортында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үткәрелде. Икенче этапка үтүче 100 коллектив арасыннан чараның җиңүчеләре һәм гран-при ияләре бүләкләнде. -
ГАЛИМҖАН ГИЛЬМАНОВ: VIII БӘЙСЕЗ ӘДӘБИ “ГЛАГОЛИЦА” ПРЕМИЯСЕ ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРҮГӘ ЯХШЫ ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ
22 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр Казанда Президент грантлары Фонды ярдәмендә VIII Бәйсез Әдәби “Глаголица” премиясе уздырыла. Быел әдәби премиягә бирелгән эшләр саны һәм аларның географиясе киңлеге буенча узган ел рекордын ике тапкыр арттырды. Бу хакта бүген “Татар-информ” пресс-конференциясендә әйтелде. -
ҺӘР БАЛА ҮЗ ХОКУКЛАРЫН БЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә VII Республика «Бала хокук даирәсендә» мәгълүмати-социаль роликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Ел саен әлеге конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уза. -
«НУР»дан «БУМЕРАНГ»ка ИКЕ ТӘҮЛЕК ЮЛ
Минем бу уку елым «Орлёнок» бөтенроссия балалар үзәгендә урнашкан «Йолдызлы» лагерында башланды. Ә мин анда ничек эләктем соң? -
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
17 ноябрь көнне без, ниһаять, «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесе җиңүчеләрен җыеп бүләкләдек. Бер айдан артык дәвам иткән әлеге бәйгенең быел географиясе дә, саннары да шактый зур һәм үзгә иде. «Текст», «Рәсем» һәм «Видео» номинацияләренә 130дан артык эш килде, ата-аналары белән, сыйныфлап катнашучылар да бар иде. Җиңүчеләрне янәдән котлыйбыз һәм фоторепортаж тәкъдим итәбез! -
КАЗАНДА «МИРАС. АЛТЫН ФОНД» КОНЦЕРТ ПРОГРАММАСЫ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
15 ноябрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда “Мирас. Алтын фонд” дигән зур концертын куя. Программа узып баручы елның иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе булачак. Концерт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак. -
ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВА ВАФАТ
7 ноябрь иртәсендә танылган шагыйрә, журналист Фәйрүзә Мөслимова вафат булды. Ул – "Ялкын" тарихына зур өлеш керткән шәхес. Шуңа күрә бу югалту безнең өчен аеруча авыр. Журналда эшләүдән туктагач та, ул ара-тирә безнең янга кереп, хәлне белеп, җылы сүзен әйтеп китә иде. Фәйрүзә апаның авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. -
ЯРАТУ КАТЫШ НӘФРӘТ: КЕМ УЛ – МОРГЕНШТЕРН?
Аның исеме – бар җирдә. Аның җырлары һәр почмактан яңгырый. Ул һәркемнең телендә, колагында һәм, бәлки, йөрәгендәдер дә... Сүзем Алишер Моргенштерн турында. 23 яшьлек бай һәм искиткеч популяр әлеге шәхес белән якыннан танышырга әзерме син? Бу бик кызу булачак! -
АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...
Апам белән бергә вакыт үткәрәсе, сериаллар карыйсы, рәхәтләнеп сөйләшәсе килә... Тик хәзер ул күп вакытын йөргән егете белән уздыра, ә мин аны бик сагынам. Башта без аның белән бик якын идек, хәзер бераз көнләшәм дә бугай. Ничек итеп аңа моны аңлатырга? -
ЛИЛИЯ САЙНОВА: «МИН ҖИДЕ ТАПКЫР ПАРАШЮТТА СИКЕРДЕМ!»
Самолёт инде күтәрелә башлады. Хәзер озакламый ишекләре дә ачылачак. Ә аннан соң сикерергә. Бу вакытта парашютта сикерүчеләрнең нинди хисләр кичерүен, әзерлек ничек баруын беләсең киләме? Җавабың «әйе» булса, парашюттан 7 тапкыр сикергән Лилия белән әңгәмәне укы. -
СЕРЛЕ, КУРКЫНЫЧ ҺӘМ БОРЫНГЫ: ХЕЛЛОУИН ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Бу язмада синең белән көзнең үзенчәлеге булган серле Хеллоуин бәйрәме турында сөйләшергә телим. Дөрес, дингә бәйле рәвештә, бездә әлеге бәйрәмне санга сугучылар аз, шуңа ул яшәешебездә әллә ни зур роль уйнамый. Ә менә Канада, АКШ, Япония илләрендә аны инде 1000 ел дәверендә бик зурлап, тантаналап үткәрәләр. Моның сере нидә соң? Хеллоуинның асылы нидә? Хәзер белербез!