ӘНГАМ МӨХЕТДИНОВ: «КӨРӘШКӘН ВАКЫТТА ТӨШЕРЕЛГӘН ВИДЕОЛАРНЫҢ ФАЙДАСЫ БИК ЗУР»
Көрәш – фигуралы шуу, акробатика кебек күз явын алырлык матур спорт төре ул, минемчә. Чиста җиңү булганда бигрәк тә. Дәү-дәү егетләрнең шулай очып келәмгә килеп төшкәннәрен тагын кайда күрә алыр идек әле. Безгә, тамашачыларга, матур, кызык инде ул. Ә менә көрәшчеләргә ничегрәк икән? Бу сорауга җавапны озак эзләмәдем, чөнки үзем белән бер түбә астында татарча көрәш буенча ике тапкыр Татарстан, бер тапкыр Россия чемпионы булган, күп ярышларда беренчелекне яулаган яшь, әмма тәҗрибәле көрәшче яши бит. Таныш булыгыз – минем энем Әнгам Мөхетдинов. Бүгенге әңгәмәне аның белән кордым.