Логотип Идель
Иҗат

ЧИП

I

Тәрәзә пәрдәсе аша кергән иртәнге кояш нурларына иркәләнеп, телефондагы соңгы хәбәрләрне күзәтеп чыгарга да өлгермәдем, бүлмә ишеген әни шакыды.

–  Кызым, кибеткә чыгып кер, диясе идем. Әстәгафирулла, тагын нишләп ятасың инде, ә? Күзеңне ачарга өлгермисең, кулыңда телефон!

–  Әни, аңламыйсың син, мин бит – булачак блогер. Контент әзерлим.

–  Кем, нәрсә әзерлисең?!

–  Блогер, әни, блогер. Каналымда язылучыларым күбрәк булсын дип, кызыклы видеолар төшерәм. Шәхси тормышым белән таныштырып барам.

–  Юләр сатып ятма инде, Айзилә, 18 яшеңә җитеп акыл кермәгән икән әле үзеңә. Синең видеоларыңны кем карап утырсын икән? Укуың турында уйласаң иде, и, Аллам.

–  Ну, әни-и-и, син аңламыйсың.

–  Кибеткә чыгып кер, дим мин сиңа, чирәмнең төсен исеңә төшерерсең, блогер!

Тиз-тиз капкалап алдым да, телефонымны тотып, ишектән йөгереп чыгып киттем. Бзз-бзззз. Ой, кемдер язды.

«Сәлам, матур кыз, танышуга каршы түгелме?»

– Хмм, сәер, кем инде бу?

Кибеттән кайтышлый Нәзилә очрады. Ничек кенә аның күзенә күренмичә китим икән.

–  Сәла-ам, Айзилә, ничек хәлләрең, кая киттең болай?

–  Ой, Нәзилә, мин сине күрмичә торам, кхм. Менә кибеткә бара идем, ә син һаман шул китапларыңны тотып йөрисең икән.

–  Әйе, менә китапханәдән кайтып барам, син дә шул видеоларың беләнме?

Аның ни эше бар микән минем видеоларымда, дип уйларга өлгермәдем, ярый әле әни шалтыратты:

–  Кызым, син югалдыңмы соң?

–  Хәзер кайтам, кайтам...

Нәзилә белән тизрәк саубуллаштым да, әнине көттерергә теләмичә, тизрәк өйгә йөгердем. Нәзилә артымнан нәрсәдер кычкырып калды. Озак китәргә дә өлгермәдем, башым әйләнә башлады, куркып киттем, өйдә генә каласы калган ла. Күз алларым караңгыланды, нәрсә соң инде бу, аякларым тыңламый башлады, һәм мин егылдым...

Дәвамы бар.

Хикәя авторы – Мозаффарова Язилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев