Автор автор яңалыклары
-
ТУГАН АВЫЛЫМ КЫШЫ
Кызык килде быелгы кыш – башта мамык карларын яудырып, салкыннарын җибәреп күрсәтте дә, «әһә, күреп калдыгызмы, булды, җитте сезгә» дигәндәй, декабрь аенда янгырлар яудырды. И, аннары сагынып көттек инде без йомшак мамык карлар яуганын. -
ЯҢА ЕЛ – МОГҖИЗА!
Һәр гаиләнең үз традицияләре бар! Яңа елга аяк басканчы ел да өйдә генераль уборка эшләп алу гадәткә кергән. Шулай җыештыру башланса, әнинең бер тартмасы бар, анда аның яшьлек истәлекләре – әтинең армиядән язган хатлары (бер-икесен укып та чыктым инде, үзе рөхсәт иткәч), мәктәп, студент елларындагы котлау открыткалары саклана. Һәм шулар арасында бер йомшак уенчык аю да бар. И, кызык инде карап торсаң: әни шуларны ел саен актарып, йомшак уенчыгын сөеп, кире салып куя. Быел түзмәдем, әйттем инде әнигә: -
МИНЕМ АНЫ КҮРӘСЕМ ДӘ, ИШЕТӘСЕМ ДӘ КИЛМИ...
«Әти берничә ел элек чит гаиләгә китте. Аның хатынының минем яшьләр тирәсендәге кызы бар. Әни дә, әти дә аның белән дус булуыбызны, аралашуыбызны тели. Тик минем аны күрәсем дә, ишетәсем дә килми, чөнки әтиемә бик ачулы...» -
АШКЫН, КЕШЕМ! СИНЕ ҖИРДӘ ЕЛЛАР КӨТӘ, ЮЛЛАР КӨТӘ!
Олуг шигърият, зур шигърият дигән бу сүзләр – Зөлфәт иҗатына үзе исән чагында ук берегеп калган сүзләр. Йомшак, ипле һәм шул ук вакытта искиткеч туры сүзле бу шигърият һаман да күпләр өчен өлге булып тора. Исән булса, 3 гыйнвар көнне Шагыйрьгә 75 яшь тулган булыр иде. -
КАЗАН АВТОБУСЛАРЫНДА QR-КОДЛАРНЫ ТИКШЕРМИ БАШЛАГАННАР?
22 ноябрьдән Татарстан халкы җәмәгать транспортында бары тик QR-кодны күрсәтеп кенә йөри ала иде. Бу – коронавирус таралуын булдырмый калу өчен республикада кабул ителгән чараларның берсе. -
КАЗАН ЗЫЯЛЫЛАРЫНЫҢ ЙОРТЛАРЫ ҖИР БЕЛӘН ТИГЕЗЛӘШӘ БАРА: СӘБӘБЕ НИДӘ?
Казан борынгы корылмаларга, иске биналарга бай шәһәр булып санала, ләкин бүгенге көндә аларның күбесе төзекләндерелмәгән хәлдә. Туристларга аларны эзләп табу кыенлык та тудырмый, чөнки барысы да диярлек шәһәренең үзәгендә урнашкан. Мине Казан шәһәренең тарихи әһәмияткә ия булган корылмаларны торгызу эшчәнлеге ни дәрәҗәдә алып барылганлыгы бик кызыксындырды. -
«РЕСПУБЛИКА ЧЫРШЫСЫ БӘЙРӘМЕ-2021»: РЕПОРТАЖ
25 декабрь көнне «Баскет- холл» бинасында традицион республика чыршысы бәйрәме узды. Әлеге чарага 8 мең тырыш һәм актив балалар чакырылган иде. Бәйрәм искиткеч матур программа белән алып барылды. Якынлашып килүче Яңа ел белән ТР президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. -
ЛӘЙСӘН ГӘРӘЕВА: «БАР БАЛАЛАР ДА КУРАЙДА УЙНАСЫННАР ИДЕ»
Егерменче декабрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда курайчы Гәрәева Ләйсән Нургаяз кызы укучыларының иҗат кичәсе узды. -
ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕН ЭЗЛИБЕЗ: КАЗАНДА ФОТО ӨЧЕН МАТУР УРЫННАР ИСЕМЛЕГЕ
Бәйрәм алдыннан күпләр Яңа ел белән кәефен фотоларда саклап ясап калырга омтыла. Андый фотолар ясар өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Иң мөһиме, яхшы кәеф, дусларыгызны, якыннарыгызны яки яраткан кешегезне үзегез белән ияртүегез. Төп урыннарны алдан сайлап куегыз, шулай ук, кисәтеп куясым килә, һава торышын да истән чыгармагыз! -
TATKIDLAB. 21 ДЕКАБРЬ – БАЛАЛАР ӨЧЕН ҖЫРЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕ КОНЦЕРТЫ
Yummy Music лейблы һәм Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче музыкаль мәктәп 21 декабрь 19:00да Милли китапханәнең конференцияләр залында балалар өчен җырлар лабораториясе нәтиҗәләрен тәкъдим итә. -
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
Кыш ае белән Килә яңа ел. Сылу Кар кызы Һәм Кыш бабае. -
ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ – «МИЛЛИ ХӘЗИНӘ»: РЕПОРТАЖ
8 декабрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының яңа актлар залында «Милли хәзинә» фестиваленең йомгаклау концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. -
ЯШЬ ДИЗАЙНЕРЛАР ҺӘМ РӘССАМНАР ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ!
Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында "Театраль Идел буе" округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителә. -
МИН ЯҢА ЕЛДАН НИЛӘР КӨТӘМ?
Яңа ел – бөтен дөньяда миллионлаган кешеләрнең иң көтеп алынган бәйрәме. Минем өчен Яңа ел искиткеч бәйрәм. Миңа бигрәк тә бәйрәм алды ыгы-зыгысы ошый: барлык кешеләр дә бәйрәмнәргә әзерләнә, өй бизи, бүләк ясый... Ноябрь башында ук телевизордагы һәр каналдан «Безгә Бәйрәм килә» рекламасы да яңа ел атмосферасын бирә башлый: Яңа ел кәефе килә. -
«ГЛАГОЛИЦА» – ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ!
«Кечкенә чагында куяннарның күңелен күрү нияте белән урманга барып кишер утыртып чыккан ул». Билгеле инде, кишерләр үсеп чыга алмаган, тик шәхеснең кешеләргә, әйләнә-тирәгә булышу, теләктәшлек күрсәтү омтылышы көннән-көн арткан. Әлеге кечкенә кызчык үзенең балачак хыялын чынга ашыра алганмы соң? Үз алдына куйган максатларының уңышлы нәтиҗәсе бармы?